Балалар Сабантуе – күңелле бәйрәм

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Быел Кинел-Черкасс авылының «Колос» санаторий-лагерында 130 татар-мөселман баласы ял итә. Алар ике отряд булып Самараның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр кулы астында дини мохиттә тәрбияләнәләр.

Җәйге ялда балалар күңеленә кыска вакыт эчендә зур тәрбия һәм гыйлем сеңдерелә. Алар хәләлне хәрәмнән аерырга, намаз кагыйдәләренә, мөселманча тормыш рәвеше алып барырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

5 июльдә “Колос” санаториясенең бөтен сменасы (250 бала) өчен өлкә Диния нәзарәте, Самара региональ «Дуслык», Самара шәһәр “Ак бәхет”  иҗади-иҗтимагый оешмалары тарафыннан татар милли Сабантуй бәйрәме оештырылды. Икенче ел рәттән “Дуслык” оешмасы җитәкчесе — «Алияфарм» даруханәләр челтәре генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бәйрәм бәйгесендә катнашучылар өчен бүләкләр тәкъдим итте.

Бәйрәмне “Дуслык” оешмасы вице-президенты Фәрһәт Мәхмутов һәм аның хәләл җефете Альбина татар һәм рус телендә алып бардылар.

Чараны өлкә мөфтие урынбасары Талип хәзрәт Яруллин, “Колос” лагеренда татар балалары тәрбияләнгән отрядларны җитәкләүче Радик Газизов, “Дуслык” оешмасы вице-президентлары Фәрһәт Мәхмутов, Рафыйк Бадамшин, “Ак бәхет” оешмасы рәисе Римма Нуретдинова, “Дуслык” оешмасы каршында эшләп килүче яшьләрне җитәкләүче Гүзәл Саләхова сәламләү сүзләре белән ачып җибәделәр.

Тиздән Сабантуй урынын балачага сырып алды. Мәйдан кырмыска күчен хәтерләтте. Кызлар һәм малайлар өчен бик күп төрле бәйгеләр оештырылган иде. Кашыкка йомырка салып яисә кап­чык киеп йөгерү, җепкә эленгән бүләкне күз бәйләп кисеп алу, көянтәгә чиләк асып су ташу, бау тартышу, катыктан тәңкә эз­ләү… Ярышлар санап бетергесез күп булды.

Кызыклы бәйгеләрдә үзләрен дин әһелләре һәм лагерь хезмәткәрләре дә сынап карарга булдылар хәтта.

Шулай ук биредә “Дуслык” оешмасы яшьләре башкаруында туган җирләренә, телләренә, әти-әниләренә багышланган җырлар да яңгырады. Бәйрәм дәвамында кунаклар плау һәм шашлык авыз иттеләр.

Самара шәһәр “Ак бәхет” оешмасы рәисе

Римма НУРЕТДИНОВА.

Фикер калдыру