Балаларны яклау көнендә “Гаилә” мәчетендә “Күңелле балачак” бәйрәме узачак

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

1 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның “Гаилә” мәчетендә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Күңелле балачак” дип аталган бәйрәм уздыра. Бу көнне балалар өчен махсус күңел ачу чаралары, уеннар оештырыла, табын әзерләнә. Бәйрәмгә һәр бала әти-әнисе белән бергәләп килә ала, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте. Шушы бәйрәм белән мәчеттә балалар лагерен ачып җибәрү ниятләнә. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенә карагада, 1-10 июнь көннәрендә бирегә кыз балалар йөриәчәк. Аннары шундый ук лагерь малайлар өчен оештырыла. “Балалар безнең киләчәгебез, дип әйтергә яратабыз. Шулай булгач, киләчәгебезне бүгеннән үк кайгыртыйк. Мәчет тормышы белән таныштырып, монда оештырылган төрле чараларда катнаштырып, балаларның күңелен күрик, аларга бәләкәйдән үк рухи кыйммәтләрне җиткерик. Шул нияттән лагерьлар да, төрле бәйрәм чаралары да оештырабыз, рәхим итеп килегез. Шулай ук мәчеттә һәр сишәмбе көнне кичке сәгать 7дә “Гаилә дәресләре” алып барыла”, – ди мөфти урынбасары.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру