«Барлык көчебезне дә туган Мәчәләй авылыбызны күтәрергә кызганмыйк!”

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Похвистнево районы Мәчәләй авылында үткән Сабантуй беркемне дә битараф калдырмады. Мәчәләйлеләр әле дә безгә рәхмәтләрен белдереп торалар, Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашындагы мондый күләмле чараны биредә алар әлегә кадәр күргәннәре булмады шул.
Мәчәләй авылы поселениесе башлыгы Сафиулла Насыйбуллович Максутов безгә – Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына милли бәйрәмне бергәләп үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Без озак уйлап тормыйча, Сабантуйны оештыручы эшче төркемне булдырдык. Мине аның рәисе итеп билгеләп куйдылар. Бу зур чараны ике атна эчендә әзерләргә тиеш идек. Бик авыр булды, әмма авылдашларым белән бергәләп бу эшне башкарып чыгара алдык.
Сабантуйны оештыручы эшче төркем рәисе буларак, мин бәйрәмнең төп спонсорына  – “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка, өлкә “Дуслык”, Самара шәһәр “Ак бахет” оешмалары әгъзаларына, Бөтендөнья татар башкарма конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы  Закировка, Сабантуйны алып баручы Гөлназ Шәйхигә, Фердинанд Сәлаховка,  барлык катнашкан артистларыбызга, Похвистнево муниципаль  районының башлык урынбасары Мөддәрис Касыйм улы Мамышевка, Мәчәләй авылы поселениесе башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы Максутовка, авыл колхозы рәисе  Ринат Зәйнулла улы Искәндәровка зур рәхмәтләремне белдерәм.
Авыл активистлары да безгә булышлык күрсәттеләр.  Фатыйх Субеевка, Наил Субеевка, Рамиль Байбековка, Равиль Искәндәровка, Наил Булатовка, Рәфкать Әһлиуллинга, Рөстәм Сапуковка, Ринат Субеевка, Мәчәләй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре  Жанна Әмировага, Алия Әхмәтовага, Шакир Әбдерәхмәновка  рәхмәтләрем чиксез.
Шулай ук мәчәләйле иганәче егетләрне дә атап үтәргә кирәк. Менә алар: Ринат  Мамышев, Раил Субеев, Тәлгать Субеев, Халит  Имангулов, Рөстәм  Шабаев, Марат Әбүшаев, Марат Сапуков, Әсхәт Сафаров, Рөстәм Хәбибуллин, Марат Моратов, Ильяс Иваев, Рөстәм Яхин, Тәлгать Иваев, Мөнир Иваев.
«Дуслык” оешмасы яшьләренә дә рәхмәтләрем зурдан, алар Сабантуйда балалар өчен уеннар оештырдылар, ә кичен Мәчәләй авылы Мәдәният йортында татар дискотекасы үткәрделәр, биредә кызыклы бәйгеләр, музыкаль чыгышлар булды.
Гомумән, барлык авылдашларыма да Сабантуйда катнашканнары, күңел ачканнары өчен рәхмәтлемен! Бергә без – зур көч!Туган авылыбызны саклап калырга, күтәрергә, үстерергә тырышыйк! Моның өчен барлык көчебезне дә кызганмыйк!

 

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты
Рафик  БАДАМШИН.

Фотосурәттә: Рафик  БАДАМШИН, Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ, Похвистнево муниципаль  районының башлык урынбасары Мөддәрис Касыйм улы МАМЫШЕВ.

Фикер калдыру