Бары – бергә, югы – уртак бездә…

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

“Килен – каенана туфрагыннан”, – дип әйтәләр бит. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Камышлы авылында яшәүче каенанасы Тәнзилә белән килене Заринә Гатауллиналар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, хәтта аптырап:

- Сеңелем, син Тәнзилә апаның кызы буласыңмы әллә? – дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул:

- Әйе, Раилгә кияүгә чыкканчы ук күпләр миннән: “Тәнзиләгә охшагансың, син аның кызы түгелме?” – дип сорыйлар иде. Тәкъдир каләме язган булгандыр инде, аның килене булып куйганымны сизми дә калдым, – дип көлеп җибәрде Заринә ханым.

Әниле-кызлы кебек берсен-берсе хөрмәт итеп яшәүләренә унбиш ел узып та киткән инде.

Танышу тарихына килгәндә, бик кызык булган бу. Тәнзилә апа азык-төлек сату кибетенә баргач, анда эшләүче чибәр, ачык йөзле татар кызын күреп, аның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынган. Заринә Таҗикстаннан кайтып, биредә төпләнүләре, әти-әнисенең Дәүләткол авылыннан булуларын сөйләп бирә.

Тәнзилә Минзәки кызы өенә кайтып, бу турыда сөйли. Раил кибеттә яңа кыз эшләвен колагына элгән булса кирәк. Ул кибеткә бара һәм бу мөлаем кызга бер күрүдә гашыйк була. Егет тә Заринаның күңеленә хуш килә. Бераз очрашып, сөйләшеп йөргәннән соң алар өйләнешергә булалар.

Шул вакыттан бирле күп сулар аккан инде. Әтиләре Гази ага да вафат булган.

- Мине бу йортта бик җылы кабул иттеләр. Әткәй мәрхүмнең урыны оҗмах түрендә булсын. Ул, әнкәй кебек үк, миңа карата бик тә миһербанлы, сабыр, ярдәмчел булды, – дип каенатасын искә ала Заринә.

Яшь гаиләнең дәвамчылары да бар. Кызлары Айгөл – тугызынчы, Альбина алтынчы сыйныфта укыйлар.

Тәнзилә апаның яшьлек елларын барлап утырганда, мин аның каенанасы турында да сораштым. Ул:

- Каенанам, мәрхүм, бик таләпчән, ут чаткысыдай тере карчык булса да, бик тә ипле кеше иде. Мин шуны аңладым – беркайчан да улың һәм киленең белән идарә итәргә, өстенлек күрсәтергә ярамый. Чөнки алар инде җитлеккән кешеләр, үзләре гаилә төзеп, балалар үстерәләр, димәк, бөтен нәрсәне дә үзләре хәл итәргә тиеш, – дип каенана белән килен мөнәсәбәтләренең серен ачты. Ә килене:

- Яшь чакта күп нәрсәне аңлап бетермисең бит, шуның өчен өлкәннәр киңәшенә колак салырга, тыныч яшәргә тырышырга, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Монда гаиләдә алган әти-әни тәрбиясе, әбиемнең акыллы сүзләре дә бик ярап куйды.

Бездә минеке – синеке юк, бары – бергә, югы – уртак.

Сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Тәнзилә апаны авылда белмәгән кеше сирәктер. Ул шәхси хуҗалыкта җитештерелгән сөт-катыгын, маен-каймагын, эремчеген базарга илтеп сатарга да өлгерә, кичен балалар, оныклары кайтуга тәмле ашлар пешереп куя. Ә килене балалар бакчасына эшкә йөгерә.

Гатауллиннар гаиләсендә элеккеге авыл тормышы белән очрашкандай булдым. Татар гореф-гадәте буенча төпчек малай үсеп җитеп, гаилә коргач, төп йортта кала иде бит. Мондый гаиләләрдә балалар әби-бабай тәрбиясендә итагатьле, динле, басынкы холыклы булырга, олыларны ихтирам итәргә өйрәнеп үсәләр.

Миңа менә шундый матур гаилә белән танышырга насыйп булды. Тәнзилә апа ире Гази абый белән гомер буе колхозда эшләп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә хәзер Тәнзилә апа төпчек улы Раил һәм килене Заринә белән бергә бәхетле картлыгын каршылый. Килен белән каенананың дус, тату яшәүләрен күреп, сокланмый мөмкин түгел.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы авылы.

Тәнзилә апа килене Заринә белән.

“Бердәмлек”

 

Фикер калдыру