Батырларны барлар чак

КатегорияШентала районы
Автор Администрация сайта

Сугыш вакытларында Куйбышев шәһәре икенче башкала булса, Куйбышев өлкәсе ышанычлы тыл иде. Моны Шенталы районы үрнәгендә генә дә күзалларга мөмкин. Яшүсмер балалар сугышка киткән әтиләре, абыйлары урынына алмашка басып, колхоз кырларында, фермаларда эшләделәр. Кышкы озын төннәрдә кызлар һәм әбиләр фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр, мәктәпләрдә, авыл советларында сугыш ко­рал­­лары ясау өчен акча җыю оеш­тырылды. Укытучыларның айлык хезмәт хакларын фронтка күчергән очраклар да күп булды.

Шушы вакытта Шенталыга да, районның башка авылларына да, шул исәптән Денискә дә, Белоруссиянең Гомель өлкәсеннән эвакуация буенча байтак кына кеше килеп урнаша. Авыл Советы депутатлары аларны җылы каршы алып, көнкүреш өчен яраклы шартлар булдырырга тырышалар. Ә мәктәп фронт госпиталенә әверелә. Бу турыда Шенталының 1 санлы мәктәбендә тарих укытучысы Елена Степановна Лопазина менә нәрсәләр сөйли:

- 1943 елда шушы мәктәп бинасына 4440 санлы хәрби гос­питаль килеп урнашкан.  Аның кайдан килгәнлеген Шенталы районы хәрби комиссары Пётр Иванович Карайман  архивлардан табып, Кыргызстанның Ош шәһәреннән икәнлеген ачыклаган. Госпитальнең мәк­тәп бинасындагы беренче бү­леге – 200, ә хастаханәдәге икенче бүлеге 65 урынга исәп­ләнгән булган.

Бу госпиталь белән башта Иван Солдатченков, соңрак Долинский фамилияле кеше җитәкчелек итә. Хирурглар Строганова һәм Инчина, терапевт Нейман, шәфкать туташлары Науменко, Лейкина, Молебнова, Богданова, Грачёва барысы да бик әйбәт, тырыш һәм миһербанлы кешеләр була. Алар поезд белән килгән яралыларны кабул итеп, гос­питальгә алып кайталар һәм, дәвалап аякка бастырганчы, бөтен көчләрен куялар. Дә­ва­ланучылар арасында татарлар да булган.

Авыл халкы фронтовик­ларга азык-төлек, кием-салым белән дә ярдәм күрсәткән. Ә мәктәп укучылары концертлар әзерләп яралыларның күңелен күтәргәннәр. Бервакыт алар авыл халкыннан бер чиләк йомырка җыеп килеп, яралыларны сыйлаганнар.

Шундый яхшы карау, туганнарча мөнәсәбәт булганлыктандыр инде, яралылар савыгып, кайсы яңадан фронтка киткән, кайсы өенә кайткан. Шенталы госпиталендә дәваланучылар арасыннан барлыгы ике ке­ше генә вафат булган. Кызганыч, шуларның берсе – м­селман кардәшебез Байсар Исмәнгулов.  Ул Шенталы зиратында җирләнгән һәм 1 санлы мәкәтәп укучылары  бүгенгә кадәр аның каберен чистартып, чәчәкләр үстереп торалар. Батыр сугышчының туганнары да, кабернең кайда икәнлеген белгәч, бирегә зиярәт кылганнар һәм мәктәптә уздырылган очрашуда катнашканнар. Бу турыдагы истәлекләр бүген дә мәктәп музеенда саклана. Шулай ук анда сугыш елларында төшелгән фотосурәтләр, башка чыганаклар да бар.

Сугыш тәмамлангач, госпиталь ябыла, ә мәктәп бинасы кабат укучыларның шатлыклы тавышлары белән тула. Гос­питальнең бүлек мөдире Анна Ивановна Инчина  Ленин орденына һәм РСФСРның атказанган табибы исеменә лаек була, шәфкать туташы Ва­лентина Ивановна Молебнова “За победу над Германией” медале белән бүләкләнә. Шенталы мәктәбенең дә Бөек Ватан сугышына керткән өлеше онытылмаган. Укытучы Сергей Ге­оргиевич Сыромятников җи­тәк­челегендә балалар җый­ган металлолом акчасына 2002 елның 1 сентябрендә аның диварына истәлек тактасы куелды.

Минзакир НУРЕТДИНОВ,

Нурсинә ХӘКИМОВА

РӘСЕМДӘ: батырлар истәлегенә багышлап куелган һәйкәл.

 

Фикер калдыру