Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле дин кар­дәшләребез!
Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Самара өлкәсе мө­сел­ман­нарының регио­наль Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
Бу якты һәм изге бәйрәм – безнең борынгы бабала­ры­быз­ның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше, кешенең тәкъваллыкка, ярлы-ябагай­лар­га ярдәм итәргә омтылуы, әхлаки камилләшүе символы.
Без – мөселманнарга, һәр­вакыт диннәргә тигез карап, күр­­­шеләр белән дустанә яшәү хас. Бу күп гасырлар аша килгән кыйм­­мәтләр – безнең горурлыгыбыз һәм уртак байлыгыбыз. Аларны без сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез.
Бу матур көннәрдә без кү­ңел­ләребезгә шатлык һәм дәрт өстәп, Аллаһы тарафын­нан хуплау тапкан Корбан бәйрәмен каршылыйбыз. Ул мәрхәмәтлелек һәм шәф­кать­лелекне, яхшылык һәм юмартлыкны тасвирлап, безгә изге гамәлләр турында исебезгә төшерә һәм миллионлаган ха­җиларның Исламның бишенче баганасы – Хаҗ гамәлен кылулары һәм Изге Кәгъбә ташы янында очрашулары вакытына туры килә.
Бу көнне Аллаһы Тәгалә безгә эчке күңел шатлыгын һәм Аның мәрхәмәтен тоеп, ихлас күңелдән догаларыбызны кылырга һәм корбан чалырга мөм­кинлек бирсен иде. Ал­лаһы Тәгаләдән барыбызга да үзенең хәер-фатихасын, ях­шы теләкләрен, бәхет һәм сә­ла­мәтлек, ә илебезгә тотрык­лык һәм бай, тыныч тормыш бирүен сорыймын.
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Сезне хөрмәт итеп,
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

“бЕРДӘМЛЕК”

Фикер калдыру