Ярдәм көтәбез!

pensie-1355528289Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Әбдери авылында яшәүче Әсгать һәм Фәния Фәхретдиновларның гаиләсенә зур кайгы килде – 12 августта күршеләр гаебе белән янгын чыгып, аларның өе янып көл булды. Янгын башланганда өй эчендә калган Әсгать Әдиулла улы һәм Фәния Мәхмүт кызы утны сүндерергә тырышканда нык пешкәннәр һәм тәрәзә аша чыгып котылганнар. Кызганычка, тәне нык пешкән Әсгать ага икенче көнне дөнья куйды. Ә Фәния апа исә һаман хастаханәдә дәвалана һәм әле аннан тиз генә чыга алмас.
Картлык көнеңдә йорт-җирсез, кием-салымсыз калырга беркемгә дә насыйп булмасын. Ә Фәния Мәхмүт кызына бүген зур түземлек, ихтыяр көче, яшәү дәрте генә түгел, матди ярдәм дә бик кирәк. Ярдәм итәргә теләүче якташлары, миһербанлы милләттәшләребез өчен Фәхретдиновларның уллары Равилнең телефонын бирә алабыз – 8-927-705-67-95. Соңрак Сбербанкта мобиль банк ачып, Фәния ханымга акча күчерү мөмкинлеген булдырачакбыз. Ярдәмегезне Аллаһы Тәгалә садака итеп кабул итсен!

Җәүдәт һәм Алия Аксяновлар.

Иске Җүрәйдә “Ак калфак” һәм “Аулак өй”

Самарада өлкә күләмендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылуы турында без “Бердәмлек”тә хәбәр иткән идек инде. Аның җитәкчесе итеп Самараның “Розалина” татар кухнясы җитәкчесе, милләтпәрвәребез Разия Азимҗан кызы Әюпова сайланып куелды. Хәзерге вакытта ул үз янына активистларны барлау, төрле тармакларда эшләячәк бүлекләрне әгъзалар белән туплау, киләчәккә планнар төзү өстендә эш алып бара. Урыннарда, татарлар күмәкләшеп яшәгән шәһәрләрдә, районнарда, авылларда “Ак калфак” өлкә оешмасының филиалларын булдыру да көн үзәгендә.
Күптән түгел шундый бүлекләрнең берсе Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында да оештырылды. Аның җитәкчесе итеп авыл клубы мөдире Рәфисә Рәфгать кызы Минебаева, ә рәис урынбасары итеп Иске Фәйзулла фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләүче Разия Вафа кызы Снигатова сайланды.
Инде хәзер үк биредә фольклор ансамбль коллективын булдыру буенча оештыру эшләре бара, клубта көзгә зур итеп “Аулак өй” бәйрәмен оештыру һәм үткәрү бурычы куелган.

Афәрин, камышлылылар!

Красный Яр районында үткәрелгән “Балыкчы бәхете” дип аталган өлкә физкультура-сәламәтләндерү конкурсында Ядкарь Минатдинов, Әнәс Мифтахов, Раил Мәгъсумов, Җәмил Шәрәфетдинов составындагы Камышлы районы балыкчылары командасы җиңүче дип табылып, Кубок һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Красный Яр янындагы күлләргә балык тоту бәйгесендә катнашу өчен өлкәнең 18 районыннан 90 балыкчы килгән иде. Ярыш тәмамланып, тотылган балыкларны жюри әгъзалары үлчәгәннән соң, җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Беренче, икенче урыннарны иң күп балык тотучы Камышлы районы балыкчылары Әнәс Мифтахов һәм Җәмил Шәрәфетдинов яулады.
Афәрин, камышлылылар!

САБАНТУЙЛАР ВАКЫТЫ ҖИТӘ

Милләттәшләребез, булган Сабантуйларга кәеф белән килеп, рәхәтләнеп ял итергә булсын!

Июньнең берендә - Тольятти шәһәрендә, Байтуган, Балыклы, Иске Усман авылларында.

Июньнең җидесендә – Гали,  Яңа Усман, Яңа Мансур авылларында.

Июньнең сигезендә – Иске Ярмәк авылында.

Июньнең уникесендә – Камышлы авылында.

Июньнең ундүртендә — Шентала районының  Татар Әбдекие авылында II өлкә авыллары Сабан туе , Яңа Куйбышев шәһәрендә.

Июньнең унбишендә – Сызран шәһәрендә.

Июньнең егерме берендә – Самарның Гагарин паркында

Оештыру җыелышы

Самарада “Ак калфак” оешмасы булачак

Самараның “Дуслык” региональ оешмасы каршында өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеген оештыру буенча инициатив төркем булдырылган иде. Ниһаять, оештыру комитеты бу яңа оешманың оештыру җыелышын үткәрергә карар кылды. Ул 5 июньдә 17 сәгатьтә Самараның Халыклар дуслыгы йортының тамаша залында уздырылачак.
Җыелышның көн тәртибенә оештыру мәсьәләләре – оешманың эш тәртибен (положениесен) раслау, әгъзалар кабул итү, совет һәм бюро әгъзаларын сайлау, җитәкчеләрен – рәисен, рәис урынбасарын, бүлекчәләр мөдирләрен билгеләү, 2014 елга эш планын тикшерү һәм башкалар кертелгән.
Оештыру җыелышына өлкәбезнең һәм шәһәребезнең бөтен иҗтимагый татар милли-оешмаларында эшләүчеләрне һәм милләтебезгә кагылышлы проблемаларга битараф булмаган хатын-кызларыбызны чакырабыз.
Килегез, күрегез, фикер алышуларда катнашыгыз!

Разия Әюпова,
Самараның “Розалина” татар кухнясы хуҗабикәсе, өлкә “Ак калфак” бүлеген оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе.

Туган телне үстерү һәм саклап калу- илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы

2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда «KAZAN» бию ансамбле һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булачак. Бу концерт Самара өлкәсенең туган тел укытучыларына багышлана. Оештыручылар: Самара региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Бәйрәмдә алдынгы  укытучылары бүләкләү һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшыру планлаштырыла.

Бәйрәм программасында «KAZAN» бию ансамбле төрле фестивальләрдә югары бәя алган биюләре белән беррәттән яңа биюләрен дә тамашачыга тәкъдим итәчәк. 15 ел дәверендә бу ансамбль Казан шәһәренең визит карточкасына әйләнде.

Камышлыга ат чабышларына килегез!

Камышлы муниципаль районы администрациясе карары буенча 31 августта Камышлы районы үзәгендә Камышлы районының “Зур җәйге приз-2013” кубогына ачык атлы спорт ярышлары үткәреләчәк

Оештыручылар:

- Камышлы муниципаль районы администрациясе;

- “Газпром трансгаз Самара” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Ярышларның призлар фонды 150 мең сум тәшкил итә. Чабышларда җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләрдән тыш, махсус кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшыру да каралган. Оештыру комитеты әле тагын өстәмә призлар да бирергә мөмкин.

Заявкаларыгызны ярышларның мандат комиссиясенә бирергә кирәк.

Телефоннар: (8-846-64) 3-36-43; 3-30-52.

Ярышлар иртәнге сәгать 10да башлана.

Оештыру комитеты барыгызны да Камышлы районының “Зур җәйге приз-2013” кубогына ат чабышларын карарга чакыра.

«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм поэзия ансамбленә баянчы кирәк!

 «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм поэзия ансамбленә баянчы кирәк!

Түбәндәге телефон аша аның җитәкчесенә тәкъдим белән чыксагыз,

бик рәхмәтле булыр идек:

8-927-608-76-43

Камышлыга, ат чабышына килегез!

 

 

Ярминкәләр сезоны башлана

16 августта Самараның Куйбышев мәйданында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе ачылды. Анда губернаның 25 районы җитештерүчеләре катнашып, яшелчә, ит һәм сөт, бал кебек күптөрле продукцияләрен сатарга җыеналар.

Ярминкә 17 ноябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Куйбышев мәйданында мәктәп ярминкәләре дә үткәреләчәк. Алар 15,16, 17, 23, 24, 25 августларга билгеләнгән.

Ярминкә эше буенча 333-47-44 телефоны буенча тиешле ведомствога мөрәҗәгать итә аласыз, дип хәбәр итә “Волга-Ньюс сайты.

“Сызран ярминкәсе” чакыра

Сызран шәһәрендә инде унынчы тапкыр 23 августтан 26 августка кадәр “Сызран ярминкәсе” дип аталган регионара күргәзмә үткәреләчәк. Аның оештыручысы – өлкә сәүдә-промышленность палатасы. Бу чара шулай ук Сызран шәһәр администрациясе тарафыннан да яклау табачак.

Күргәзмәнең традицион “Идел буеның көмеш торбалары” фестивале һәм “Сызран помидоры” дип аталган шәһәр бәй­рәме үткәрелгән көннәргә туры килүен дә әйтергә ки­рәктер. Димәк, күргәзмә экс­­по­­зицияләрен карарга ки­лү­челәр тагын да күбрәк булачак, җирле халыкка, кунакка килгән туристлар да өстәләчәк. 24 августта күргәзмәгә килү­челәр өчен төрледән-төрле призлар уйнатылу да каралган.

Хәрби комиссариат бүлекләренә килегез!

Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тәмамлануның 25 еллыгы хөрмәтенә юбилей медале белән бүләкләү өчен Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Самара өлкәсендә яшәүче ветераннарның уртак исемлеген әзерләү сәбәпле, Әфганстандагы бөтен сугыш хәрәкәтләре ветераннарына үзләре турындагы мәгълүматларны барлау өчен, 2013 елның 10 августына кадәр 8.00 сәгатьтән 16 сәгать 30 минутка хәтле уңай вакытны сайлап, Самара өлкәсенең үзләре яшәгән урындагы хәрби комиссариат бүлекләренә килергә тәкъдим ителә.

Камышлы Сабан туе кунакларын көтә

- Матур итеп яшәү һәр татар кешесенә хас сыйфат ул, - ди Камышлы районының Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһит Абделхак улы Сафин.

Гомер-гомергә Камышлы районындагы Камышлы авы­лы тирә-юньдә мактауга лаеклы авыллардан саналган. Быел биредә тарихта беренче мәртәбә өлкә татар авыллары Сабан туе үткәреләчәк. Камышлыда моңа әзерлекнең торышы турында авыл җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Заһит Абделхак улы САФИН белән очрашып сөйләштек.

Матбугат бәйрәменә килегез!

25 майда Самараның Струковлар бакчасында (Куйбышев һәм Красноармейский урамнары чатында) Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы күптәнге традиция буенча “Пресса-2013” ХХ журналистлар фестивален үткәрә. Быел ул безнең киләчәгебез – балаларга багышлана.

Бәйрәм сәгать 10да башлана.

“Пресса-2013” фестивале программасында:

- өлкәбезнең егермедән артык массакүләм мәгълүмат чараларының: радио, телевидение, газета-журналлар, шул исәптән Халыклар дуслыгы йорты канаты астындагы “Бердәмлек” татар, “Самар-ен” чуваш, “Волго-ойме” мордва, “Ыргыз” башкорт, “Ак жол” казах, “Очак” азәрбайҗан, “Проминь” украин һәм башка милли газеталарның журналистлары белән очрашу;

- профессиональ һәм үзешчән сәнгать осталары башкаруында җырлар, биюләр.

Халыклар дуслыгы йорты һәм милли газеталарның (“Бердәмлек”нең дә) мәйданчыгы җәйге театр каршында булачак. Татар, чуваш, башкорт, мордва һәм башка милләтләрнең көйләре яңгыраган мәйданчыкка килегез. Көтәбез!

“Бердәмлек”.

Татарча басмалар – сезнең өчен

Бу көннәрдә өлкәбезнең элемтә бүлекләрендә, “Роспечать” һәм “Печать” киоскларында 2013 елның икенче яртысына (июль – декабрь айларына) газета-журналларга язылу бара. Һәр басма ничек тә үзенең укучыларын саклап калырга гына түгел, яңаларын да табарга тырыша.

Самарада беренче тапкыр шаулап-гөрләп үткән “Боз озату” татар милли бәйрәменә дә Казаннан татар газета-журналлары журналистлары килеп, үз басмаларын пропагандалаулары, аларга яздыруны оештырулары – игътибарга лаек күренеш. Бәйрәмдә “Яңа МИРАС”, “Ялкын”, “Чаян”, “Сөембикә”, “Салават күпере” журналлары, “Мәдәни җомга” газетасы хезмәткәрләре шактый гына кешене үзләренең укучылары итә алдылар.

Килегез, күрегез, көлегез, файдасы күп – белегез!

Быел “Чаян” журналының беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулды.

Шушы вакыйгага багышлап, 22 майда Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда 18 сәгатьтә “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль ХӘЛИУЛЛОВ һәм башка хезмәткәрләре катнашында татарча юмор һәм сатира кичәсе булачак. Кичәне алып баручылар – танылган юмор осталары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз ХӘМЗИН һәм якташыбыз, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Татарстанның халык артисты Рәшит ШАМКАЙ.

Елховка районының Тупли авылы зиратын чистарту һәм төзекләндерү максатында 2 майда иртән сәгать 8дә өмә үткәрелә

 

Елховка районының Тупли авылы зиратын чистарту һәм төзекләндерү максатында 2 майда иртән сәгать 8дә өмә үткәрелә. Авылда һәм читтә яшәүче авылдашларыбызны шушы изге эштә катнашырга һәм кулларыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз.

Тупли авылы җирлеге

администрациясе.

Чулпанда – юбилей Сабан туе

 

Хөрмәтле авылдашлар, чит төбәкләрдә яшәүче туганнар!

Без сезне 25 майда Камышлы районының Чулпан авылына 85 ел тулуга багышланган юбилей Сабан туена чакырабыз.

Сезнең бу бәйрәмгә катнашуыгызны һәм кулыгыздан килгән матди ярдәм күрсәтүегезне соралабыз.

Сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез белән миңа, шушы юбилей Сабан туен оештыру комитеты җитәкчесе Әсхәт Жуматдиловка, мөрәҗәгать итә аласыз.

Минем телефоным:8-927-697-34-42.

Адресым: 446975, Самара өлкәсе, Камышлы районы, Чулпан авылы, Нагорный урамы, 12/1.

Барыгызны да Чулпанда юбилей Сабан туена көтеп калабыз. Рәхәтләнеп бергәләп ял итик.

Әсхәт ЖУМАТДИЛОВ.

“Бердәмлек”.

“Әйлән-бәйлән”гә рәхим итегез, дуслар!

2013 елның 28 апрелендә Самара өлкәсенең Камышлы авылы Мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән” дип аталган икенче регионара татар милли бию фестивале уздырылачак. Чараның максаты – биюгә сәләтле балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне, коллективларны ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самара өлкәсе Камышлы районы хакимияте тарафыннан оештырыла.

Фестивальдә татар авылларыннан 10 яшьтән алып олы яшькәчә биюгә сәләтле булган аерым кешеләр һәм коллективлар катнаша ала. Алар яшьләре буенча өч төркемгә бүленәчәкләр.

Һәр төркемдә җиңгән аерым конкурсантлар һәм коллективлар “Әйлән-бәйлән” бәйгесе лауреаты, икенче һәм өченче урынннарны алган биючеләр бәйге дипломанты исемнәренә лаек булачаклар.

Сайлап алу туры 10 – 14 сәгатьтә үтәчәк. Ә гала-концерт 16 сәгатьтә башланачак. Командировка чыгымнарын җибәрелгән як түли.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 20 апрельгә кадәр язмача тәртиптә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 446970, Самара өлкәсе, Камышлы авылы, Красноармейский урамы, 37, Камышлы районы администрациясе.

Телефоннар: (84664) 33081, 33083 (Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов). Факс: 33490, e-mail: uprawlenie2012@yandex.ru

“Боз озату”га килегез!

Эх тала, тала, тала…

Тала ике беләгем…”

Бу татарча җырны Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм аның “Русская песня” ансамбле Беренче өлкә татар халкының “Боз озату” бәйрәмендә башкарачаклар. Чара 2013 елның 30 мартында Самара шәһәренең Боз сараенда үтәчәк. Ул көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. 

Татарстанда укыгыз

Татар һәм рус телләрен яхшы белүче белгечләр әзерләү ниятеннән чыгып, Татарстан уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентларның исемлеген төзелә башлаган.

Анда баручылар Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә карап укырга керә. Ә кайбер уку йортларында әле өстәмә сынаулар да булырга мөмкин.

Исемлекләрне төзегәндә төп игътибар милли-мәдәни профильгә бирелә. 2013 – 2014 уку елында Казан медицина институтына, финанслар һәм экономика, юридик уку йортларына квоталар бирелми. Анда укырга теләүчеләр гомум нигездә керергә тиеш.

Россия регионнарындагы абитуриентларга квоталар булдыру өчен Бөтендөнья конгрессына җирле милли-мәдәни оешма җитәкчесе имзасы куелган анкета җибәрергә кирәк. Шуңа күрә беренче чиратта җирле татар милли-мәдәни оешмасына мөрәҗәгать итеп (тел. 331-47-77), махсус анкета тутырырга һәм имза куйдырып, аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына җибәрергә кирәк.

Гариза җибәрү өчен Бөтендөнья татар конгрессының факсы: (8-843) 264-63-37 һәм 236-50-27, электрон адресы – radik1@lave.ru. Шул ук гаризаны beztatar@yandex.ru адресына кабатлап та җибәрергә кирәк.

 

Җырлап һәм шигырь сөйләп танылыйк!

Февраль ахырында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарафыннан “Караоке – татар җыры конкурсы” уздырылган иде. Анда бик күп яшьләр катнашып, бәйгенең бик кызыклы үтүе турында без инде язып та чыктык.

Бу башлангыч дәвамлы булып, 20 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары өчен дә шундый ук караоке-конкурс уздырылуы көтелә. Бәйгегә Самара шәһәре һәм өлкәсе мәктәпләрендә укучы балалар чакырыла. Катнашучылар ике категориягә: 10 – 13 һәм 14 – 17 яшьтәге башкаручыларга бүленеп җырлаячаклар. Жюри балаларның җырлау осталыкларына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, татар телен белү дәрәҗәсенә карап бәя бирәчәк. Гаризалар samtat@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 89277227148.

БАЛАЛАР БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА

Апрельнең 13ндә 13 сәгатьтә Киров исемендәге мәдәният Сараенда

БАЛАЛАР БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА

Программада:

  • Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятенең 10 еллыгына багышланган тантана;

  • Яктылык” мәктәбе укучылары чыгышы;

  • Тарихта беренче мәртәбә балалар бәйрәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры “Шүрәле online” исемле спектакль күрсәтә.

Бәйрәмне оештыручылар:

Самар өлкә милли-мәдәни мохтарияте, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Самар өлкәсенең “Халыклар дуслыгы йорты”.

«Чайка» мәдәният йортында пейзажист А.К. Надировның күргәзмәсе эшли

10-17 мартта иртәнге 9.00 кичке 19.00 сәгатькә кадәр «Чайка» мәдәният йортында пейзажист Азат Камил улы Надировның персональ күргәзмәсе эшли (Управленческая пос., Сергей Лазо урамы, 21 йорт). Күрми калмагыз!

“Әйлән-бәйлән” II-нче Регионара татар милли бию фестивале

Биюгә сәләтле балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Камышлы районында “Әйлән-бәйлән” татар милли бию фестивале уздырыла.

Оештыручылар:

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Бөтенроссия татар аыллары оешмасы

Самара өлкәсе Камышлы районы хакимияте

Фестивальдә татар авылларыннан булган, 10 яшьтән алып олы яшькәчә биергә теләгән кеше һәм коллективлар катнаша ала.

Бәйге 2013 елның 27 апрелендә Самара өлкәсе Камышлы районы Мәдәният йортында үткәрелә, Красноармейский урамы, 37 йорт.

Гала концерт 16 сәгатьтә башлана.

Тулырак мәгълүмат: 8(84664) 33052, 33054 телефоннары аша.

Хаҗ-2013 ел

Самара өлкәсеннән хаҗга барырга теләүчеләрдән “Нәҗем-тур” документлар кабул итә.

Сәфәрнең озынлыгы-40 көн.

Тулырак мәгълүмат өчен 89277176844, 89277276824 телефоннары аша Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаевка мөрәҗәгать итәргә.

Самара шәһәренең Спорт сараенда “Боз озату” бәйрәме үтәчәк

Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары, Самара хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә татар халкының “Боз озату” дип аталган милли бәйрәме узачак. Ул 30 март көнне Самара шәһәренең Спорт сараенда үтәчәк.

Боз озату” – табигатьнең кышкы йокыдан уянуын, Идел елгасының бозлары күтәрелүне, әйләнә-тирәнең язгы яңаруын тасвирлый.

Тольяттида – “Язлар моңы” фестивале

2 мартта 14 сәгатьтә Тольяттиның Үзәк районы, Победа урамы, 42 йортта урнашкан Филармония бинасында Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе дүртенче мәртәбә “Язгы моңнар” дип аталган фестиваль үткәрә.

Фестиваль кысаларында өч конкурс уздырылачак: “Уйнагыз, гармуннар”, “Татар җыры”, “Татарча бию”. Беренче бәйгедә 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып тагын да өлкәнрәк яшьтәгеләр үзләренең төрле музыкаль уен коралларында – баянда, тальян гармунда, домбрада, флейтада, курайда, гитарада, кубызда татар халык көйләрен башкару осталыкларын күрсәтә алалар.

Икенче “Татар җыры” бәйгесендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкәнрәк җырчылар катнашачак.

Өченче “Татарча бию” конкурсында фольклор халык биюен башкару таләп ителә.

Кичәдә милли сувенирлар һәм китаплар күргәзмәсе һәм аларны сату, татар милли ашлары һәм ризыклары ярминкәләре дә оештырылачак.

Конкурста катнашу өчен заявкаларыгызны 23 февральгә кадәр Тольятти, 1нче Одесса тыкрыгы, 1 адресы буенча җибәрә аласыз. Телефон: (8-846)-76-73-63. Электрон адрес: zurtatarstan11@mail.ru


 

 

Зөһрә Сәхәбиева Самара килә!

Өлкә олимпиадасына рәхим итегез!

Ел саен өлкәбездә татар теле буенча олимпиада үткәрелә. Менә бу юлы да, милли хәрәкәт вәкилләре бу бәйгене уздыру турында үзара сөйләшеп, уртак уңай карарга килделәр. Быел татар теле буенча өлкә олимпиадасы 8 февральдә Камышлы урта мәктәбендә үтәчәк.

Биредә 9-11 сыйныф укучылары катнашуы каралган. Елдагыча, әлеге чара кысаларында балалар арасында сәнгатьле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә бәйге үткәрү дә планлаштырыла.

“Бердәмлек”кә язылыгыз!

Иске Ярмәктә «Шөкер-рәхмәт мәҗлесе» үткәрелә

9 ноябрьдә (җомга көн) сәгать 12дә Иске Ярмәк Мәдәният йортында авылның оешуына 275 тулу уңаеннан һәм Яңа мәчет ачылуга 20 ел тулуга багышланган «Шөкер-рәхмәт мәҗлесе» үткәрелә.

Бәйрәмдә Самараның «Якты­лык» татар мәктәбе укучылары катнашуында зур концерт программасы тәкъдим ителә. Бу тантаналы кичәдә мәчетләр тарихы турында кызыклы мәгълүматлар биреләчәк һәм мөнәҗәтләр әйтелеп, дин әһелләре тарафыннан вәгазьләр сөйләнәчәк. Уфадан Тәлгать хәзрәт Тәдҗетдин, Самарадан Талип һәм Вагыйз Яруллинарның, шулай ук Казаннан, Ижаудан һәм башка бик күп җирләрдән кунаклар килүе көтелә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!


Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазы һәм вәгазьләре трансляцияләнеләчәк

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Иртәгә, 25 октябрьдә, бөтен мөселман халкы Корбан гаетен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Самараның “Идел дулкыны” татар радиосы үзенең http://str63.ru/ сайты аша беренче тапкыр Самара Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазын һәм вәгазьләрен  трансляцияләчәк.

Трансляция 7 сәгатьтә башлана.

«Болгар» радиосы сайты эшли башлады

Интернетта тагын бер татар сайты эшли башлады.

Хәзер тамашачылар яраткан «Болгар» радиосын интернетта да тыңлый ала - http://www.bolgarradio.com

“Диләфрүзгә дүрт кияү” – башкортларча

Самараның татар тамашачысы спектакльләр карарга бик ярата, бигрәк тә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия драма театрында куелганнарын. Соңгы тапкыр камаллылар 2011 елның мартында Самарага алып килгән танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның егерме елдан артык сәхнәдән төшмичә уйналган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен – яңартылган музыкаль комедияне тамашачы бик тә ошатты, үз итте.

Ә менә 18 сентябрьдә 19 сәгатьтә “Диләфрүзгә дүрт кияү”не самаралыларга “ТЮЗ-СамАрт” (“СамАрт” яшь тамашачылар театры) бинасында Уфадан Башкортостан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры коллективы үз уйналышында күрсәтергә җыена.

Спектакльне сәхнәгә режиссер Илнур Муллабаев куйган, музыкасын Ш.Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Юлай Үзәнбаев язган.

Сәнгать сөючеләрне тугандаш башкорт дусларыбызның шушы спектаклен карарга чакырабыз.

Сез грант алырга телисезме?

Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” оешмасында яшь галимнәрдән, урта махсус һәм югары уку йортларында укучылардан һәм студентлардан, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрдән грантлар алу өчен иҗат эшләре кабул итү бара.

Яшь галимнәрдән Идел буе телекоммуникацияләр һәм информатика дәүләт университетында өченче ел инде аспирантурада белем алучы Наилә Рәис кызы Сәлимованың кандидатурасын конкурста катнашу өчен Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы тәкъдим иткән. Икенче шундый ук грантны крайны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты, Россия дәүләт туризм һәм сервис университетының туризм һәм кунакчыллык кафедрасы доценты Михаил Владимирович Кржижевский дәгъвалый. Ул күптәннән инде этнотуризм буенча фәнни эш алып бара. Аның тарафыннан өлкәбездә яшәүче башкортларның тарихы турында этнография хезмәте язылып, басылып та чыккан инде. Хәзер ул төбәгебезнең татарлары турында да шундый ук китап өстендә эшли. Студентлардан грант алу өчен Самара дәүләт университетының 4нче курс студенты Шамил Рәис улы Сәлимовның иҗади эшен дә Самараның татар милли-мәдәни автономиясе советы тәкъдим иткән.

“Халык тануы” акциясе

Халык тануы” акциясе Самара өлкәсендә бишенче мәртәбә үткәрелә инде. Хәзер инициатив төркемнәр тарафыннан бу премияне алу өчен кандидатлар күрсәтү башланды. Быел “Халык тануы” акциясе лауреаты исеме “Намус һәм Батырлык” (“Честь и Доблесть”), “Һөнәри осталык” (“Профессиональное мастерство”), “Кеше турында кайгыртып” (“Во имя человека”), “Өмет һәм Терәк” (“Надежда и Опора”), “Җиргә тугрылык өчен” (“За верность земле”), “Бердәмлек һәм Уңыш” (“Единство и Успех”) номинацияләрендә биреләчәк. Заявкаларны һәм тиешле документларны 19 сентябрьгә кадәр Самара өлкәсенең мәдәният ми­нистрлыгына, Петр Алабин исемендәге музейга, Сама­ра өлкә универсаль фәнни ки­тапханәсенә тапшырырга ки­рәк.

Кандидатларга тавыш бирү 4 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк, ә акция лауреатларын бүләкләү декабрьнең соңгы ункөнлегендә каралган.

Бу турыда Самара өл­кә­сенең Халыклар дуслыгы йорты сайты хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада уза

Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.
Олимпиада Татарстанның 2004-2013 елларга дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Казан федераль университеты нигезендә уза.
Белем бәйгесе ике турдан торачак. Беренче тур (татар телен, тарихын, мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү) 14нче сентябрьдән 18нче сентябрьгә кадәр онлайн рәвештә узачак. Икенче тур (сөйләм һәм язу, башкару осталыгын тикшерү) – 19 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр.
Олимпиадада 14-25 яшьләрдәге Русиядә яшәүче 9, 10, 11 сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар катнаша ала.
Катнашырга теләүчеләр 13 сентябрьгә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталында теркәлә ала.
Жиңүчеләргә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

“Бердәмлек”кә язылыгыз!

Авылга багышланган хикәя өчен – 20 мең сум

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл тормышын яктырткан иң яхшы әдәби әсәрләрне премияләр белән билгеләргә вәгъдә итә. Иң яхшы роман өчен автор – 150 мең, повесть өчен – 60 мең, ә хикәя өчен 20 мең сум акча алачак.

Иҗади бәйге Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан башлангычы белән үткәрелә. Аның сүзләренчә, авыл темасы татар әдәбиятында элек-электән зур урынны алып торса да, бүгенге көн язучылары аны нигәдер читләтеп уза. Бәйге ярдәмендә аны оештыручылар – Татарстан Язучылар берлеге белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге вәзгыятьне үзгәртергә ниятли.

Татар радиосын тыңлагыз

Интернет челтәрендә “Татар радиосы – Самара” эшли башлады. Аны www.str63.ru сайтында тыңларга була.

Радионы Internet Explorer браузерында тыңлар өчен, башта сайтта өстәге менюда “Радио” бүлеген табарга, аннан соң “Слушать online” бүлекчәсенә кереп, “плей” кнопкасына басарга кирәк.

Радионы башка интернет браузерларында тыңлар өчен, сайтка кергәч, шулай ук өстәге менюда “Радио” бүлеген сайлап, аннан соң “Слушать online” бүлекчәсен табасың. Биредә флеш-плеерны көйләргә тәкъдим ителәчәк. Аннан соң “плей” кнопкасына басасың.

Кинода төшәсеңме?

“Татаркино” дәүләт оешмасы яңа татар фильмында уйнау өчен артистлар эзли. Кастингта катнашырга теләүчеләрдән татар телен камил дәрәҗәдә белү һәм tatarkino.ru сайтында анкета тутыру таләп ителә. Фильмда кемнәр уйнаячагын артист, режиссерлардан торган жюри билгеләячәк. Төшерү эшләре башланганчы, аларны “Татаркино” оешмасы каршында ачылган “Кино мәктә­бендә” кино сәнгате серләренә өйрәтәчәкләр.


Интернетта – “Идел дулкыны” радиосы сөйли

Якын вакытларда Самара шәһәрендә FM ешлыгында “Татар радиосы” эшли башлая­чагы турында хәбәр ителгән иде инде. Бүгенге көндә моның өчен лицензия алу буенча эш алып барыла. Самара Җәмигъ мәчетенең “Нур” мәдрәсәсе бинасында радионың яхшы итеп җиһазландырылган тавыш студиясе дә булдырылган инде. Нәкъ шуннан 23 июньдә интернет челтәре аша “Татар радиосы – Самара” сайтында “Идел дулкыны” дип аталган радионың беренче тапшыруы яңгырады. Андагы әңгәмәдә Самара өлкә Сабан туе турындагы фикерләре белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономия­се рәисе Илдар Гыйльметдинов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самараның Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур хәзрәт Сабиров һәм башкалар уртак­лаштылар.

“Вөҗданлылык” акциясе яңа геройларны эзли

Оештыручылар – Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм иҗади берлекләр ассоциациясе быелгы юбилей акциясенең башлануы турында игълан иттеләр. Бу чара унбиш ел буена башкаларның бәласына битараф булмаган вөҗданлы кешеләрне эзли, таба, халыкка таныта. Губерниянең символына әверелгән акциянең лауреаты исеменә 300дән артык кеше лаек булды инде.
“Вөҗданлылык” акциясе Самара өлкәсендә барлыкка килсә дә, күптән инде аның чикләрен узып, бөтен илгә танылды, күп бүләкләргә лаек дип табылды. Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы да аны хуплап,  һәрдаим ярдәм итеп тора.
Менә быел да “Вөҗданлылык” акциясе яңа геройларны эзләүгә кереште. Гаризаларны Самара халкы гынә түгел, Идел буе регионында яшәүчеләр дә язып китерә алалар. Һәркем үзенең туганы, якын кешесе, күршесенең батырлыгы яисә намусы кушканча эшләве турында хәбәр итә ала. Ахырдан Акциянең иҗтимагый советы иң-иң күренеклеләрне – тормышта башкаларны да яхшы эшләр эшләргә өндәүчеләрне, дөньяны матуррак һәм чистарак итәргә тырышучыларны сайлап алачак. Сез дә як-ягыгызга карап алыгыз, бәлки, “Вөҗданлылык” акциясе лауреаты яныгызда гына яшидер?!
Акциядә катнашу өчен 2013 елның 15 октябренә кадәр гариза язып китерергә кирәк. Номинантларны шулай ук оешмалар, матбугат чаралары һәм шәхси гражданнар да тәкъдим итә алалар. Гаризада номинантның исем-фамилиясе, яше, ни өчен номинант булуы, адресы һәм телефоны язылган булырга тиеш. Видео һәм басма материаллар бигрәк тә хуплана.
Гаризаларны 443001, Самара шәһәре, Самарский урамы, 179, Журналистлар йорты адресы буенча җибәрергә кирәк.
Тел. 332-68-39, 332-02-72. е-mail: spress@smrtic.ru

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА,
Россия Журналистлар берлегенең
Самара өлкә оешмасы матбугат җитәкчесе.

23 июньдә Похвистнево районының Мәчәләй авылында югары дәрәҗәдә Сабантуй милли татар бәйрәме үтәчәк!

23 июньдә Похвистнево районының Мәчәләй авылында югары дәрәҗәдә  Сабантуй милли татар бәйрәме үтәчәк!

Мәчәләй авылы Сабантуенда 30 мең кеше бәйрәм итәчәк. Бу чарага Татарстан Республикасыннан, Саратов, Оренбург, Ульян өлкәләреннән делегацияләр килер, күрше район һәм авыллардан кунаклар булыр, дип көтелә.
Бәйрәм барышында берничә сәхнә эшләп, Татарстан Республикасының алдынгы артистлары катнашыр, дип көтелә.
Бәйрәмнең программасы бик бай булачак. Тулырак программаны соңырак бастырырбыз.

Рәхим итегез Сабантуйга!

“Бердәмлек”кә язылу дәвам итә!

 

Тарихыбызны ныклап өйрәнергә теләсәгез

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих институтына укырга чакыра
Казан университеты федераль статуска ия булганнан соң бу уку йортында тирән үзгәрешләр башланып китте – яңа юнәлешләр, яңа институтлар, кафедралар ачылды. Димәк, укырга керергә теләүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде.

Матбугат бәйрәменә чакырабыз!

26 майда Самараның Струковлар бакчасында Россия Журналистлары берлеге Самара өлкә оешмасының 55 еллыгына багышланган “Пресса-2012” XIX журналистлар фестивале үткәрелә.
Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана.
“Пресса-2012” фестивале программасында:
- өлкәбезнең егермедән артык массакүләм мәгълүмат чараларының: радио, телевидение, газета-журналлар, шул исәптән өлкә Халыклар дуслыгы йорты канаты астындагы “Бердәмлек” татар , “Самара-ен” чуваш, “Волдо ойме” мордва, “Ыргыз” башкорт, “Ак жол” казах, “Очак” азәрбайҗан, “Проминь” украин һәм башка милли газеталарның журналистлары белән очрашу;
- профессиональ һәм үзешчән сәнгать осталары катнашында җырлар, биюләр;
- конкурслар, викториналар, төрле милли уеннар, күңел ачулар.
Халыклар дуслыгы йорты һәм милли газеталарның мәйданчыгы Җәйге театр каршында булачак. Татар, чуваш, башкорт, мордва һәм башка милләтләрнең көй-моңнары яңгыраган мәйданчыкка килегез! Көтәбез!

“Татар иле” дизайн бәйгесе игълан итә

Татарстанда “Татар иле” социаль челтәре әзерләнүе һәркемгә мәгълүм. Әлеге проект бөтендөнья татарлары өчен аралашу, мәгълүмат алмашу, татар телен өйрәнү, ислам дине, татар тарихы, татар масс-медиасы белән танышу чыганагы буларак эшләнә.

Бүгенге көнгә “Татар иле” социаль челтәренең контенты тупланган. Хәзер аны техник яктан камилләштерү эше бара. Социаль челтәрнең бөтен татар халкы өчен эшләнүен истә тотып, проект коллективы махсус бәйге игълан итте. Конкурста катнашучылар “Татар иле” сайтының дизайнын, шул исәптән логотибын әзерләп җибәрергә тиеш. Дизайн проекты җиңүчесе интернет челтәрендә ачык тавыш бирү юлы белән сайланып алыначак.
Социаль челтәр җиңүченең дизайны буенча әзерләнәчәк, ә идея хуҗасы исә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Эшләр tatarile2012@gmail.com электрон адресына 15 июньгә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат алыр өчен, шул исәптән техник сораулар (техник задание) буенча railpochta@mail.ru адресына яки 89600456353 номеры белән Раил Гатауллинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Самара өлкәсендә үтәчәк сабантуйларга рәхим итегез!

Самара өлкәсендә үтәчәк сабантуйларга рәхим итегез!

2 июньдә Тольятти шәһәрендә, Камышлы районының Иске Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Иске Усман, Байтуган авылларында үткәчәк.
10 июньдә  – Яңа Куйбышев шәһәрендә һәм Похвистнево районының Мансур  авылында.
11 июньдә  – Камышлы район үзәгендә һәм  Похвистнево районының Мәчәләй авылында.
16 июньдә – Сызран шәһәрендә, Похвистнево районының Гали авылында, Шенталы районының Денис авылында.
23  июньдә – Самара шәһәрендә.

“Бердәмлек” газетасына акция буенча язылу бара!

«Яңа татар пьесасы – 2012» конкурсы башлана

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан итә.

Гали чабышкылар көтә

Агымдагы елның 14 июлендә Самара өлкәсенең Гали авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты кубогына ат чабышлары уздырылачак. Бәйге Русиянең татар авыллары арасында оештырыла.
Ат чабышлары элек-электән татар авылларында уздырылучы милли бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булган. Бүген мондый бәйгеләр татар авылларының берләшүе, атка карата мәхәббәтне кире кайтару өчен кирәк.
“Атларга игътибар соңгы елларда бик кимеде, татар авылларында да аларның саны азая бара, – ди оештыручыларның берсе – Самара өлкәсе, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Гали авылы эшмәкәре Расих Латыйпов. – Һичьюгы чабышкы атларны булса да саклап калып, яшьләрне компьютер артыннан тартып торгызып атка атландырасы килә”.

“Таян Аллага” конкурсы яңа әсәрләр көтә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Таян Аллага” әдәби конкурсы игълан ителде, дип хәбәр итә “Интертат”. Ул инде өченче тапкыр оештырыла. Бәйге Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында үтә торган Коръән елына багышлана. “Быелгы бәйгенең үзенчәлеге аның Коръән елы белән бәйләп уздырылуыннан гыйбарәт”, – ди Диния нәзарәте уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов.

Тагын бер үзенчәлек буларак иҗади бәйгене оештыручылар саны артуны билгеләп үтәргә мөмкиндер. “Таян Аллага” әдәби конкурсын оештыручылар рәтендә Диния нәзарәте белән бергә Татарстан  Язучылар берлеге һәм Милли китапхәнә дә бар. Конкурс Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты булышлыгы белән үткәрелә.

Татар туйлары үткәрү

Татар, мөселман туйларын, башка гаилә бәйрәмнәрен,

гомумән, төрле чараларны милли рухта уздырабыз.

Тел: 8-927-722-71-48, 8-927-733-41-48 


Фәрхәт  һәм Альбина Мәхмутовлар

Самарада ислам сайты барлыкка килде

Тарихи мәчетнең үз сайты эшли башлады:   http://www.tarihi-mechet.ru/

Биредә ислам диненә кагылышлы кызыклы яңалыклар, әңгәмәләр, язмалар укырга мөмкин. Шулай ук төрле вакыйгалардан фоторепортажлар, мөселманнар өчен файдалы белешмә-мәгълүматлар да урнаштырылачак.