Бәләкәй Рөстәм

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Кайдадыр сугыш иде

Безнең балачак тормышы­быз бүгенге балалар тормы­шыннан бөтенләй үзгә булды. Чөнки ул сугыш елларына туры килде. Шәһәр тормышының үз кыенлыклары булгандыр. Ә авылларда, әйтик, мин яшәгән авылда, кешеләр дә ач, мал­лар да ач иде. Әтиләребез су­гышта, әниләребез көне-төне эштә. Без, балалар, ни теләсәк, шуны кыланып яшибез. Менә тамак ач булу гына җанны кый­ный. Бодай басуы саргайгач, хәлебез җиңеләя, басуга ке­реп утырабыз да башак уып итәкләребезгә бодай тутыра­быз. Кырда учак ягып, аны та­бада кыздырып ашый башлый­быз. Басуга керү куркыныч, кол­хоз бригадиры камчы тотып, атка атланып басу карап йөри. Безне күрсә, камчысы безнең аркага эләгә. Ул чакларда аш­лык өлгергәч, аны урып ын­дыр дигән урынга ташып суга­лар иде. Әнкәйләр ашлык суга башлагач, безнең хәлләр тагы да яхшыра, алар учак ягып, бо­дайны мулданрак кыздырып безне ашаталар иде. Шунысы яман, бодайны кесәгә салып өйгә алып кайтырга ярамый, ә безнең өйдә дә ашыйсы килә.

Безнең Наил башлы малай

Әнә Наилнең әнисе итәгенә бодай салып кайтырга чыккан да, юлда тикшереп, бодаен та­бып, үзен төрмәгә яптылар. Наил авыл карамагында калды. Тору­ын ул бездә торды, әнкәй аны безгә алып кайтты. Наил бик уңган малай, маллар караша, бакча эшләрендә дә булыша.

Минем әткәй ни өчендер чормага шактый күп мал тире­се элгән, озак торып хәзер алар калай кебек каткан. Килде бит Наилнең башына бер уй:

— Без аларны ашыйк! - ди.

— Ничек?

— Йоннарын утта өтик тә, тиресен пешерик, - ди. Без шу­лай эшләдек тә. Тиреләрне ваграк кисәкләргә турап, сын­дырып, йоннарын утта янды­рып, тиресен пешерә башла­дык. Ул ашның тәмлелеге әле дә хәтеремдә. Бик күп кафелар­да, рестораннарда ашаганым бар, андый тәмле аш ашаганым булмады кебек.

Ул елларда кешеләр генә түгел, маллар да ач иде. Бигрәк тә колхоз фермасындагы сы­ерлар ашарга сорап туктаусыз мөгриләр. Ул чакта сыерлар арасына чиләк-чиләк зурлыгын­дагы эре-эре тоз кисәкләре куя­лар иде.

Ни өчен куялар дигән сорау­га да җавапны Наил уйлап тап­ты:

— Күп тоз ялагач, күп итеп су эчәләр. Эчләре тулгач, ашауны онытып торалар, — диде. Безгә дә тоз яларга киңәш итте. Без ул тозларны ялап ка­радык. Ләкин безнең алар ара­сында буталып, тозларын ялап йөрү, сыерларга ошамады.

Үгез мине куып җитә алмады

Бер юньсез үгез мине фер­мадан куып ук чыгарды. Әй куды, әй чаптым. Киртә өстенә мен­дем дә, ферма йортыннан урам якка сикердем. Алданган үгез киртәләрне җимереп, мөгезенә киртә элеп урам якка чыкканда мин инде еракта, урамдагы каз төркемнәрен туздырып, өйгә элдертә идем. Бүтән тоз ялар­га керми башладым. Ул чакта кибеттә йомырка кабул итәләр иде. Бер йомырка бирсәң, ки­бетче Котдус абзый өстәлдә ят­кан иске китаптан бер бит ер­тып ала да, шуңа бер уч тозлы кильки төреп бирә. Без, малай­лар, шулай кесәләргә кильки ту­тырып елга буендагы чишмәгә чабабыз. Монда табигать ма­тур, саф һава, яшеллек. Киль-кие дә нинди бит! Ялтырашып торалар — аша да аша гына. Бу инде сыер аяклары арасында буталып тоз ялау түгел. Чын­нан да, тозлы кильки ашап, күп кенә су эчкәч, ашыйсы килү бе­раз басыла сыман икән.

Ур-ра! Әткәйләр сугыштан кайта башлады

Беренче булып, култык тая­гына таянып Равилнең әтисе Котдус абзый кайтты, кибетче булып эшли башлады. Икенче булып, сул кулы кәкрәеп каткан Сәгыйть абзый кайтты, ул фер­ма мөдире булып эшли башла­ды. Өченче булып, Толикның әтисе Колбин абзый кайтты. Көтәм. Минем әткәй юк та юк. Наилнең әтисе дә, әнисе дә кайтмыйлар. Ул да аларны бик көтә.

Колбин абзый мукшы иде, күп татардан яхшы иде

Колбин абзый сау-сәламәт кайтып, авылда шофер бу­лып эшли башлады. Ул ындыр­да безнең әнкәйләр суккан аш­лыкны машинасы белән авыл амбарына ташый. Кыр юлын­да Колбин абзый, әлбәттә, без­не очрата, машинасын туктата, көрәк хәтле куллары белән без­не берәм-берәм күтәрә:

— Татар малай, батыр ма­лай! — дип безнең арт яклар­га шап-шоп сугып, машина әрҗәсендәге бодай өстенә таш­лый.

— Кесәләрегезгә бодай ту­тырыгыз, тизрәк тутыры­гыз! — ди. — Инде, әйдә, кайсы­гыз төшә?—ди. Берәм-берәм күтәреп безне кыр юлына бас­тыра. Үзе бер уңайдан:

— Малай матур, күлмәк кыс­ка, корсак зур! — дип, корсак­ларыбызга да шап-шоп сукка­лап ала. — Сез әнә тегендәрәк чокырда мине көтегез, монда авыл бик якын, председатель күрер! — ди. Без кесәләребезне өйдә бушатып, чокырга ашыга­быз. Тиздән Колбин абзыйның ындырдан авылга кайтып ки­лүче яшел машинасы күренә. Тагын:

— Малай матур, күлмәк кыс­ка, корсак зур! Һәм шап-шоп башлана. Безнең янда кыз­лар булганда, Колбин абзый аларның яулыгына бераз бодай төреп бирә.

Безнең дә ипи ашаган чак булды

Без хәзерге балалар ке­бек теләсә кайсы вакытта авыз тутырып ипи ашый алмый идек шул. Шулай да ипи аша­ган чак булды. Җиләк-җимеш

өлгергәч, йә җиләк, йә шомырт, йә карлыган җыеп, аны сатарга станциягә барабыз. Ул безнең авылдан унбиш чакрым читтә. Анда барып җиткәнче төш ва­кыты җитә. Узучылар вагоннар­дан төшеп, безнең алып килгән җиләк-җимешләребезне са­тып алып бетергәнче кич тә була. Җыелган акчаларыбыз­га һәркайсыбыз ипи сатып ала. Менә шуннан соң, утырып, авыз тутырып ипи ашыйбыз. Инде унбиш чакрым араны кире кай­тырга кирәк. Кайтыр юлыбыз олы юл буенда, бераз курка­быз да. Безнең авыл аша узучы машиналар безне утыртмый­лар, һәр шофер мукшы Колбин абзый кебек яхшы түгел шул. Юлыбызның урман аша узасы урыннары да бар. Наил алдан бара, ул курыкмый: «Әтием дә юк, әнием дә юк, мине бүре ашаса да ярый, — ди. — Ипи тутырган капчыгымны гына асып китәрсез, кызларга би­рерсез», — ди.

Без кайтыр юлга кузгалуга караңгы төшә башлый. Төнлә юлыбыз мазарат кырыеннан да уза (урыс зиратын безнең якта ни өчендер «мазарат» диләр иде). Безнең якта, җитмәсә, шундый риваять бар: имеш, кайчандыр бу юлда төнлә маза-раттан чыгып бер абзыйны шун­да сөйрәп кертеп җеннәр кый­наганнар, абзый таңгача кычкы­рып ярдәм сораган. Җеннәр аб­зыйга типкәлиләр, өстенә ме­неп бииләр дә: «Бүген төнлә учак ягып сине кыздырып ашыйбыз, без кеше итен яра­табыз», — диләр икән. Берва­кыт абзый мазараттан чыгып кача алган, әмма җеннәр аны куып җиткәннәр дә, кире маза-ратка кертеп, чишендереп, тәре баганасына бәйләп куйганнар. Инде җен балалары абзыйга таяклары белән дә төрткәли, суккалый башлаганнар. Аны кемнедер күмәргә килүче урыс­лар гына коткарган. Авылына кайткач, абзыйны танымый то­ралар икән, чөнки чәче ап-ак, тәннәре күгәреп беткән… Тагын әле урманнан узучы өч кеше­не бүреләр ашаган, юл буенда аяк киемнәре генә торып калган дигән сүз дә бар. Кыскасы, кур­кырлык та шул.

Без урманны чыккач, мук­шы авылы Пүләй башлана. Инде Касады елгасы аша са­лынган ике күперне узасы да, аннан безнең Йолдыз авылы. Арабызда Такый исемле малай бар иде, ул бик оста җырлый, матур тавышы әллә кайларга яңгырый. Пүләйне узуга Такый авыл көенә җырлап җибәрә:

Сандугачлар да сайрамый,

әллә инде көз микән?

Була диләр бәхетсезләр, әллә шулар без микән?

Бу җыр безнең исән-сау кайтып җитүне бөтен авылга хәбәр итә. Касады елгасы бу җирдә икегә тармакланып уза. Бер тармагы Пүләй ягыннан, икенче тармагы безнең авыл — Йолдыз ягыннан уза. Без кай­тып килгәнне ишетеп өлгергән кызлар, Пүләй күперенә үк ки­леп, безне каршы ала. Авылда күпләр безне малай-шалайга санаса да, без үзебезне инде егетләргә санап йөри идек, чөнки колхоз эшләрендә дә катнашабыз. Кичке клубны гөрләтеп без уйныйбыз. Уен­нардан соң кызлар озаткалаган да бар. Бездәге кичке уеннарга хәтта Пүләйдән мукшы кызла­ры да килә. Пүләй безгә чакрым ярым ераклыкта. Әлбәттә инде, ул кызларны да озатып куябыз.

Безне каршыларга килгән кызлар, без алып кайткан ипиләрне алалар да, чыр-чу килеп Йолдыз күпере ягы­на — авылга йөгерәләр. Хәзер алар бер якты өйгә керәләр дә, бирегә килмәгән кызлар­га да өлеш чыгарып, ипиләрен тигезләп бүләләр инде.

Менә шулай үтте безнең ба­лачак.

Рөстәм МИНГАЛИМ.

Камышлы районының Йолдыз авылында туып-үскән якташыбыз,

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

«Казан утлары».

Фикер калдыру