Бер ананың биш улы

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәктәп каршында гадәти булмаган истәлек ташы җелеп тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрдә күбесенчә кулына автомат тоткан солдат сыны була бит. Ә бу мәрмәргә төгәл исемнәре белән шушы авыл кешеләренең сурәте уелган. Сугышта биш баласын югалткан Пәрвәз әби хөзмәтенә ул…

   …1914 елгы империалистик сугыштан үзе белән чибәр генә бер поляк кызын ияртеп кайта Гыйльметдин солдат Фәттахов. Моңа әллә ни исләре китми күпме күргән картларның. Чөнки авыл тарихында әле 1785 елда ук Польшадан Биктимер дигән кешенең Иске Ярмәккә кайтып урнашуы турында мәгълүмәт бар. Алтын Урда заманасында Польша дошманнарына каршы ярдәмгә барган татар гаскирәләренең варисы булган ул, дип фараз кылалар хәзер. Туган җиргә ата-бабалар каны тартып кайтаргандыр инде…

    Ярый, сүзебез Гыйльметдин яугир белән аның сөеклесе турында бит әле. Әйе, тыныч кына, шау-шусыз гына каршылыйлар да үз араларына сыйдыралар авылда чит-ят киленне. Фатыйма дигән хак мөселман атын кушалар үзенә. Яраткан ире белән матур гына чукердәшеп яши башлый ул. Бер-бер артлы алты-җиде бала туа. Һәмма йолаларны үзләштереп, бөтенләй татар хатынына әверелгән кенә, кинәт бакыйлыкка күчә, бахыр. Берсеннән-берсе бәләкәй сабыйлар хакына өйләнмичә чарасы калмый Гыйльмәтдин абзыйның. Фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, сайлап алган икенче хатыны иллә дә кешелекле, бала җанлы булып чыга. “Шундый үз итте, яратты ул сабыйларны, кайбер кеше үз баласын да алай карамыйдыр,” – дип сокланып искә төшерделәр аны. Тегеләре дә “әнием дип” өзелеп торганнар. Үңга якын малай һәм кызның исемнәрен телгә алганда һич ялгышмаган Пәрвәз ана. Ә ул борынгы исемнәрне әйтүләре дә бик үк ансат түгел: олысыннан башлап – Хәләфетдин, Ризаәтдин, Сәхәбетдин, Әхкәметдин, Сәләхетдин…Кыз балаларына кушкан исемнәр тагын.

   Менә шушы алтын кызыктай биш егет, сугыш чыгуга, бер-бер артлы яу кырына китә. Китәләр дә, бу якты җир йөзендә гомумән яшәмәгәндәй гаип тә булалар. Юк-юк, эзсез югалмаганнар, ватан өчен батырларча сугышып газиз башларын салганнар. Ә Фәттаховлар йортына үлем хәбәре белән берәм-берәм кара пичәтле кәҗүнни хатлар килеп төшә. Ул биш кайгы-хәсрәттән айнып та җитмәгән ата-ананың башларына янә кисәү белән органдай була: гренадерлай шәп ике кияү – Шәфигуллин Шәех белән Әхмәтвалиев Нургалинең һәлак булуы турында хәбәр килә. Бу хәтле коточкыч яман хәсрәттән ананың йөрәге шартлап ярылмый гына: зиһене ялгышка, саташа башлый. Фронттан килеп ирешкән бердәнбер ядкәр – икенче угыл Ризаэтдиннең хатын озак кулыннан төширмичә йөртә ул.

     “Бу хатны саламын, бара торган җиремсез Великие Лики дигән бер җир. Әни исән микән? Һәркөн дә аны төшемдә күрәмен, язган ике хатын алдым”, – дигән юлларны хәзер дә тыныч кына уку мөмкин түгел. Мәктәптәге музейнда иң түрендә саклана гарәп хәрефләре белән язылган, күпме буының күз яшҗләренә манчылган, саргая төшкән ул хат. Бүгенге мәктәп балаларының да аны гаять дулкынланып, әсәрләнүдән күзләрен зур ачып тамаша кылуларын күрдем мин. Гыйльметдин бабай белән Пәрваз әбинең кадерле, газиз йөзләре сурәтләнгән, аларның исемнәре аша сугышта улларын җуйган бөтен ата-аналарга багышланган һәйкәл түренә язның беренче чәчәкләрен быел да шул сабыйлар китерер, иншалла.

Фикер калдыру