Бер әнкәйнең биш шатлыгы алар…

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының  Иске Мәчәләй авылындагы Хәдичә Галиулла кызы Ма­мы­шеваның гомер йомгаган сүтеп карасаң, шушы гади авыл хатын – кызының тапкырлыгына, үткенлегенә, күңел матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның язмышы мавыктыргыч, кызык­лы вакыйгаларга бик бай.

Әтисе Бөек Ва­тан сугышына кит­кәндә аңа нибарысы өч яшь була.

- Әткәй азап­ланып сугышта йөр­гәндә: әгәр дә исән-имин туган җиремә аяк баса алсам, кызларым үсеп җиткәч, аларны сорап килүче егетләр белән сатулашмый гына кияүгә бирер идем, – дип нәзер әйткән.

- Без үскәндә аның заманы нинди иде бит әле. Матур итеп киенеп йөрергә өс-баш та такы-тыкы. Алай булса да, эчми-тартмый торган Салихҗан исемле егет берничә мәртәбә сөйләшүдә миңа күз салып өлгергән.

Озакламый, ул башкода җибәргәч, мин – унҗиде яшьлек кыз, аның никахлы хатыны булып куйдым, - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Хәдичә апа.

Хәдичә белән Салихҗан әти-әни йортында гомер итү дәверендә өч килен бергә яшәгәннәр. Бергәләшеп төзе­гән яңа өйгә башка уртанчы малай гаиләсе белән чыгып, төпләнеп яши башлый. Ә тагын яңасын төзегәч, Хәдичә түзми, өч кызын алып, яңа өйгә башка чыга.

- Татар халкында олы ул башка чыгарга тиеш бит – дип сөйли ул, – ә ирем күндәм, тыныч холыклы кеше буларак гел эндәшми йөри иде, шулай итеп, ишек-тәрәзәсез, идәнсез өйгә үзем чыгып утырдым. Аннан соң ирем дә күченеп килде инде.

Соңыннанрак аларның тагын ике балалары дөньяга аваз сала. Әйтергә кирәк, бишенче баласын Хәдичә кырык яшенә җиткәндә таба.

Үткен Хәдичә оялчан ка­ен­сеңелесе Фатыйманы  Минзакирга урлашып, тормышка бирә. Алар гомер иткәндә дүрт  бала тудырып үстерәләр.

Хәдичә апаның тормыш юлындагы кызыклы вакыйгаларга тукталып үткәндә тагын бер вакыйганы сөйлим әле.

Бервакыт  авылга балалары бе­лән Таҗикстаннан иренең туганы Хәкимә апалары кайтып төшә. Ул ефәк фабрикасында озак еллар тырышып хезмәт итүе өчен орден белән бүләкләнгән булган. Өстәвенә 11 бала тудырып үстергән анага җиңел машина да бирелергә тиеш икән. Ә ул юк та юк.

- Мин  рәтләп русча белмим, Хәдичә апа, син мине Мәскәүгә алып бар әле, – дип инәлгәч, үткенлеге, тапкырлыгы белән танылган хатын Хәкимә апасын башкалага алып бара. Үзе әйтмешли, ВЦСПС ка килеп, ул аны лётчик-космонавт Валентина Терешкова кабинетына алып керү җаен таба һәм Хәкимәгә биреләчәк машинаны алуга ирешә. Чынлап та, апасы үз иленә кайткан җиргә, аны йортында машина көтеп тора торган була инде.

 Ә Мәскәүгә килгәндә, Валентина Терешкова Хәкимәне өч, Хәдичәне бер баласы белән иң яхшы кунакханәләрнең бер­сенә урнаштыргач, алар рәхәтләнеп башкалада кунак булып, истәлекле урыннарда сәяхәт кылып, өйдә калган сабыйларына кием-салым сатып алып, шатланып туган якларга кайтып төшәләр.

Хәдичә апага озак­ламый 75 яшь тулса да, әле дә аның кара, озын чәч толымнарына сокланмый мөмкин түгел. Аларга карата тагын бер кызыклы хатирә турында сөйләде ул миңа.

Яшь чакта Татарстанга туганнарына Сабан туена барырга туры килгәндә, алар машина туктатып, шуңа утырып китәләр. Ире Салихҗан колхоз амбарлары белән җитәкчелек иткәч, күчтәнәчкә бер капчык көнбагыш алалар. Юлда барганда (авыл кешесе эштән арыган була бит) йокыга талгач (кулында – тугыз айлык сабые), аның капчык өстенә таратып куйган чәч толымнарын карак­лар төбеннән үк кисеп алып китәләр. Дөрес, аннан соң да яшь хатынның чәч толымнары яңадан матур да, озын да булып үсеп җитәләр.

Хәдичә апа үз гомерендә ун ел буена колхоз ашханәсендә ипи салучы булып эшләгән. Ул үз өендә көн саен бер чиләк чүпрә кайнатып, кул белән камыр басып, ипи пешергән. Кайчакта кызлары белән берничә савытка бүлеп тә басканнар камырны. Аның кызлары да әниләре янында аш-су остасы булып үскәннәр.

Аннан соң ул ун ел мәктәптә җыештыручы булып эшли, өстәвенә ел саен өч гектар мәйданда чөгендер кырын да утаган әле. Хәзерге заманга күз салсак, ул вакытта нинди авыр хезмәт башкарган гади авыл хатын-кызы! Өстәвенә өй тутырып балалар үстергән, ирен тәрбияләгән, каенишләрен хөрмәт иткән!

Кайчандыр шушы нигез балалар чыр-чуы белән шаулап торса, бүгенге көндә ул тынып калган. Салихҗан ага үлеп киткән, балалар өлгереп, үзләренә оя корган. Хәдичә апаның уллары Вәлиулла белән Фәрит – Самарада, кызлары Нурия Себердә яши, Ра­зия белән Әлфия генә авылда калганнар.

- Иртә белән торгач, тәм­ле ризыклар пешерәм дә, тәрәзәдән күзем алмый аларны көтәм, – ди Хәдичә апа.

Иң беренчеләрдән булып, аның социаль хезмәткәр булып эшләүче Әлфиясе, аннан соң авыл китапханәсендә эшләүче Разиясе килеп җитә. Калган балалары да, читтә яшәүләренә карамастан, бик еш кайтып йөриләр. Әниләренә автомат кер юу машинасы бүләк иткәннәр. Яраткан әнкәләренә озакламый җылы бәдрәф ясарга да ниятлиләр.

Хәдичә апа быел туган көнендә Коръән мәҗлесе үткәрергә җыена, балаларым исән-имин туган нигезгә аяк бассыннар, гомерләре озын булсын, дип дога кыла. Чөнки балалары – аның биш шатлыгы, биш куанычы бит.

 Ә безне тудырып үстергән газиз әнкәйләребезнең хәер-догасы – һәрбарчабызга да бик кирәкле изге гамәлләрнең берсе ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

РӘСЕМДӘ: Хәдичә апа кызы белән.

Фикер калдыру