Бер рәхмәт мең бәладән коткара

КатегорияШентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Шенталы районының Денис авылында яшәүче Рәсхәт Әсгәть улы Хисмәтуллин мак­тау­га мохтаҗ түгел. Ул сайлап алган һөнәрнең кирәклеге, аның эшне оста итеп башкаруы, шулай ук авылдашларның үтенече кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Рәсхәтнең ничек итеп эре­теп-ябыштыручы һөнәрен сайлавы турында сөйли баш­ласаң, сүз озынга китә. Ул бит әтисе белән колхоз кырларына, әнисе Мәсгудәгә ияреп, сыер фермасына йөреп, авыл тормышының мәшәкатен күреп, авыр тормышка ияләшеп, чыныгып үскән малай.

Армия хезмәтен тутырып кайткач, егет машина-трактор паркында эшли башлый. Беркөнне инженер Гомәр Мөхетдиновның үзенең дустын, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерү өчен шәһәргә барып укырга кыстап торуын ишетеп, Рәсхәт тә сүзгә кушыла:

- Абый, минем дә шунда укыйсым килә, - ди ул. Гомәр абыйсы аңа шундук юллама язып та бирә.

Укып кайткач, егет берничә ел колхозда эшли, күмәк хуҗалыклар тарала башлагач та, һөнәре ярап куя. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, Рәсхәт кемгә капка, кемгә койма ясауда, кемгә җылылык системасын үткәрүдә булыша. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит. Күршесе Әминә апа Нуретдинова:

- Ярый әле күршебездә Рәсхәт бар. Нинди үтенеч белән керсәң дә,  кире борып чыгармый, ярдәм итә. Мең рәхмәт аңа. Бә­хет­ле, сәламәт булсын инде, - дип рәхмәтләр укый.

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, – ди татар халык мәкале. Кеше югары белемле булмаса да, Рәсхәт Әсгать улы кебек алтын куллы, сабыр, тәртипле булса, тормышын җайлы гына алып барса, туганга, күршегә яхшы булса, шул җиткән инде. Рәсхәт кебек асыл ир-егетләр яшәтә дә инде татар авылын. Ул газиз әнкәсе Мәсгудә апага (әтисе Әсгать мәрхүм инде), хәләл җефете Галиягә, кызлары Алисәгә терәк һәм таяныч.

Менә шундый, ата-баба васыятенә тугры булып, йорт нигезендә тормыш учагын сүндермичә яшәгән тормыш бәрәкәтле дә, матур да була.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА

Фикер калдыру