Беренче Җәмигъ мәчетенә – 100 ел!

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Йөз ел элек хәзерге көндә Самараның Молодогвардейский урамында урнашкан Спорт сарае урынында беренче Җәмигъ мәчет төзелгән булган. Ә 1930 елда ул ябылып, анда урта мәктәп ачылган. Ә инде үткән гасырның 60нчы еллары башында мәчетне бөтенләй сүтеп, аның урынында Спорт сарае төзеп куялар.

Менә шушы Спорт сарае янында шәһәребездә беренче Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан күмәк намаз укылды. Анда төрле милләттәге бик күп мөселман катнашты. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин намазга җыелган мөселманнарга әлеге мәчет турында сөйләделәр. Намаздан соң Төркиядән килгән кунак – Бурс шәһәре мәчете имамы Хәлил-хаҗи  Коръән сүрәләре укып, Аллаһы йортын төзүчеләргә һәм барлык мөселманнарга багышлап дога кылды.

Рөстәм ФӘЙЗУЛЛОВ

Фикер калдыру