1 Май бәйрәме белән!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

 Хөрмәтле милләттәшләрем! 

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларымны кабул итегез!

1 Май –  илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйм. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.

Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

 

Фикер калдыру