Бәхетемне чит гаиләдә таптым

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләг­әннәрне ишеткәч, дөньяга бөтен­ләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була.

“Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч, шәһәргә китәргә булдым. Авылны, әти-әнине, сөй­гән ярымны ташлап китү миңа бәхет китермәде, – дип сөйли ул узган тормышы турында. – Әхәт абыең карап торышка ыспай гына гәүдәле егет, миннән биш яшькә олырак та әле. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, ике айлап очрашып йөрдек тә өй­ләнешеп куйдык. Никах укыттык, әмма туй булмый калды. Баксаң, Әхәтем гаиләле кеше икән. Хатыны бар, ике кызы үсеп килә. Законлы рәвештә аерылышмаганнар да үзләре. Шулай итеп, мин әлеге йортка икенче хатын булып килеп кердем”.

Әхәт абыйның беренче хатыны авыру була. “Иремнең телә­генә каршы бара алмыйм. Авыргач, мине дә ташлый алмый, шуңа сине алып кайткандыр. Бергә яшик, кире генә китмә”, – ди ул көндәше Наиләгә. Китми Наилә һәм алар кеше ышанмаслык итеп яши дә башлыйлар. “Ходайның рәхмәтедер инде, Әхәт белән уртак балабыз булмады. Мин бар назымны, җылымны иремнең беренче никахтагы балаларына бирдем. Аларны тәрбияләргә булыштым, – ди Наилә апа. – Мин кияүгә чыккач, Мөршидәнең хәле тагын да авыраеп китте. 12 ел буе урын өстендә ятты ул. Без аның белән чын дусларга әйләндек. Әкренләп кызлар үсте. Без аларны бергәләп кияүгә дә бирдек. Тик Мөршидәгә оныклар сөяргә насыйп булмады”.

Ә аннары Әхәт абыйга да инсульт була. Хәле бик авырая. Шул вакытта Наилә апа эшен ташлап, Әхәтен карый. ”Бу дөньяда бер генә тапкыр да үзем өчен яшәмәдем. Хәтта әти-әнием, туганнарым белән аралашмый идем. Әни авырып урынга егылгач та, кайтып килә алмадым. Бары тик вафатын ишеткәч кенә юлга чыктым. Ә әти әнидән соң озак тормады. Шулай итеп, якын кеше­ләрсез калдым, – ди Наилә апа. – Тик үз тормышымнан канә­гать булып яшә­дем. Әхәтем 60 яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды. Хәзер зур өемдә берьялгызым утырып калдым. Ярый әле, үстер­гән кызларым килеп хәлемне белә. Оныкларым йөгереп йөри. Кеше балалары белән бәхет таптым”.

http://matbugat.ru

Фикер калдыру