Без динебез белән көчле..!

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Яңа Фәйзулла мәчете авылга кергәндә үк әллә кайдан үзенең манарасындагы ярымаен ялтыратып күренеп тора. Мине биредә инде тугызынчы дистәне ваклаучы, өлкән яшьтәге имам Хәмзә хәзрәт Минхәер улы ИБӘТУЛЛИН каршы алды.

- Кайберәүләр, Яңа Фәйзулла авылы таркала дип куркыталар. Моңа карата, хәзрәт, сезнең фикерегез нинди?

- Ничек инде алай булсын, без бар бит әле, димәк, Ислам диненә буйсынып яшәүче, мәчетле авыл беркайчан да таркалмаячак. Мәчетебезгә намазга йөрүчеләр шактый. Ә Корбан, Ураза гаетләрендә, җомга намазларында тагын да күбрәк халык җыела.

Читкә киткән яшьләргә үпкәләп тә булмый, авылыбызга игътибар җитешмәгәч, эшләргә эш юк. Аның газы да бит әле йортларыбызга быел октябрьдә генә кертелде. Аллаһының биргәненә шөкер, мәчетебез дә хәзер газ белән җылытыла. Үткән елларда, бинабыз электр белән җылытылганда, бу бик кыйммәткә төшә иде. Авылда ислам динебезгә карата ихтирам бик зур. Иске мәчет бинасы җимерелә башлагач, бер ел эчендә яңасын төзедек. 1998 елның сентябрендә биредә беренче мәртәбә азан әйтеп, намаз уку бәхетенә ирештек. Ә иске 110 еллык мәчетебез тарихи һәйкәл булып, үткән тормышны искә төшереп, әле дә авыл уртасында басып тора. Дәһшәтле сугыш елларында авылның ветераны Харис ага Мингалиев шул мәчетне карап, туктаусыз эшләтеп торды. Мин үзем дә муллалар нәселеннән бит. Ике бертуган Талип һәм Вазыйх абыйларым үзләре вафат булгач, бу изге эшне миңа йөкләп калдырдылар.

Яңа мәчетне төзү эшенә керешкәндә кулыбызда нибары өч мең сумнар чамасы акчабыз бар иде. Мин ул чакта биредә исәп-хисап эшләрен алып бара идем, шуның өчен барысын да төгәл хәтерлим. Район администрациясе, авыл җирлеге җитәкчеләренә һәм мәчетебезне төзүдә булышучыларның барсына да әле дә рәхмәт укыйбыз.

Шул чорда авылдашыбыз Сөмәя Вазыйх кызы Гатина Самара шәһәрендәге бетон заводында хезмәт итә иде. Аның ярдәме белән төзелешкә дигән кирпечләрне берникадәр очсызрак бәягә сатып ала алдык. Төрле оешмаларда йөк ташучы КамАЗ автомашиналарын йөртүче авылыбызның ир-егетләре юл уңаеннан шул кирпечләрне төяп, шәһәрдән алып кайталар, ә мин йөгерә-йөгерә авыл яшьләрен җыеп, бушаттыра идем. Хәзер дә исем китә: шул чакта араларыннан ник берсе бер тиен акча сорасын!

Хәзер дә бернигә мохтаҗыбыз юк. Ниятебез – мәчетнең ишек алдын сүтеп, зурайтып төзү. Коймаларны да тимердән койдырырга уйлап торабыз. Шуның өчен яңа гына төзелеш материаллары кайтарттык. Дөресен әйткәндә, планнарыбыз зурдан.

Аллаһының биргәненә мең шөкер, биредә һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларыбыз да хәер-садаканы күпләп бирәләр. Заманнан калышмыйбыз: тәрәзәләребезне дә пластиктан эшләттек.

Аллаһы Тәгалә үзенең бер хәдисендә: мәчет салуда үз өлешен керткән бәндәләремне сорау-сөальсез җәннәтемә кертермен, дигән бит. Амин, шулай була күрсен иде берүк!

Яшем олыгаеп китү сәбәпле, мин үземә алмаш та хәзерли башладым. Ислам Фәйзерахман улы Тәрҗемановны Татарстанның Нурлат районына мәдрәсәгә укырга җибәрдек, һәм ул аннан дини белем үзләштереп кайтты.

Татар халкы үзенең Ислам дине белән көчле бит ул. Дин элек тә безне саклап калган, хәзер дә төрле афәтләрдән саклаячак, дип ышанам.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру