Без яңарыш, күтәрелеш чорында

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Бүгенге заман яшьләре терлекчелек, кыр эшләре белән кызыксынамы?” “Кешеләрдә авылга булган мәхәббәт сүрелмәдеме?” кебек кызыксынулы сорауларым мине Камышлы муниципаль районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәһим Фәйзерахман улы САФИУЛЛИН янына алып килде.

- Шатлыкка, районыбызда авыл хуҗалыгына, җиргә тартылучы яшьләребез, Аллаһыга шөкер, бетмәгәннәр әле, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Алар утыз яшькә дә җитмәгән, авылда эшкә чыныгып үскән егетләр. Төрле авыр сынауларга түзеп булса да, ата-бабалардан мирас буларак калган җирдә көчләрен кызганмыйча, хезмәт итәләр.

Хәзерге вакытта авылда “Башлаучы фермер” дип аталган яңа программа барлыкка килде. Менә шуны тиешенчә өйрәнеп, гамәлгә ашырсак, гаилә фермерларының һәркайсы 1 миллион ярым сум күләмендә грант отачак. Ә эш тәртибенә килгәндә, алар эшләрен тагын да киңәйтеп җибәреп, үз гаиләләре белән генә түгел, башка кешеләрне дә эш белән тәэмин итәргә тиеш булачаклар. Икенче яктан караганда, бу яңа проектлар авыл кешеләре арасында эшсезләр санын киметүгә дә китерәчәк.

Бездә бу тема буенча семинар булып үтте. Өлкә үзәгеннән бик күп мәртәбәле җитәкчеләр, белгечләр килгән иде. Семинарда шулай ук Камышлы муниципаль районының җирле үзидарәсе җитәкчесе Рафаэль Баһаутдинов, районның авыл хуҗалыгы белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да катнашты. Анда авыл хуҗалыгының бүгенгесе һәм киләчәге, шушы яңа проектның өстенлекләре, файдасы турында сүз барды.

Безнең Яңа Ярмәк авылы фермеры Вилсур Гатиятов үзенең хуҗалыгында. 31 баш мөгезле эре терлек һәм 11 савым сыеры тота. Шушы ук авылда яшәүче һәм эшләүче Рәфис Габидуллинның 10 сыеры, 8 баш итлеккә үстергән терлеге бар. Ә менә Камышлыда гомер итүче Руслан Галиев сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның тагын 18 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 4се сыер. Фермерлар авыл халкына сөт, каймак, эремчек сатып табыш алалар. Карт-корылар да аларга бик рәхмәтлеләр. Озакламый егетләребез, эшләре җайланып китсә, “Гаилә фермеры” дип аталган махсус проект кабул итәргә җыеналар.

Тулаем алганда, Иске Усман, Иске Ярмәк авылларында күбрәк терлек асраучы кешеләр яши. Бүгенге көндә Камышлы авылы җирлегенә кергән авылларда – 861, Иске Ярмәк җирлегендә 375 баш сыер теркәлгән.

Районыбызның Илшат Каюмов, Фәрит Гыйлаҗев, Булат Сәлахов, Наил Гәрәев, Фәнис Җәләев кебек фермерлары эшкә күңел биреп, тырышып хезмәт итәләр. Байтуган авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Байкомсервис” хуҗалыгында шулай ук эшләр әйбәт бара. Бозбаш авылында гомер итүче Флүрә Мөхәммәтҗанова да ирләрдән бер дә калышмый. Ул үз җирләрендә күпьеллык үлән чәчеп үстерә һәм аны төргәкләргә төреп сата. Ир йөрәкле, батыр бу хатын-кыз үз балаларын гына түгел, ятим калган сабыйларны тәрбияләргә, нефть өлкәсендә оператор булып эшләргә дә өлгерә. Ул бер карыйсың – җиңел машинада, икенче карыйсың – ГАЗельдә җилдерә.

Бу кешеләрнең һәркайсы үз теләге белән эшкә алынды. Соңгы вакытларда аларга хөкүмәтебез дә күбрәк ярдәм итә башлады. Әйтик, былтыр яңа комбайн сатып алсаң, 10 процент күләмендә генә субсидия акчасы бирелә иде. Ә быел ул 25 процентка кадәр җитәчәк. Орлык чистарта торган машинаны үзләштерсәң, 50 процент субсидия акчасы биреләчәк. Димәк, хәзер тәвәккәлләп эшкә тотынырга була. Нинди генә эшкә алынсаң да, биреләчәк ярдәм әз түгел. Шулай итеп, хөкүмәтебез авыл хуҗалыгына йөз белән борыла башлады. Иренмичә эшләргә генә кирәк. Элек көтүлекләребез әзрәк булса, хәзер алар да җитәрлек. Җәйгә чыктың исә, печән чабарга җир мәйданнары да бик күп. Ит белән сөт продукциясенә бәяләр дә артты. Шуның өчен яшьләр арасында туган авылларына кайтып урнашучылар да күбрәк күренә хәзер.

Киләчәктә авыл хуҗалыгына тиешле игътибар бирелсә, яшьләребез каңгырап чит җирләрдә адашып та йөрмәячәкләр. Без авыл хуҗалыгы тармагында яңарыш, күрәлеш чорын көтеп, зур өметләр баглап яшибез бүген..!

Әңгәмәдәш –

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы авылы.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру