Бездән соң Себергә күчәме?

КатегорияТатарлар турында, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

Һәр милләтнең үзенчәлеге – илебезнең казанышы ул. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск краеның “Яр” татар төбәк милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашуда белдерде. (Бу көннәрдә Прези­дент­ның әлеге крайга эшлекле сәфәр кылуын искәртеп үтик.). ТР Президенты республика­быз­ның Красноярск краена тагы да якынаю мөмкинлеге бирердәй проект­ларның берсен – Универсиаданы искә төшереп үтте. “2013 елгы Универсиада Казанда үтәчәк, шуннан соң безгә аны Себергә күчерү мөһим,– дип белдерде ул, – без Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерләнү һәм үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер (Крас­ноярск крае 2019 елгы кышкы Универсиада үткәрү хокукына гаризатапшырган иде). Татарстан Президенты шулай ук ике федераль университет – Казан һәм Себер федераль университетлары арасында студентлар алмашуны җайга салырга тәкъдим итте. Президент Себер федераль университетының сканерлау һәм санлы форматка күчерү үзәгендә булды.  Красноярскида Татарстан белән Красноярск крае арасында сәүдә-икътисадый, фән­ни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек өлкә­сендә килешү имзаланды. Со­ңыннан Рөстәм Миңнеханов Х Крас­ноярск икътисадый фору­мының пленар утырышында катнашты.

vatantat.ru.

 


Фикер калдыру