«Боз озату» бәйрәме күңелле үтте

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

30 март көнне Самара шәһәрендә гаҗәеп вакыйга- Беренче өлкә татар халкының “Боз озату” бәйрәме узды. Әлеге грандиоз бәйрәмне Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы, Самара региональ “Дуслык”  һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев оештырды.

Шәһәрнең 3 мең кеше сыешлы боз сарае кунаклар белән тулды. Залда Самара өлкәсе халкы гына түгел, ә күрше регионнардан килгән кунаклар да байтак иде. Һәркемнең йөзендә елмаю, күтәренке кәеф иде.

Оештыручыларның барлык нечкәлекләрне дә истә тотып, җиренә җиткереп эшләгәннәре күренеп тора. Фойеда милли киемнәр, татар китаплары, бизәнү әйберләре һ.б. сату рәтләре; Самара региональ «Дуслык» һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары катнашкан, яисә оештырган бәйрәмнәрне сурәтләгән фотокүргәзмә дә бар иде. Фойеның һәр почмагыннан татар рухы, милли горурлык сирпелеп торды дияргә була. Алда әйтелгәннәрне куәтләп, кечкенә сәхнәдән күңелләрне дәртләндереп татарча җырлар яңгырап торды.

Концерт- тамашаны Татарстан Республикасының халык артисты, Халыкара «Татар җыры» фестивале лауреаты Фердинант Сәлахов һәм «Татарстан яңа гасыр» дикторы Зәмирә Гәрәева алып бардылар.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев ачып җибәрде. Ул тамашаны карарга килгән халыкны татар һәм рус телендә котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.

 

Шулай ук Самара Губерниясе Думасының Рәисе Виктор Федорович Сазонов, Самара өлкә Губерниясе администрациясенең депутатлар корпусы һәм иҗтимагый берләшмәләренең үзара бәйләнеше идарәсе җитәкчесе Дмитрий Владимирович Холин, Самара шәһәре округы башлыгының социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Кондрусев Игорь Викторович. Мондый мәртәбәле кунакларның килеп халкыбызны котлавы да  Фәхретдин Бәдретдин улының хөрмәткә лаеклы шәхес икәнлеген күрсәтә дип уйлыйм мин.

Самара халкын котлап татар халкының күренекле җырчылары чыгыш ясады. Ә Надежда Бабкина һәм аның “Русская песня” ансамбле сәхнәгә чыгып, татар халкының яратып җырлана торган “Эх, тала, тала” җырына залдагы халык кушылып җырлады, көчле алкышлады. Үз чиратында Надежда ханым тагын берничә татар җырын өйрәнергә сүз биреп, тамашачы белән хушлашты.

 

 

 

 Милләттәшебез Динә Гарипова чыгышы турында аерым тукталып үтәсе килә. Динә туташ үзенең бәрхет тавышы белән инде Мәскәү сәхнәсен яулавын беләбез, ә тиздән ул Евровиденье сәхнәсен яуларга җыена.  Мөләем, сабыр, ягымлы милләттәшебез татарча гына түгел, ә чит телләрдә дә берничә җыр бүләк итте. Чыгышы  тәмамлангач, халык соравы буенча янәдән “Пар алкалар” җырын җырлады ул.

 

 

 

Татар халкының “Боз озату” бәйрәме тамашачының күңеленә хуш килде. Дәртле җырлар, биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Кичкә кадәр дәвам иткән тамашадан һәркем үзенә рухи азык, күтәренке кәеф алып китте. Бу бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеген дә искәртеп үтәсе килә: бәйрәм бары тик татар телендә генә барды һәм хәмер эчемлекләрсез үтте. Форсаттан файдаланып, шәхсән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка һәм аның бердәм командасына, тамашачылар исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә.

Бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунаклар:

Күңелле мизгелләр:

Рәсимә АЛИЕВА

Фикерләр

  1. Альфия

    Супер!!! Искиткеч шоу!!! Организаторы молодцы!!! Канюкаевка спасибо за то что подарил нам такой праздник!!

  2. Айгуль

    Ой, вот повезло самарцам! Круто!

  3. Амалия

    Бик зур эш башкарып чыккансыз! Искиткеч кунелле тамаша эзерлэнгэе иде! Эфэрин!

  4. Назыф

    Милли традициялэрне торгызасыз. Афарин!!! Бергэ булыйк, бердэм булыйк!!!

  5. Нурия

    Татарстаннан читтэ яшәүче татарларның бердәмлеге, оешканлыгы сокландыра!!!

Фикер калдыру