Бриллиантларга тиң бит алар…

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Абушмановы В. И Р.Озак еллар бергә бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатынның мәхәббәте вакыт үткән саен башка төс алып, көчәя генә бара. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында алтмыш ел бергә гомер итүче Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановларның тормышы нәкъ шул турыда сөйли дә инде.
Яшьлек дәрте, көч-куәте ташып торган урманчы булып эшләгән Варис күрше Үрнәк авылында үскән чибәр, эштә уңган Рәисәгә өйләнә дә аны үзенең торган урынына алып китә.
- Без яшәгән мукшы авылындагы өйнең идәне җирдән иде. Мин аны юеш себерке белән себерәм дә, сабыйларым шунда баштан үрмәләп, аннан соң тәпи басып, йөреп китәләр иде, – дип искә ала шул елларны хәзер Рәйсә апа.
Урманчы булып эшләргә Вариска да җиңел булмагандыр. Төзелеш материаллары да, халыкка мичкә ягар өчен утын да хәзерләргә, урманны да яшәртергә кирәк бит. Шулай да барсына да өлгергән Варис ага. Рәйсә апа да иренә яңа утырткан агач үсентеләре араларын чүптән арындырырга булышкан. Кышкы көннәрдә бергәләп кар өстеннән карама агачының орлыгын, язын каен бөресен, җәйләрен юкә чәчәген, кычыткан, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәрен җыйганнар, төрле агач яфракларыннан себеркеләр бәйләп, дәүләткә тапшырганнар.
Менә шулай тырышып эшли торгач, кырык ел гомернең үтеп киткәнлеге сизелми дә калган. Соңгы елларда гына алар Варис аганың туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып төпләнәләр. Авылда яңа өй салу өчен буш урын булмый. Рәхмәт, өлкән яшьтәге бер пенсионер-укытучы апа аларга үзенең йортының бер почмагында өй төзергә рөхсәт итә. Рәйсә ханым да бу мәрхәмәтле кешегә гел булышып тора. Вафат булгач, Абушмановлар гаиләсе аны хөрмәтләп соңгы юлга да озатып куя. Гаиләдә бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт бала да, бераз үсеп, кул арасына керә башлагач, әтиләренә ярдәм итәләр. Шулай итеп, һәрвакыт урманга барып аларның барсы да кече яшьтән хезмәтнең тәмен, тормышның ямен аңлап үскәннәр, һәркайсы хәзер үз тормышлары белән яшиләр.
- Үзем эшкә киткәнче мич тутырып, ипи, тәмле ашлар пешерә торган идем. Җәйләрен иртән иртүк сыерымны савып көтүгә куам да эшкә китәм. Кичен өйгә кайткач, аны тагын саварга кирәк бит инде. Дөрес, балаларыбыз да булышалар иде, – дип сөйли Рәйсә апа.
Менә шулай Иске Мәчә­ләйдән берничә чакрым ерак­лыкта урнашкан Вязовка урманнарында озак еллар тырышып, көч түгәләр алар.
Ә бүгенге көндә тугызынчы дистәне ваклаган “Хезмәт ветераны” Варис ага белән Рәйсә апа Абушманова дин юлына басып, гамәл кылып, пар канатлар булып яшиләр. Күптән түгел балалары, оныклары, башка туганнары белән бергә бриллиант туйларын үткәргәннәр. Үзләре дә шул бриллиантларга тиң бит алар.

Нурсинә Хәкимова.
Иске Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановлар.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру