БТК БК Бюросының 2013 елда беренче утырышы узды

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Агымдагы елның 5 февралендә Бөтендөнья татар конгрессының V съездында яңа сайланган Башкарма комитеты Бюросының утырышы узды. Утырышны БТК БК рәисе Ринат Закиров алып барды. Анда БТК бюро әгъзаcы, Самара региональ  “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та катнашты. Әлеге утырышта БТК БКның 2013 елга эш планы каралды.

Бюро әгъзаларын сәламләп, Ринат Закиров татар дөньясында булган кайбер вакыйгаларга тукталды. Аның әйтүенә караганда, декабрь аенда узган съезд алдагы эш юнәлешен билгеләргә ярдәм иткән, 2013 елның эш планы да съезда яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелгән.

Бюро әгъзалары БТК БКның эш планына үз тәкъдимнәрен керттеп, кабул иттеләр.

Ахырда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының чираттагы күчмә утырышын 5 март көнне  Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында үткәрергә дигән карарга килделәр.

Фикер калдыру