Бүләккә – чигүле сөлге

КатегорияШентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

 Шенталы районының Денис авылында Сабан туе гөрләде. Мөхтәрәм кунакларның – район башлыгы Анатолий Ки­рилловның, күрше “Карабикол” җәмгыяте җитәкчесе Рәф­­­кать Гарифовның, Денис авы­­лы башлыгы Әл­фәт Җа­ла­ковның котлау сүз­лә­рен­нән соң, мәйданда авыл үзеш­чән­нәренең җыр-моңнары дул­кынында тибрәнеп, төрле бәй­геләр, уеннар башланып китте.

Милли көрәштә авыл егет­ләре арасында бил алышырга теләүчеләр табылмады. Чит­тән килүчеләрдән Татарстан егетләре Фәнил Минһаҗев абсолют батыр исемен яулады, ә Рамил Бәдретдинов икенче урынны алды. Шулай итеп чигүле сөлге дә, сарык тәкәсе һәм башка призлар да авылыбыздан китеп барды.

Бәйрәмне алып баручы Лимуза ханым Бикмөхәммәтова авылның элеккеге көрәш­че­ләренең исемнәрен әйтеп үтте. Бигрәк тә, арабыздан вакытсыз киткән Җәүдәт абый Мос­тафинны җылы сүзләр белән искә алды. Аның улы Рөстәм бәйрәмгә бүләк иткән шамаил өлкән яшьтәге көрәшчеләр бәй­гесендә җи­ңү яулаган Мәүлемҗан Насыйбуллинга насыйп булды. Авылның яңа батырлары алдадыр, мөгаен, дип юрады моны халык.

Чын кө­рәш­че бер­ничә елга бер генә туа, ди­ләр бит. Яшь­ләребез милли көрәштә әлегә катнаш­масалар да, башка бәй­ге­ләрдә сер бир­мәделәр. Рамил Хәбиров 24 килолы герне 100 мәртәбә күтәреп, финалга чыкты.

Районыбызга чиктәш Та­тар­станның Чирмешән егетләре белән волейбол уйнаганда да денислылар беренче урынны яуладылар. Шулай да, Сабантуй бүләкләре аларга да бирелде. Бәйрәмнең шатлыгы, төп мәгънәсе беренче урынны яулауда гына түгел бит, ә катнашуда, авылыбызны хөрмәт итүдә чагыла.

Ат чабышлары да тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Анда барлыгы биш ат катнашты. Кләүле районы Зелёная Роща авылыннан Николай Валерьев – беренче, Татарстанның Лениногорск районы Иске Үтәмеш авылыннан Рамил Хөснуллин -  икенче, үзебезнең Денис авылыннан Данияр Гайфетдинов өченче урынны яуладылыр.

 

 

Бәйрәм мәйданында төрле милли уеннарны алып баручы, мәдәният тармагында озак еллар хезмәт иткән Әгъдәс Хәйруллинның алтмыш яшьлек юбилеена багышлап матур җырлар яңгырады, аңа бүләкләр дә тапшырылды.

Похвистневодан килгән кунак Шамил Шәкүров мәче тизлегедәй биек колга башыннан Сабан туе башланыр алдыннан авыл егете Илшат Хөсәенов элгән чигүле сөлгене алып төшеп, бәйрәмнең тә­мам­лануын белдергәч тә, берәүнең дә мәйданны ташлап китәсе килмәде. Берсен-берсе күреп туя алмаган таныш-белешләр, туган-тумачалар, авыл­даш­лар рәхәтләнеп үзара ара­ла­шу­ларын кичкә кадәр дәвам ит­теләр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

“Бердәмлек”.

 

Рәсемнәрдә: Шенталы районы башлыгы Анатолий КИРИЛЛОВ Сабан туеның абсолют батыры Фәнил МИНҺАҖЕВ белән.

Ат чабышында беренче килгән җайдак Николай ВАЛЕРЬЕВ.

 


Фикер калдыру