Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел

Минем туып-үскән җирем – Челно-Вершины районындагы Хөсәен (Благодаровка) авылы. Аннан китүемә бик күп еллар үтте инде. Хәзер анда якын туганнарым да юк диярлек. Ләкин вакыт һәм мөмкинлек булу белән авылыма кайтып килергә тырышам, чөнки биредәге зиратта әби-бабай, әтием Якуб, абыем Ситдыйк һәм башка туган-тумачаларым җирләнгән. Аларның каберләрен зиярәт итү, чистарту, тәртипкә китерү – исәннәрнең изге бурычы бит.

Быел соңгы кайтуымда исем-акылым киттеп торды: урамның ике ягында да чүп үләннәре арасыннан җимерелергә, ишелергә торган өйләр яисә йорт урыннары гына күренә. Кыскасы, авылым “үлеп” бара икән.

Мин бары тик үз бурычымны гына үтәдем

Кайчакта өлкәннәр авызыннан: “Хәзерге яшьләр кыюсыз, максатка ирешүчән түгел”,- дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бардыр андыйлар да. Тик менә Шенталы медицина учи­лищесының 3 курсын тәмам­лаган Гайса Минәгъзам улы ГЫЙМРАНОВ турында алай дип әйтеп булмый. Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән бу егет күрсәткән батырлык куркыныч вәзгыять белән очрашкач югалып калмау сыйфатлары, чыннан да, бик сирәкләргә хас.

Гомер изге эш-гамәлләр белән үлчәнә ул

Китаплардан укып белүемчә, элекке заманда Локман Хәким исемле бер галим булган, ди. 1000 ел яшәгәннән соң, үлем сәгате килеп ирешкәч, ул Газраилгә: “Дөньяда яшәп туймадым әле мин. Аның бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыктым гына”, – дигән, ди.

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында 100 яшен тутырган Миңҗиһан әби Минсаф кызы Насретдинова да тормышны, яшәүне, элеккеге тормыш хатирәләрен бүгенгедәй исенә төшереп сөйләргә ярата. Бер гасыр дәвамында бу әбекәйнең ниләр кичергәнен тормыш тәрәзәсеннән карыйк әле.

Яңа Норлат авылы яши һәм яшәячәк әле…

Моннан берничә ел элек без аның белән очрашкан идек инде. Хәмзә хәзрәт бик тә акыллы, төпле, гыйлемле кеше буларак хәтеремдә калган. Яңа Норлат авылында моннан унөч ел элек иске кибет бинасын үзгәртеп төзелгән яңа мәчет, аның имамы Хәмзә Әхмәтсафа улы Мөхәммәтҗанов турында “Бердәмлек”тә язмам да дөнья күрде.

Хәзрәт җирле хуҗалыкның таркалуы, авылда торак йорт­ларның саны елдан-ел кимүе хакында борчылып, ачынып сөйләгән иде.

Менә тагын бу тынгысыз милләттәшебез белән очрашырга насыйп булды. Беренче карашка, ул аз гына да үзгәрмәгән, маңгаенда берничә җыерчыгы гына арткан димме.