Челтер-челтер чишмәбез..!

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында изге эшләр башкаручы саф күңелле кешеләр күп. Күптән түгел шуларның берсе – Шамил Әхмәтзыя улы МАМЫШЕВ белән сөйләшеп торырга туры килде.

- Безнең авыл чишмәләргә бай. Тик соңгы вакытта аларны карау, чистарту, төзекләндерү эшләрен алып бару сирәгәйде. Менә шуңа уңайсызланып йөргән көннәремнең берсендә авылдашым Рәфыйк Исмәгыйлев белән киңәштек тә эшкә керештек. Оныгым Равил да безгә кушылды.

Чишмәбезнең искергән бурасын яңага алмаштырып, чистартып, су юлын ачып җибәрдек. Бирегә килүчеләр рәхәтләнеп утырып дога кылсын, ял итсен өчен,  аның янына матур гына беседка да ясадык. Озаккарак җитсен дип баганаларны цемент белән катырып, тимер болтлар белән эләктереп куйдык. Шулай итеп, чишмәбез хәзер яңача яшәү рәвеше алды.
Шагыйрьләрчә әйтсәк:

“Челтер-челтер чишмәбез,

Су эчәргә дәшәбез!”

Һәр эшнең үз чыгымы бар бит. Шушы изге эшне башкарыр өчен матди яктан Себердә яшәүче авылдашыбыз Шәфигулла Әхмәдулла улы Байбеков, вафат булган әнисе Гайшә Зиннәтулла кызының рухына багышлап, ярдәм итте. Аңа шушы изгелеге өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын! Газиз әнисе Гайшә апаның рухы шат булсын!

Изге эшнең ахыры яхшы була, диләр бит. Аннан соң авылыбыздагы мәчет йортларында өмәләр дә үткәрдек. Биредә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Киләчәктә гел  шундый яхшы гамәлләр кылып яшәргә язсын иде! - дип сөйләде Шамил ага.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

РӘСЕМДӘ: Шамил абый МАМЫШЕВ оныгы Равил һәм ярдәмчесе Рәфыйк ИСМӘГЫЙЛЕВ белән үзләре төзекләндергән чишмә янында беседкада.

Фикерләр

  1. Разыя

    Аллага шокер, бар бит эле игелекле кешелэр!

  2. Аноним

    Шундый кешелэр булып торсын инде. Дунья алар кулында.

Фикер калдыру