Чиреклегә тагын кайткандай булдым…

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Быел өлкәбездә Мәүлид мәҗ­лесләре күп урыннарда – өйләребездә, мә­чет­лә­ребездә, Мәдәният сарайла­рында киң колач белән уздырылды. Шу­ларның берсе – Самараның кү­ренекле эш­­куары Али әфәнде һәм аның хатыны Мәрьям ханым Сөләймановларның өй­лә­рен­дә үткәрелгәне турында “Бер­дәмлек” газетасы укучылары белән минем дә уртаклашасым килә.

Сөләймановлар тумышлары буенча Ульян өлкәсенең атак­лы Чирекле авылыннан булганга, кунакларның күпчелеге дә шуннан иде. Али әфәнденең һәм Мәрьям ханымның әниләре Асия һәм Һава апаларга урын, әлбәттә, табынның түреннән бирелде.

Мәүлид мәҗлесен бик матур итеп яшь абыстаебыз Сания ханым Мингачева алып барды, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) тормы­шы турында сөйләде, үзе дә Коръән аятьләрен укыды. Чиреклеләр бергәләшеп салаватлар белән Мәүлид кыйссасын да, күп мөнәҗәтләр дә әйттеләр.

Мин үзем тумышым белән шулай ук Чирекле авылыннан булганга, әле кечкенә чагымда ук биредә үткәрелгән Мәүлид мәҗлесләрен күреп үстем. Ә менә хәзер, күп еллар узганнан соң, үземне яңадан туган авылымда шул мәҗлесләрдә булгандай хис иттем. Минем белән шушы бәйрәмдә катнашкан күршем, Самара баш­кортларының күренекле вәкиле Сәлимә ханым Игенбетова да безнең Чирекле ягында ата-бабаларыбыздан калган матур гореф-га­дәт­лә­ребезнең саклануына соклануын белдерде.

Рәхмәт Сезгә, авылдашларым, безне шулай шатландырганыгыз, яшьлегебезгә алып кайтканыгыз өчен. Мәүлид бәй­рәмнәрен киләчәктә дә шулай бергә-бергә уздырырга язсын.

Разия ӘЮПОВА,

Самараның “Розалина”

татар ашханәсе хуҗабикәсе.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру