Чулпан авылында азан тавышы тынмасын иде

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Камышлы районының Чулпан авылы әллә ни зур түгел – биредә берничә дистә генә йорт бар, ә тирә-юньне бизәп торучы кечкенә генә манарасы булган мәчет бинасы әллә кайдан күренә. Аның имамы Мәгъдән Таһир улы МӨХӘММӘТҖАНОВ белән сөйләштек.

- Быелгы Сабан туенда Чулпаныбызның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Ата-бабаларыбыз озак вакыт авылда мәчет салырга тәвәккәлли алмыйча интеккәннәр. Шулай да, халык бездә һәрчак аерым бер өйгә җыелып, Корбан чалып, Ураза тотып, гает, җомга намазларын укып яшәгән.

Аллаһыга шөкер, 1990 елда, ниһаять, авылыбызда беренче мәчет төзү һәм рәсмилләштерү бәхетенә ирештек. Бүгенге көндә ул халыктан җыелган садака акчаларына яши. Ә мин биредә 2005 елдан бирле имамлык итәм. Тик шунысы борчый: әлегә яшьләребез мәчеткә бик аз йөри. Барыбыз да дөнья куабыз бит, тагын да яхшырак яшисе, булдырган саен булдырасы килә. Кайберәүләр дин юлына басарга өлгерербез әле, дип уйлыйлар, күрәсең. Ярый ла, алда гомерләр булып, өлкәнәйгәч, шәригать кушканча яшәргә өлгерә алсак. Кайчакта бу турыда онытып җибәрәбез бугай. Киләчәктә барыбызга да Аллаһы Тәгалә биргән авыр сынауга түзә алмаганнан гына түгел, соңга калмый, хәзер үк дөрес итеп яшәргә язсын иде!

Чулпаныбызда озак еллар мәчет булмаса да, динебез, гореф-гадәтләребез сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Иншалла, моннан соң да шушы матур табигатьле авылда көн саен намаз укылып, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы тынмас, дип өметләнәбез.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

РӘСЕМДӘ: имам Мәгъдән хәзрәт белән намазга баскан авыл картлары.

 

Фикер калдыру