Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

news_10824Әлмәт районының Чупай авылы мулласы Нәфис абый Ханнанов хатын-кызларны мәчеткә кертми, дигән хәбәр килеп иреште редакциягә. Барып тикшергәч, моның имеш‑мимеш түгеллеген ачыкладык. Җитмәсә, мулла миңа: «Шестерка булып йөрмә», – дип «киңәш бирде». Кемнән кемнән, тик руханидан мондый «киңәш» ишетермен дип, башыма да китермәгән идем.

Мулла йорты түгел – Аллаһ йорты

Быелның февраль ахырында авыл мулласы булып куйган Нәфис абый турында республиканың икенче бер басмасына язган идем инде. Шул вакытта ук ул үзен закон юлы белән сайланган мулла дип атаган иде. 700 кеше исәпләнгән авылда мулла сайлауда 32 кеше генә катнашкан. Җыелышның протоколы да бар, янәсе, әмма мулла миңа аны күрсәтмәгән иде. Дини белеме булмаган мулланың мәчеткә хуҗа булуы авылның кайбер кешеләрендә канәгатьсезлек уяткан иде. Ул вакыйгалардан соң салада дини тормыш рәтләнгәндер дисәм… Кая ул! Һаман ызгышалар.

Инде яз башында ук Нәфис Ханнанов егермеләп хатынны, шул исәптән ике остабикәне мәчеткә кертми башлаган, шуңа да мөслимәләр дини белемне авыл мәктәбендә алырга мәҗбүр. Инзилә апа Маннанова да шулар сафында. Чупайда туып үскән, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә өч еллык курсларда белем алган. Нәфис абый муллалыкка килгәнче, бу хатыннар мәчеттә тыныч кына дин белемен укып йөргән. Әмма хәзерге мулланың үз йортына түгел, ә Аллаһ йортына ни өчен кертмәвен үзләре дә белми. Авыл мөслимәләрен инде берничә ел Чупайга Әлмәттән килеп йөрүче Миңнегөл апа Мостафина укыта. Мулла хатын-кызларга: «Укытучыгыз белем бирер­гә миннән рөхсәт сорасын», – дигән.

– Без бит бер үк максатта эшлибез. Коръән ашлары уздырабыз, дини гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышабыз, авыл халкын дингә якынайтмакчы булабыз. Шуңа да Нәфис абый безне аңлар дип өмет итәбез әле, – диде Инзилә апа.

Чупай мөслимәләре Әлмәт мөхтәсибәтенә дә барып караган, әмма анда аларга сабыр итеп, рухани белән уртак тел табарга киңәш иткәннәр. Дөрес, мәчеттә октябрьдә хатын-кызлар өчен беренче класс ачып, Үзәк мәчеттә белем алган Фәния апа сигез хатын‑кызны хәреф танырга өйрәтә башлаган. Шәкертләре арасында мулла хатыны да бар. Мәктәптә һәм мәчеттә белем алучы хатыннар бер-берсен дошман күрми, киресенчә, Фәния апа укучылары Миңнегөл апаныкылары үткәргән дини мәҗлесләргә йөри.

Ә Миңнегөл апада белем өстәп йөргән Инзилә апа күрше Мәмәт авылында унга якын хатын‑кызны мәчеттә укыта. Үзәк мәчеттәге курсларны тәмамлаганнан соң, аңа Әлмәт районында дини тәгълимәт таратырга ярый дигән таныклык та биргәннәр. Авыл мулласы Шәехзам хәзрәт Хаҗиәхмәтов белән килешеп эшлибез, ди.

«Тәүбәгә килсеннәр!»

Чупай мулласы мине каршы алганда, үземне ил чиген үтәргә ашкынган кеше сыман хис иттем. Кулына кәгазь бите белән ручка алып, башта мине кем җибәргәнен язып алды. Журналист таныклыгын күрсәтүемне таләп итте. Соңыннан командировка кәгазен сорады. Анысы үзем белән юк дигәч, мулла мине яшерен рәвештә генә тикшерү уздыраммы әллә, дип тә шикләнде. Безнең сөйләшүне аның туган-тумачасы түгәрәккә җыелып тыңлады һәм комментарийларын биреп барды.

Нәфис абый әйтүенчә, яз көне басылган язмам аның сакалындагы бер бөртеген дә селкетмәгән. Бәлки сакалның кайда урнашканын белмимдер дип, нәни сакалын сыпырып та күрсәтте. Сөйләшүне теркәп бару өчен, букчамнан планшетымны тартып чыгарган идем, әмма аны кире тыгып куюымны таләп итте. Нәфис абый партия мәктәбендә укыганы белән шулкадәр мактанды, әйтерсең мулла булу өчен фәкать партия мәктәбен бетерү кирәк. Тагын бер мактанырлык гамәле – муллабыз берничә көн Казандагы ­Россия ислам инс­титутында белем эстәп кайткан. Әмма ничә көн икәнен әйтмәде.

Түгәрәккә җыелган туган-тумачасы сүзләренә караганда, муллалыкка килгәч, авылдашлары Нәфис абыйны сынап та караган. Әйтик, гап‑гади Коръән ашына дип барган мулланы чынлыкта Корбан ашына дәшкән булганнар икән. Әмма мулла югалып калмаган, хикмәтнең нидә икәнлеген сизеп, алдан ук әзерләнеп куйган. «Сынаулы» мәҗлесләр тәмамланганнан соң, руханины судан коры килеш чыга алганы өчен, шыпырт кына мактаучылар да булган. Хатыны әйтүенчә, Нәфис абыйга авылда пычрак атучылар күп. Мулладан бигрәк, шушы хәлләрдән туган-тумачалары гарык, ахрысы. Әмма кияве «Бирешмә!» дип каенатасына көч‑куәт биреп тора.

Мулладан хатын-кызларны мәчеткә ни өчен кертмәвен сорадым. Беренчедән, аның сүзләре буенча, хатын-кызлар мәчеттә укып йөргән чакта шәһәрдәге сыман ясалган бәдрәфтә хаҗәтләрен үтәп, нәҗесләрен агызмый торган булганнар. Мулла белән сөйләшкәннән соң, кабат Инзилә апа белән элемтәгә кердем. Ул исә бу сәбәп була алмый, чөнки мәчеттә бәдрәфне җәй көне генә эшләтеп җибәрделәр, дип бара. Ә аңарчы аңа «бәдрәф эшләми» дигән язу эленгән булган.

Икенче сәбәп: имеш, Инзилә апа, мәчеткә килеп, ишек янында басып торган мулланы эткәләп-төрткәләп, түргә барып, намаз укыган. Юкса, мәчеттә хатын-кызлар өчен аерым бүлмә дә бар. Инзилә апа аңлатуынча, мәчеттә, шул исәптән хатын-кызлар бүлмәсендә ремонт эшләре барган, һәм анда намаз укырга бернинди шартлар да булмаган. Ә Нәфис абый берәү белән мәчет эчендә түгел, урамнан керә торган ишек янында сөйләшеп торган.

Өченче сәбәп: хатын-­кызлар мулланы санга сукмыйча, Коръән ашына халыктан акча җыеп йөргән икән.

– Коръән ашы уздыру нияте тугач, остабикәбез Халисә апа беренче булып Нәфис абый янына барып, мәчеттә Коръән ашы уздырырга рөхсәт сорады. Әмма ул «рөхсәтем юк» диде. Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанованы Чупайга чакырткач кына, Нәфис абый мәктәптә Коръән ашы уздырырга ризалык бирде, – ди Инзилә апа. Мулланы дини мәҗлескә чакырсалар да, ул килмәгән.

Нәфис абый һәм аның туганнары миңа берничә тапкыр әйтте: Инзилә апалар мине яхшы гына «эшкәрткәннәр», җитмәсә, яз башында килгәнем өчен миңа акча да түләгән булганнар икән! Кем түләгән икән – мин белмим, ә мулла белә. Менә хикмәт. Нәкъ шул вакытта ук: «Шестерка булып йөрмә», – дип үгет-нәсыйхәт бирделәр.

– Нәфис абый, мәктәптәге хатын-кызлар, мәчеттә җыелып белем алырга телиләр икән, нинди шартларыгызны үтәргә тиеш? – дип сорадым.

– Тәүбәгә килсеннәр! – диде мулла.

Инзилә апаны исә мәчеткә беркайчан да кертмәячәген әйтте, ә мәктәптәге башка хатыннарны, кайсыдыр хәдискә таянып, телсез шайтаннар дип атады.

Мәчеттә – юридик нормалар

Әлмәт районы мөхтәсибенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин сүзләренчә, Чупайда мәчет тирәсендә гауга Нәфис абый килгәнче, 2000 еллар башында ук тамыр җибәргән. Баксаң, шәкерт булган чакта, Исмәгыйль хәзрәт Чупай мәчетенә практикага кайтып, авыл картларының сәдака бүлешә алмыйча, бер-берсенә пычрак сүзләр атканын күреп торган. Мөхтәсибәтнең яңа муллага бернинди дәгъвасы юк: мәчеттә намазлар укыла, утка‑газга вакытында түләнеп барыла. Шулай да мулланың кешеләрне Аллаһ йортына кертмәве акылыма сыймый.

– Мәчет – юридик оешма, ә мулла – аның рәисе. Шуңа да мулла мәчеткә кемнедер кертергә, ә кемнедер кертмәскә дә хокук­лы, – диде Исмәгыйль хәзрәт.

Сөйләшү барышында мөхтәсиб урынбасарын хатын-кызларның мәктәптә ниндирәк дини тәгълимәт алуы да шикләндерде. Инзилә апа әйтүенчә, алар Диния нәзарәте әзерләгән программа нигезендә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укый.

Әлмәт мөхтәсибәте Чупайдагы дини вазгыятькә тыкшынырга җыенмый дип аңладым. Янәсе, вакыт үтү белән, бар да үзеннән-үзе җайга салыныр. Тик хатын-кызлар мулланы нахакка гаепли башласа, мөхтәсибәт Нәфис абыйны якларга әзер.

Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да Чупайдагы дини чуалышлардан хәбәрдар. Әлмәт мөхтәсибе аңа авылда ышанычлы кешесен – абыстай билгеләп, тәртип урнаштырырга сүз биргән. Исмәгыйль хәзрәт Биккинин әйтүенчә, авыл абыстае вазифасына үз кешесен әлеге дә баягы Нәфис абый гариза язып тәкъдим иткән инде.

Чупайдагы хәлләрне Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бәян иткәннән соң, ул Әлмәт мөхтәсибе белән элемтәгә кергән. Әле алдан көнен әйтеп тормый гына Чупайга шәхсән үзе дә барып чыгарга җыена.

http://matbugat.ru/news/?id=10824

Фикер калдыру