Данил Салихов: «Мин һәр язучы өчен җаваплы»

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

1-2-7-960x640Иҗат кешеләре – үзенә бер категория шәхесләр. Бу категориядә фикердәш, аркадаш, бәхәстәш булырга мөмкин. Ә менә алар белән һәм иҗат процессының үзе белән идарә итү… монысы, бүгенге күзлектән караганда бигрәк тә, абсурд белән бер чиктә тора торган төшенчә, дияргә була. Зур нарративлар юкка чыгып, идеологиягә хезмәт итү вазыйфасыннан арынгач, сәнгатькә, аның бер өлеше булган әдәбиятка, кайчандыр Дәрдемәнд сурәтләгән «кораб»тай, давылларга каршы «җилкәнен киреп», ориентирлар­сыз йөзәргә генә калды. Әдәбият корабының башында, рәсми рә­вештә яшәп, эшләп килгән оешма буларак, Язучылар берлеге тора. 60 яшьлек юбилеен тутырган көннәрендә без аның капитаны – драматург Данил Салихов белән әңгәмә корырга булдык.

  • Данил абый, 300дән артык Язучылар берлеге әгъзасы ара­сында булу, берлекнең Идарәсе составында торып, әдәбиятка кагылышлы нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итү – бер нәрсә, ә бер гасырлык тарихы булган «кораб»ның руленә алыну – бө­тенләй башка җаваплылык…

– Мин Язучылар берлеген җитәкләргә телим дигән карарга бик озаклап һәм тирәннән уйлап килдем. Карарым ныклы иде. Ко­рылтай вакытында, сайланганда да, шуңа нык тордым, чөнки мин кая, нәрсә өчен килгәнемне яхшы белә идем. Тәкъдим иткән программамда акка кара белән барысы да анык язылып куелган, язучыларның шуңа да миңа ышанычы зур булгандыр дип фаразлыйм. Буш сүз сөйләп, томанлы вәгъдәләр биреп уты­ру – минем характерымда түгел, үз көчемнән килердәйне тәгаенләп, билгеләп куям да, эшлим. Бу эшкә алынганда курыкмадым, шикләнмә­дем дип әйтмим, шикләр дә, борчу да бар иде. Чөнки бу – гади генә үз эшен хезмәт хакына башкарып утыручы хезмәткәрләрдән торган оешма түгел. Һәрберсе үзе бер дөнья, олпат шәхес булган, ирекле фикер йөрткән акыллы, белемле затлардан гыйбарәт команда. Мин бу команда белән идарә итәргә түгел, ә, берен­че чиратта, язучыларның тормыш-яшәеш шартларын яхшыртырга килдем. Администратор буларак килдем. Язучылар берлеге рәисе­нең иң төп вазыйфасы, минемчә, бүгенге көндә шул. Ул капиталистик шартларда иҗади лидер, юлбашчы булып утыра алмый.

– Әмма лидерлар, каһарман­нар кирәк бит халыкка, аңа юл күрсәтүчеләр, нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялгыш икәнен ваемлау­чылар, аңлатучылар… Җитмәсә, бүгенге җәмгыятьтә үзләрен-үзләре игълан иткән ялган ли­дерлар да – җитәрлек…

– Бүгенге әдәбиятны әйдәп ба­рыр өчен аның кая барганын белү мөһим – мин шулай уйлыйм. Әмма идеологиясез заманда моны тоем­лау бик авыр. Теге елларда бит тә­гаен күрсәтмәләр бар иде: совет язучысы менә боларны язарга тиеш, ә менә боларын язарга ярамый… Каһарманнар белән дә шулай – совет системасына хезмәт итә, аны үстерүгә үзеннән өлеш кертә торган затлар – каһарман. Шуларга өстәп, аңарда кешелек сыйфатлары, әдәп‑әхлак критерийлары да асыл­лардан булырга тиеш. Ә хәзер, дөньяда нәрсәнең дөрес, нәрсәнең юк икәнлеге югалган бер чорда, мин дә, башка язучылар да анык кына бер магистраль линия булдыра алмый. Анык кына нәрсәгәдер өнди дә алмый. Әмма кеше булып калу – бик мөһим нәрсә.

– Нәрсә сагында тора булып чыга соң алайса бүгенге язучы? Кем ул? Ни өчен кирәк җәм­гыятькә?

– Мин аны чорына диагноз куючы дияр идем. Кайчандыр ул диагноз куйганнан соң, дәвалау да булган. Ысулларның шактый кискеннәре дә булган. Без бүген үзебезгә мон­дый кискенлекне рөхсәт итә ал­мыйбыз. Әйтик, тел мәсьәләсендә бөтен язучылар дәррәү күтәрелеп чыгарга, нык торырга тиеш иде, дип, берлекне кайта‑кайта гаепләделәр. Имеш, аның бу мәсьәләдә анык позициясе, сәяси стратегиясе юк. Әмма язучының, аерым бер шәхес буларак, бу мәсьәләдә позиция бел­дерүе – бер нәрсә, ә дәүләт оешма­сының күтәрелеп бәрелүе – икенче. Бу мәсьәләдә төп карарны без чы­гармыйбыз. Әмма башбаштаклык сәбәпчесенә әверелергә бик тә мөм­кинбез. Язучылар берлеге тел һәм милли мәгариф мәсьәләсендә рес­публика буенча һәм чит төбәкләрдә күпме очрашулар оештыра, моны да күрергә кирәк. Ә бу – безнең көндәлек гадәти эшебез. Язучылар берлегендә берәр чара узмаган, йә булмаса безнең очрашуларга чыгып китмәгән бер генә көнебез дә юк.

– Яшерен-батырын түгел, бү­генге язучының хәле шактый мөшкел. Аның басылган ки­табыннан алынган гонорары да элеккегечә бер җирдә дә эшлә­мичә, профессиональ язучы бу­лып кына еллар буе яшәргә мөм­кинлек бирми, хәтта тамагын туйдырырлык та килеп чыкмый.

–Язучылар берлеге әгъзасы булган һәр язучының иҗатын гына түгел, ә тормыш-көнкүреш хәлләрен бе­леп тору да мөһим. Өендә нинди вазгыять, гаиләсендә иминлекме? Эшендә ничек? Боларны белеп тору – минем, җитәкче буларак, бурычым. Ул‑бу була калса, әлеге язучы өчен мин җавап бирәм. Тәү­лекнең 24 сәгатендә уяу булмыйча ярамый. Төрле хәлләр бар бит. Өлкән әдипләребез бар, авырганнары да аз түгел. Өлкән яшьтәге язучыларыбыз, гомумән, күпчелекне тәшкил итә. Авырый-нитә калса – хастаханәгә салырга, шифаханәгә җибәрергә, сә­ламәтлекләрен кайгыртырга кирәк.

Кайчакта бары аларның зарын тың­лап кына утырсаң да, күңелләрен бушатып кайтып китәләр. Язучы­ларның килергә, ярдәм сорарга йортлары бар. Һәм биредә ишекләр һәрчак ачык. Ә инде китаплар чы­гаруга килгәндә, «Татарстан китап нәшрияты» да, без дә бүген кулы­быздан килгән кадәресен эшлибез. Әйе, китапның һәм язучы хезмәте­нең бәясе төште. Анысы заманга бәйле һәм без генә үзгәртә торган вазгыять түгел ул.

– Ни өчен төште дип уйлый­сыз аның дәрәҗәсен? Һәм ничек күтәреп була аны?

– Сәнгать яшәү ихтыяҗлары арасында беренчел урында тор­мый шул хәзер. Үзгәртеп кору елларында, яшәү дәрәҗәсе түбән тәгәрәгәч, халык иң беренче чи­ратта тамагын туйдыру, өс‑башын бөтен итү турында уйлый башлады. Ул чакта язучыларның хәле дә бик авырайды. Аңа кадәр бит безнең Әдәби фонд гөрләп эшли иде. Миңа аны җитәкләү насыйп булды. Язу­чыларны ял йортларына җибә­рүләр, дисеңме, фатирлар белән тәэмин итү, хастаханәгә урнашты­ру, санаторийларда хәлен ныгыту мөмкинлеге бирү… Переделкино, Пицунда, Ялта, Сочиларда рәхәтлә­неп ял да итеп, иҗат та итеп кайта иделәр, отпуск акчасына да кинә­неп яшәргә була иде… Үзгәртеп кору чорында, кызганыч, ул йорт­ларны язучылар өчен саклап кала алмадылар.

 

– Безнең буын, бездән яшьрәкләр исә, гомумән моның булуы мөмкин түгел, дип исәп­ли. Утопия кебегрәк кабул итә. Димәк, яшь иҗатчы матди як­тан тәэмин ителмәячәген анык аңлагач, билгеле, язучылыкка җитди һөнәр итеп карый алмый. Аңа бит яшәргә кирәк…

– Менә үзең ничә еллар инде әдәбияттан барыбер дә баш тарт­мыйсың бит. Бер син генә дә тү­гел… Югыйсә, сез акыллы һәм баш­ка өлкәләрдә дә үзләрен табарга, җир җимертеп эшләргә сәләтле яшьләр, шуңа да карамастан, әллә ни керем китерми торган әдәбият дөньясында кайнашып ятасыз. За­манча, кызыклы проектлар уйлап табасыз, ниләрдер майтарасыз…

– Бездә әле теге чордан килгән иделлаштыру бардыр, бәлки. Киләсе буыннар инде үзләренә зарарга эшләмәскә дә бик мөм­кин…

– Менә шуңа күрә бездә пропа­ганда бүлеге эшчәнлеген яңартып

җибәрергә кирәк, бөтенләй башка төрле итеп корырга, оештырыр­га аны. Бәлки, чынлап та яшьләр эшләргә тиештер, чөнки сезнең дөньяны күзаллавыгыз безнекенә караганда җетерәк, тоемыгыз үт­кенрәк.

Конкрет алганда, нинди эшләр күздә тотыла?

Бәйгеләр, әсәрләр бастыруны грантларга тәкъдим итү, иҗади һәм проблемалы темаларга сөйлә­шү буенча очрашулар – бу форма­лар элеккечә дәвам итәргә тиеш. Безнең бит әле кеше күзенә бик кү­ренми торган эчке лабораториябез дә бар. Ул нормага салынган, җаена корылган хезмәт – әйтик, иҗади остаханәләр эшчәнлеге (аларда бер­леккә килгән кулъязмалар, китаплар карала, тикшерелә), коллегия уты­рышлары (бу орган Язучылар берле­генә кабул ителергә тиешле лаеклы әгъзаларны барлый, карар чыгара), идарә утырышлары (анда Язучылар берлегенең төп стратегиясе, эшчән­леге тикшерелә, шулай ук халыкта зур шау‑шу куптарган премияләргә кандидатлар чыгару, аларны та­выш бирү юлы белән билгеләү дә). Нигездә, Язучылар берлеге бүгенге көндә үзенең традицион эшен баш­карып килә. Моңа өстәп, мин язу­чыларның матди хәлләрен яхшырту буенча тырышам. Спонсорлар эзләп, төрле оешмаларга бару да, конкурс­ларга акча бүлеп бирүләрен тәэмин итү дә, булган кадәр финансларны каберлекләрне рәтләүгә, язучылар­ның туган якларындагы чардуган­нарны кайгыртуга тоту да – болар барысы да административ эшләр. Мин, әйткәнемчә, аларны башка­руны бурыч итеп куям.

– Язучылар берлеге бүгенге әдәби процессның барышына юнәлеш бирү белән дә шөгыльлә­нергә тиештер бит? Бәлки, аны­сы әһәмиятлерәктер дә… Бу хәл ничегрәк тора?

– Без бүгенге көндә язучыга «син моны язарга тиешсең» яисә «менә болай язарга тиешсең» дип юнәлеш бирә алмыйбыз. Асылда, бу элек тә була алмаган! Ничек кенә идео­логия бар иде дип сөйләшсәк тә, идеологиягә һәм системага «башка күзлектән» караучы әдипләр һәрчак булган. Әйтик, мин заманында ос­таз санаган Аяз абый Гыйләҗевны гына алыйк. Әмирхан абый Ени­кины да атарга була, ул да, гыйсъ­янчыл рәвештә күтәрелеп бәрелә торган әдип булмаса да, әсәрлә­рендә заманны шактый кискен ча­гылдырган, тәнкыйтьләгән шәхес. Элек аларның «уңайсыз» әсәрләрен бастырмасалар, үзләрен әдәби про­цесстан читләштерсәләр, без бүген язучының нәкъ менә үз иркендә бу­луын күреп торабыз. Берәүгә дә кур­кыныч янамый – яз рәхәтләнеп ни турында телисең! Адым саен – китап нәшрияты, чыгар рәхәтләнеп китабыңны да тарат укучыга.

– Әйе, без бүген фикер плюра­лизмы шартларында яшибез. Әмма ул фикерләр укучыны тәрбияли, яхшыга өнди, эстетик яктан үс­терә дип әйтә аласызмы? Гомумән, ХХI гасырда әдәбият әхлакка, ма­турлыкка өндәүгә хезмәт итәргә тиешме? Халыкка хезмәт итәргә?

– Минемчә, тиеш! Язучы үз халкы өчен язмаса, кем өчен яза? Менә бү­генге көндә бик зур бәхәсләр уяткан татар темасына бәйле әсәрләрне генә алыйк. Аны рус телендә иҗат итүче авторлар эшли. Исемнәрен атамасам да, кем турында сүз барга­нын аңлата алганмындыр. Аларның әсәрләре дә, татар темасын кузгат­кач, татарга йә хезмәт итә, йә аңа каршы провокация булып тора. Татар язучысы, минемчә, үз уку­чысына карата балта күтәрергә тиеш түгел…

– Ә аны үзгәрергә өндәгән оч­ракларда? Кискен чаралар кирәк дип тапканда? Без бит, уйлап карасаң, башка милләтләр, ха­лыклар шикелле үк, идеаль гына түгел?

–Андый нәрсәне өеңдә эшләргә кирәк, читкә чыгып кычкырыр­га түгел. Ә бездә тәнкыйть итә, яки килешсез якларны күрсәтергә теләсәләр, һәрчак читкә чыгып лаф оралар. Иҗатының башында һәрбер каләм әһеле каләмгә яхшы нияттән тотынадыр, дип ышанам. Нигездә, бу бит балачакта, үсмер чорда башлана. Ә баланың әле кү­ңеле чиста, уй-ниятләре якты була. Безнең әдәбиятта, өстәвенә, әхла­кый традицияләр дә бик көчле. Сәнгати якны алсак, аны һәр язучы булдыра алганча эшли инде. Безнең әдәбиятта эстетик яктан бик югары әсәрләр дә бар. Дөрес, бүгенге көндә һәркем китап чыгара башлагач, чүп‑чар да җитәрлек.

– Бәлки, цензураны яңадан кайтарырга кирәктер?

– Язучылар берлеге шул цензура бит инде ул.

– Димәк, без бары тик иң юга­ры дәрәҗәдәге авторларны гына берлеккә кабул итәбез, дип әй­тергә урын бар?

– Бөтенләй начар яза торган ке­шене Язучылар берлегенә алу, бил­геле инде, абсурд булыр иде. Әмма без бары тик «менә бу иртәгәге көн­нең, хәтта бүгеннең үк тере класси­гы» дигәннәрне генә дә тота алмый­быз берлектә. Безнең бит читтәге язучыларыбыз да бар, – төбәкләрдә­ге, районнардагы. Аларның да уры­ны – берлектә. Без андыйларны берлеккә кабул итеп, үсендереп җибәрәбез, канат куябыз. Димәк, без шулай итеп урыннардагы иҗат процессын стимуллаштырабыз, аңа җан өреп җибәрәбез, дигән сүз.

 

– Ә менә сез әйткән «тере клас­сиклар»ны дөнья пространст­восына чыгару, башка халык­ларга таныту буенча Язучылар берлеге ни дәрәҗәдә эшли? Һәм, гомумән, тиешме эшләргә? Әллә без үзебезгә үзебез булсак, шул җитәме?

– Тиеш, әлбәттә. Язучы гомумән дөнья пространствосын күздә тотып эшләргә тиеш инде ул. Әмма үз хал­кына йөз белән борылып. Безнең, әйткәнемчә, халкыннан йөз чөереп читтә әллә кем булып йөрүче зат­ларыбыз да булды һәм бар. Бүгенге көндә тәрҗемә эшенә игътибарны күп бирәбез. Татар әдипләрен төрки халыкларга күрсәтә алдык. Бу юнә­лештә алга таба да эшләргә кирәк. Русчага тәрҗемәләр булырга тиеш, шулай ук русчадан – татарчага да.

– Яхшы әсәрләр дә бар, «тере классиклар» да. Ә ни өчен без көннән-көн укучыбызны югалтарак барабыз соң?

– Бүгенге заман интернетка чум­ган заман ул. Мәгълүматны шуннан алалар, ата-аналар балаларны кеч­кенәдән китап культурасына җә­леп итеп тәрбияләми. Безнең өчен бит китап изге нәрсә иде. Шулай да бөтенләй укымыйлар, дип уйла­мыйм. Менә сез бит укыйсыз, сезнең арттан килгән яшьләр дә укымый түгел.

– Язучылар берлеге берәр нин­ди мониторинг ясыймы – кемнәр укыла, кемнәр популяр, нинди әдәбиятка ихтыяҗ бар?

– Безнең эшчәнлек аны күздә тотмый, бу күбрәк нәшрият эшедер, дип уйлыйм. Әмма без бик күп оч­рашуларга йөрибез. Шунда барысы да күренә инде.

– Дөнья интернетка күчте, дигәннән, ә бәлки яшьләрне кызыксындыра ала торган ин­тернет-контент булдыру зарур­дыр? Миңа, мәсәлән, Язучылар берлеге сайтын да яңарту кирәк кебек тоела, нишләп аны олы бер цифралы портал итмәскә? Дөньяның кайсы почмагында яшәсә дә, татар әдәбияты белән кызыксынган кеше кереп карый һәм татар әдәбияты хакында күзаллау булдыра алсын…

– Без, чынлап та, бу өлкәдә арт­тарак калып барабыз, килешәм. Әле компьютер белән эшләргә дә яңа өйрәнеп килә торган язу­чыларыбыз бар. Ә замана техно­логик яктан томырылып алга чаба. Сайтларны, аның эчтәлеген дә за­манчалаштырырга кирәк, әйе. Сайт миңа кадәр эшләнгән иде. Анда, дөрес, уңайсызлыклар бар. Берлек­нең иң беренче сайты булганлык­тан, эшләп карамый гына ничек беләсең. Әлбәттә сайтны яңарту, яшь язучыларны, сайт ясаучы егетләрне чакырып фикерләшергә кирәк. Бу, үз чиратында, зур гына чыгымнар да таләп итәчәк, билге­ле. Берлекнең Идарәсендә яшьләр дә бар, Луиза, син дә Идарә әгъ­засы. Мин бүген сездән, актив яшь иҗатчылардан тәкъдимнәр көтәм. Сез бит өлкән язучылар тә­линкәгә салып табып китергәнне көтеп утырырга тиешле кешеләр түгел. Менә – бина, менә – ачык ишекләре, менә –Тукай клубы, бак­часы. Кайнатыгыз биредә тормыш­ны. Өлкәннәр өчен узган кичәләргә битараф булып, берни тәкъдим итмәү – батырлык түгел бит.

– Димәк, берлекне кардиналь рәвештә яшәртергә кирәк, дигән фикергә килеп чыгабыз түгелме?

– Баланс булырга тиеш, ми­немчә. Өлкән буын – традицияләр сагында торып, яшь буын дөньяны яңартканда гына нәрсәгә дә булса ирешеп була. Без яшьләргә йөз то­табыз – анысы хак. Яшь көчләргә йөз тотмаган бер генә оешманың да, ә сәнгатьнең бигрәк тә, киләчә­ге юк.

– Сез киләчәктә язучы сүзенең, димәк ки Язучылар берлегенең дә, җәмгыятькә кирәге булыр, дип ышанасызмы?

– Ышанам. Миңа йөзләгән Язу­чының ышанычы тапшырылган икән, димәк бу оешманың яшәешен тәэмин итү бурычы да йөкләнгән, дигән сүз. Бетерү тиз ул. Безгә кадәр берлекне булдырган әдипләр аны без юк итсен дип булдырмаган­нар. Ә язучы сүзенең, заман нинди генә булмасын, кирәк булудан тук­таганы юк һәм булмаячак та.

– Элегрәк язучыларның юби­лейларын олы‑олы сәхнәләрдә зурлап үткәрәләр иде. Хәзер бу локаль характер алып килә шикелле – Татар дәүләт опе­ра һәм балет театры, Камал сәхнәләренә алмашка Тукай клубы…

– Тукай клубы – ул Язучылар йортының җаны булырга тиеш­ле урын. Юбилейларның монда узуы – табигый күренеш. Нишләп аны кимсетеп бәялиләрдер, бел­мим. Ә әдипнең дәрәҗәсенә, фи­нансларны җәлеп итү мөмкин­лекләренә бәйле рәвештә, зуррак сәхнәләр дә арендалана. Ә Тукай клубы хакында мин һәрвакыт әйтә киләм: теләсә кайсы язучы килеп, теләгән чарасын уздыра ала бу сәхнәдә. Язучылар бинасы аныкы булган кебек, Тукай клубы сәхнәсе дә – аныкы. Без, Язучылар берлеге хезмәткәрләре, монда эшне оешты­ручылар, каләм әһелләренә ярдәм итүчеләр генә.

– Юбилейга ничек әзерләнәсез?

– Әзерлек эшләре үз җае белән бара. Гадәти ритмда, нәкъ баш­ка юбилейларныкы кебек. Мине олылап, зурлап килергә торучы кешеләргә рәхмәт. Иң куандырга­ны – Россиядән 10 га якын театр­дан кунаклар киләчәк. Алар – ми­нем иҗатымны күрсәтә алырлар дип ышанам. Мин бит әле, адми­нистратор булудан кала, драматург та, ә юбилей ул – язучы өчен нә­тиҗәләр ясый торган вакыт.

– Журнал укучылары сезнең юбилейга кайда һәм кайчан килә ала?

– Барыгызны да 15 октябрьдә Кә­рим Тинчурин исемендәге театрда көтеп калам. Ул – минем Казанда профессиональ сәнгатькә иң бе­ренче аяк баскан бинам.

– Актерлыктан китеп, язучы булуыгыз өчен үкенгәнегез бул­дымы?

– Тормыштагы һәр борылыш – яңа мөмкинлек, дигән сүз ул. Үзеңне сынап карар өчен дә, кешегә күрсә­тер өчен дә. Минем язучы буларак амбицияләрем көчлерәк булган, күрәсең.

Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курстан соң Казан театр училищесына укырга күчә. 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985–1991 елларда – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер.

1993 елдан башлап Данил Салихов матбугат, әдә­бият-сәнгать мохитендә кайный башлый. «Салават күпере» журналының баш мөхәррире урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шу­лай ук күп еллар дәвамында – Татарстанның Әдәби фонды җитәкчесе. 1998 елдан алып 2006 елга кадәр Әдәби фонда белән бергә авторларның милек сак­лау оешмасы директоры вазыйфасын башкара. 2006 елдан 2010 елга кадәр Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь. 2016 елда Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып сайланды.

Данил Салихов – Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» оешмасының Саҗидә Сөләйманова, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исе­мендәге, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Күпсанлы китаплар авторы. Россия театрларында әсәрләре буенча берничә дистә спектакль куелган.

 

 

“Татарстан” журналы

Автор: Луиза Янсуар / Фотограф: Фотолар язучының шәхси архивыннан алынды

 

Фикер калдыру