Данил Салихов: “Яшьләр белән эш авыр бара”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Язучы яшьләр белән эшләүне берлекнең бурычы дип саный. Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланганчы, Данил Салихов үзенең бүгенге әдәбият турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Дөресен генә әйткәндә, Язучылар берлеге эшләмәде түгел, эшләде. Берлек рәисе Рафис Корбанны эшләмәде дип әйтеп булмый. 12 илдән килгән төрки халыклар катнашында шигърият бәйрәмнәре үтте. Нинди генә әдәбияткә кагылышлы дата булмасын – Тукай, Җәлил көннәре, язучыларның түгәрәк даталары – барысы да үткәрелде. Әмма күңел рәнҗеше бар – олуг классикларыбыз, Туфан Миңнуллиннар, Хәсән Туфаннар кебек шәхесләр юбилейларын Тукай клубында гына түгел, зур залларда, Камал, Тинчурин театрларында үткәрергә кирәк иде. Бу алар өчен түгел, киләчәк буын өчен кирәк. Укучыларыбыз шул шәхесләргә тиңләшсен өчен кирәк. Без боларны Тукай клубындагы 150 пенсионер апа-абыйларыбызга гына күрсәтеп, әдәбиятыбызны алга ыргыта алмыйбыз. Шуңа күрә ул аудиторияләрдә яшьләр утырырга һәм катнашырга тиеш.

Аннары яшьләр белән эш авыр бара. Без аларны үзебезгә җәлеп итә алмадык. Бүген республикада “Калеб” яшьләр оешмасы бар. Алар рәссамнарны, композиторларны, гомумән, киләчәктә олуг шәхес булырдай яшьләрне җыеп, кичәләр уздыралар. Алар безнең белән үзара эшләсәләр, тагын да матуррак булыр иде.

Бүгенге корылтай сагындыргандырмы, бик ошады. Безнең бер генә ялгышыбыз булган – зуррак бинага җыелырга кирәк иде. Теләгән һәркем дә залда урын таба алмады. Рәис урынбасары булырак, ялгышымны таныйм.

Чыгышларга язылалар. Язылалар икән, димәк ниндидер үсеш, кызыксыну бар. Язучыларда борчылу дигән әйбер бар. Бу әйбер сөендерә. Берәү дә чыгыш ясамаса, ул чагында әдәбиятка караш сүнгән, бу берәүгә дә кирәкми дияр идек. Бүген укучы китап укудан читкә китте. Әгәр монда да бәхәсләр булмаса, – милләт үлеп бара дигән сүз. Шуңа күрә дә залларның шыгрым тулып торуы шатландыра.

- Еш кына укучылардан “безнең 400 гә якын язучы, китап кибетенә керсәк, укырга әйбер аз”, дигән сүзләр ишетелә.

- 337 язучы. Мин моны аңлата алам. Ни өчен дисәң, язучыларның китаплары, иң күп дигәндә, 3 мең данәдә чыга. Үзгәртеп кору башлангач, һәр кибетнең үз хуҗасы барлыкка килде, хәтта районнарда да татар китапларын сатмый башладылар. Укучыга китапны китереп тапшыру авырлашты. Китаплар 2-3 мең экземпляры чыга, җитәкчелегебез аларның 80 процентын китапханәләргә җибәрә, китап кибетләренә 150 данә кала. 150 данә ул күпме? Шуңа күрә китап кибетләрендә китаплар юктыр дип уйлыйм, – диде Данил Салихов.

http://tat.tatar-inform.ru

 

Фикер калдыру