Дәниф Шәрәфетдинов

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Хәния Фәрхи төрке­мен­дә эшләгән Дәниф Шәрәфет­диновны хәтер­лисездер әле. Икесе бигрәк килештереп җырлыйлар, тавышлары туры килеп тора иде. “Ышан бары йөрәк авазына”, “Яраларың белән яратырмын” кебек җырлары хитка әйләнеп, тыңлаучы күңеленә мәңгегә кереп урнашты. Әмма әлеге дуэт көтмәгәндә таркалды. Дәнифнең кая китүен белүче дә булмады. Әллә сәхнәне ташлады инде? Хәния Фәрхи төркеменнән үпкәләп киткән дигән сүзләр дә йөрде, әллә тормышындагы шушы үзгәреш аны иҗаттан китәргә этәргәнме?
Юк, Дәнифнең телевизордан күренмәвенең башка, күпкә җитдирәк сәбәпләре бар. Аның тормышта нинди авырлыклар белән очрашуын әңгәмәдән аңларсыз.

– Дәниф, без сине югалттык, юксындык, моңлы тавышыңа, җырларыңа сусадык. Кая китеп югалдың?

– Соңгы елларда тормышымда зур сынаулар булды һәм алар белән көрәшү өчен бөтен көчемне куйдым. Сәламәтлегем какшады, аякка басу өчен шактый вакыт таләп ителде. 2000 елда туганнан туган энем белән юл һәлакәтенә эләктек. Юлдашыма берни булмады, ә миңа шактый зыян килде. 3 ай хастаханәдә ятып чыктым. Әмма шуның белән шул булыр дип уйлап, ялгышканмын икән. Өч ел узгач умыртка сөягем нык авыртып, урынга егылдым, йөри алмый башладым. Мин бит Себердә мәдәният йортында музыкант булып эшләп алдым, әллә шунда салкын тидердем инде. Башта диагноз куя алмый азапладылар, дәвалану да билгеләмәделәр. 2005 елда Казанга тикшеренергә җибәрделәр һәм умыртка сөягендә ярылган урыннар барлыгы ачыкланды. Шуның авыртуы бөтен организмга, мускулларга таралды. Урын өстендә ятканда башка сәхнәгә чыга алырмын дип башыма да китермәдем. Ходайдан ярдәм сорап, үз-үземне кулга алып, “истерика”ларны бетереп, яшәү өчен көрәшә башладым. Якыннарымның күз яшьләрен күрү ялкытты. Миңа карап, сулган чәчкә кебек саргая ук башладылар. “Болай итеп кеше күзенә карап ятып булмас, тор Дәниф”, – дип үземне аякка бастырдым, Аллага шөкер.

– Ничек аякка бастың соң? Дәвалану килештеме, әллә чир үзеннән-үзе киттеме?

– Якташым Ринат абый мине Актанышта күреп алып, үзенә килергә чакырды. “Мин сине аякка бастырам”, – дип ышандырды. Башта сөйләшеп утырдык, ул бик яхшы психолог, кешегә яшәү дәрте бирә ала. Аннары “Мин сине сәхнәгә чыгарам”, – дип, бал кортлары белән дәвалый башлады. Кортларга тәнемне чактырдык, бал кортлары эшләп чыгарган продуктларның да файдасы тиде. Ходайның рәхмәте, бер ел дигәндә аякка бастым. Аннары кечкенә гантельләр белән физик күнегүләр ясап, хәтта машина да йөртә башладым. Шуннан соң өйдә утыру гадәтен ташладым.

– Алайса, яңабаштан йөрергә өйрә­нергә туры килгән икән?

– Йөрүе бер хәл, ә менә җыр­ларга тәгаен яңадан өйрәндем. Берничә ел буе җырламыйча, тавыш утырып беткән иде. Бик озак вакыт күнегүләр ясарга, тавышны яңартырга туры килде. Әле хәзер дә элеккеге тавышны кайтарып бетерә алмадым, әмма тырышам.

– Урын өстенә егылгач, үлем турында уйладыңмы?

– Үлем, бакый дөнья турында һәрвакыт уйлап йөрим. Һәм теге авыр чакларда да башка төрле уйлар килде. Әле бу дөньяда үзең генә булсаң, артыңнан елап калучылар булмаса, бер хәл. Ике балаң, хатының барында ничек үләсең ди?! Авырсаң да, гаиләне туендырырга, балаларны укытырга кирәк. Тегесен эшләп карадым, монысына тотындым, ничек тә яшәргә акча юнәтергә тырыштым. Аллага шөкер, җитте, ач булмадык. Аякка баскач, беренче эш итеп мәчеткә кереп, сәдака биреп, дога кылдым һәм өстемнән тау төшкән кебек булды. Хәзер дә атнага бер тапкыр изге йортка керергә тырышам, шунда яшәргә көч алам. Һәр нәрсәдән ямь табарга, вак-төяккә сөенергә, хәтта салкын, яңгырлы һава торышына да шатланырга өйрәндем. Һәрнәрсәгә көенеп, кәеф төшереп йөрергә кирәкми икән.

– Авырган кешеләр еш кына күңел төшенкелегенә бирелә. Сине рухи яктан нәрсә канатландырып торды?

– Мөгаен, сәхнәгә тартылу, җырга мәхәббәт өмет­ләндергәндер. Өйдә аппаратура булдырып җырлый башладым, үземне кулга алырга бу бик булышты. Аннары, әлбәттә, гаиләм иң зур терәгем булды. Балаларга карап сөенеп, алар хакына яшәргә, аякка басарга кирәк дидем. Хатыным Зәринә югары уку йортын тәмамлап, диплом алды. Аның рухи ярдәмен тоеп яшәдем. Дусларым: “Синең хатыныңа һәйкәл куярга кирәк”, – диләр. Авыру булудан тыш, минем бит әле характер да җиңелләрдән түгел. Мәхәббәт авыр чакта сынала диләр, Зәринә янымнан да китмәде. Миңа күрсәтмәскә тырышып елаган чаклары күп булды. Төнлә йокламадым, ашамадым, ябыгып беттем. 70 килодан 40ка калган идем, җәймә астыннан күренми дә башлаган идем бугай. Аллага шөкер, моны да җиңдек, хәзер шактый җиңелрәк. Зәринәгә мин бик рәхмәтлемен һәм аның сабырлыгына шаккатам.

– Хәзер бераз ит кундымы инде?

– Элеккечә үк ябык түгелмен. Көн саен дарулар эчеп торгач, бик тазара алмыйм әле. Шул ябык булуым, чәчем агаруы аркасында камерадан куркам да. Чөнки кыяфәтем телевизорга чыгарлык түгел кебек. Концертларда чыгыш ясаганда да халык аптырашта кала: алар бит озын, таза Дәниф чыга дип көтә. Мин килеп чыгып, беренче куплетны җырлаганда халык “шок” хәлендә кала, аптырый.

– Урын өстенә үк егылгач, инвалидлык бирделәрме?

– Әйе, икенче төркемгә чыгардылар. Эшли алмагач, өйдә утыргач, пенсия бирә башладылар. Башта ел саен комиссия үттем, аннары гомерлеккә бирделәр. Беренче тапкыр үземне инвалидлыкка чыгара­чак­ларын ишеткәннән соң, бик авыр булды. “Неужели беттем инде?” – дип кайгырдым. Аннары тынычландым, ул уйларны куарга тырыштым.

– Балаларыгызга ничә яшь?

– Улыбыз Динарга – 15, кызыбыз Дианага 12 яшь. Динар җырга тартыла, вокал дәресләре ала, үткән уку елында гына да дүрт тапкыр лауреат булды: икесе – Россия күләмендә, икесе халыкара конкурсларда. Кызыбыз исә биергә ярата.

– Хатының кем булып эшли?

– Элек балалар бакчасында физкультура инструкторы иде, хәзер тәрбияче булып эшли.

– Туган авылыңа кайта­сыңмы?

– Әлбәттә! Авылга кайткач, җаным ял итә, шәһәр шау-шуыннан онытылып торам. Вакытым булганда, күңел гел шунда ашкына. Туган йортыбызда әни яши, ә әти бер ел элек вафат булды. Әти аз гына борчылса да, йөрәге авырта иде. 2000 елны мин авариягә эләктем, аннары абыйны кыйнап үтерделәр, ата-анага барысын да күтәрергә кирәк бит.

– Дәниф, бу сорауны бирми кала алмыйм: сине Хәния Фәрхи төркеменнән үпкәләп киткәнсең дип сөйләделәр. Чынлыкта ни булды?

– 1996 елның августыннан “Бәйрәм” ансамблендә эшли башладым. Музыкантлар да, җырчылар да бөтен көчен куеп эшләде, альбом чыгарганда студиядә төн кунган чаклар да булды. Без акча өчен түгел, сыйфат өчен тырыша идек. 5 ел эшләү дәверендә күңелле мизгелләр дә байтакка җыелды. Китүем турында сүзләр күп булды. Хәния Фәрхи бер газетага биргән интервьюда болай дип сөйләгән: имеш, мине алып китү өчен кемдер бик күп акчалар түләгән. Бу дөреслеккә туры килми. Дөресе шул: директор белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты һәм китәргә туры килде. Барысын да сөйләп бетерәсем килми. Мин бу ансамбльдә эшләп нык арыган идем, өйдә дә торган булмады.

– Хәзер үз төркемеңне бул­дырдың­мы?

– 7 кешедән торган төр­кемебез бар, акрын гына эшләп йөрибез. Ходай сә­ламәтлек бирсен, эшләп торырга язсын.

– Уңышлар сиңа, Дәниф! Сәламәт булып, безне яңа җырлар белән сөендер!

Рәзилә РӘСИМ
Акчарлак

Фикерләр

  1. фикер

    Бик талантлы егет иде. Озак вакыт куренмэде шул…

  2. Земфира апа

    Дэнифне бик куптэн юксынам, нишлэп куренми,жырламый,дия идем.Хэниянен 50 яшь юбилеенда да шундый сорау бируче булды. Ул эйтте , борчылмагыз, ул жырлаячак ,диде. Дэнифнен тавышы бигрэк тэ кабатланмас матур-монлы тавыш, берук исэн-сау, сэлэмэт булсын, жырлап, кешелэрне куандырып,узе дэ куанып -шатланып яшэсен. Тормыш иптэшенэ, шундый изгелекле,сабыр булуы очен мен рэхмэт

  3. Алсугөл

    Дәнифнең вакыты үтте инде аның. Сәхнәне яшлэр басты.

  4. Аноним

    Дәниф сезнең яшь артистларыгызны егып сала ул. Бер төрле тавышка ия булган ул җырчылар буа буарлык,әмма берсе дә хәтердә калмый. Дәниф үзенең үзенчәлекле моңлы тавышы белән йөрәкләргә кереп калды. Афәрин, гүзәл тавышлы егет.

Фикер калдыру