Денис – Денислам ул

КатегорияШентала районы
Автор Администрация сайта

Хәер, берәүнең чын күңелдән ышанып бу авылны Арча ягында дип уйлап йөргәне дә хәтердә әле.

Әбдеки, Карабиккол, Денис – бу авыллар Татарстаннан читтә булса да, татар рухын ныгытып саклаган авыллар рәтенә беренчеләрдән булып язылырга хаклы. Хәзер дә зур шәһәрләр көнләшерлек сабантуйлары уздыручы хөкүмәт үз уллары белән горурланырлык бу авыллар Самара өлкәсенең Шенталы районына керә. Чирмешән район үзәгеннән 30-40 чакрымнарда гына урнашкан алар. Күптән түгел шул авылларның берсенә – Дениска барып чыгарга да туры килде.

Мишәр авылы саналса да, Денис бу яклар өчен ятрак исем. Авыл халкы үзе аны кайчандыр монда беренче казык каккан Динислам бабайга нисбәтли. Хәер, монысын әзрәк тикшермичә генә төгел итеп әйтеп булмый, ләкин бу як авылларның беришенә нигезне Тау ягы морзасы Нәдер Уразмәтовның туганнары унсигезенче гасырның беренче яртысында, ә беришенә Чирмешән,  Яңа Чишмә крепостьларында хезмәт иткән Ульян ягы мишәрләре әз генә соңрак нигез салуы билгеле. Денис шуларның кайсына керәдер – төгел билгеле түгел, ләкин мондагы халыкның теле шул ук Чирмешән мишерләре теленнән йомшаграк.

Заманында Денистә 1200 дән артык йорт булган. Сугыш алды елларында авылда бер-бер артлы чыккан ике янгын аркасында йортлар шактый кимегән. Хәер, янгыннар гына да сәбәпче булмагандыр моңарга. Күпләп зимагурлыкка китү шул ук сугыш алды елларында бар татар авылында да кагылган бит. Бүген Денистә йортлар саны 520 генә. Хәер, “генә” дип әйтү килешмәс тә, чөнки шул ук Казан арты үлчәменнән караганда, бу зур сан. Авылда 1200 кеше яши,  шуның яртысы – пенсионер. Җирле урта мәктәптә 142 бала белем ала. Укыту әлегә татарча. Хәер, татарлык монда нык – урамда булсын, клубта булсын, ичмасам хет бер кеше русча сөйләшсен. Авылга газ кергән, тик менә юл Денискә килеп терәлеп кенә калган. Шуңа яңгыр яуса яз-көз көннәрендә урамнар җәяү дә үтә алмаслыкка әйләнә. “Үзгәртеп кору гына харап итте, Горбачев әз генә соңрак башлаган булса да юллы булып кала идек без”, ди Денис агайлары. Монда вакыт бездәгегә караганда бер сәгатькә алдарак йөри.Шуннан башка аерма юк та кебек Татарстан авыллары белән. Тик менә…

Кич. Җирле Мәдәният йорты директоры Әгъдәс әфәнде белән клуб янында басып торабыз. Клубта концерт башланырга тиеш. Халык агылып килә концертка. Тик менә араларында, ичмасам күңел өчен генә булса да, ник бер исерек булсын. Бар, бар бездәге авылларда да концерт куйган бар. Кайвакыт: “Бу авылда бер генә булса да айнык кеше бармы икән соң?” – дип тә уйларга туры килә. Ә монда – юк. “Эчкәлиләр, бездә дә эчкәлиләр, – ди Әгъдәс абый. – Ну салган кеше урамга чыгып күренеп йөрми бит инде. Балачага бар, картлар бар дигәндәй, оялырга кирәк”. Менә шулай. Дин тәэсир дияр идең – Денистә кайбер чи мишәр якларындагы кебек бу яктан катылык та юк. Авылда  ике мәчет эшли, җомгаларга халык күпләп йөри-йөрүен… Юк, монысы гап-гади тәрбия, күрәсең. Әнә бит һәр үткән балага кадәр кычкырып: “Исәнмесез”, – дип үтә яннан.

Бүген Дениснең төп проблемасы – эш. Җирле “Марс” хуҗалыгы бар-барын, тик ул бик күптән “тере” акча түләми, натуралата түләгәне дә бик аз. Шуңа күпләр район үзәгенә, башка якларга эшкә йөри. “Безнең якта колхозларда хәлләр шәбрәк…” – дип башлаган идем, авылда эшләүче Айдар мине кырт бүлдерде. “Сүләмә инде, беләбез, – диде ул, кулын селтәп. – Татарстаныгызда да авыллар артык мантымый. Лениногорск, Чиремшән районнары авылларына йөреп торабыз – бездән дә хәерчеләр” . Татарстан Лениногорск һәм  Чиремшән белән генә бетми бит әле ул дияр идең – Шенталы районы белән алар нәкъ менә чиктәш шул…

Ләкин ни булса да Денис халкы яшәүгә ныгытып ябышкан. Урам саен яңа өйләр, капка төбе саен машина. “Күбесе күрше чуаш-мукша авылларыннан бозау сатып ала да үстереп сата” – диделәр авылда. Соңгы вакытта фермер булып яшәүчеләр дә пәйда булган икән. Ә җәй көннәрендә Денис урамнары гөрләп тора. Баксаң, авылда туып-үскән бик күпләр Себер якларында эшли икән. Моннан 25-30 ел элек ике ир Төмән ягына чыгып киткән Денистән. Бераз эшләгәч, алар үз якларына туганнарын дәшеп алган. Шуннан киткән инде. “И-и, Себердә гел безнең халык анда, – диде бер Денис апасы. – Әнә минем ике малай, кияү, апаның  малае – бар да шунда. Акчалары да шәп чыга”.

Мишәрләрнең күпләргә үрнәк булырдай сыйфаты шул – үз яныңа үзеңнекеләрне җыю, ярдәмләшү, һәм менә инде Себерләр хәзер җәй саен яшәргә авылга кайта, монда йорт торгыза икән. Нәкъ шушындый ук хәлне күршедәге Камышлы районы авылларында да күрергә туры килгән иде. Ә йорт салынган авыл яшәячәк әле ул. Шүңа бу татар авылларының киләчәгендә өмет бар. Денис халкының тагын бер ягы күзгә ташлана – ул ниндидер самимилек. Менә нәкъ бездәге авылларда 20-30 ел элек булган гадилек, чисталык. Монысы бәлки минем субъектив карашмамдыр. Ләкин авыл халкы белән сөйләшкәндә дә, өйләрдә кунак булганда да миңа шул сиксәненче елларга элеккәнмен кебек тоелды. Хәер, монысы бәлки чын, чиста татар авылына эләгүдән күңел тулганга гына шулай тоелгандыр…

Илфак Шиһапов

“Ватаным Татарстан”.

2006 ел.

Фикер калдыру