Денис авылы мәктәбендә Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте

КатегорияМилләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта


zxjKqgZLA3gБүген, 7 декабрьдә, Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе узды.

Бу чараны Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Денис авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгедә Камышлы, Шен­талы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 60ка якын бала катнашты.

samtatnews.ru

Фикер калдыру