Денис авылында Мәүлид кичәсе

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Шенталы районы, Денис авылында яшәүче мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен зурлап каршы алдылар.

Бу көнне өлкәннәр дә, мәктәп балалары да Мәдәният йортына күпләп килгәннәр иде. 5 нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин азан әйтте, ә мәхәллә имамнары – Җәгъфәр Хәлимов һәм Шакир Гарифуллин Коръән аятьләре укып багышладылар һәм бәйрәмгә килүчеләрне олуг бәйрәм белән котладылар.

Мәктәп директоры Рәфыйк Минһаҗев пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламнең дөньяга килүеннән башлап Раббыбыз тарафыннан аңа пәйгамбәрлек ирешүенә кадәр бәян итте. Ә ак сакаллы бабайлар салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Авылдашларыбыз Әхтәм Ихсанов һәм Мәүлемҗан Галимов та пәйгамбәребез рухына дога кылдылар.

Денис авылы мәктәбе укучылары башкарган “Әссәләмүгаләйкүм” мөнәҗәте, “Әнкәмнең догалары” җыры бу бәйрәмдә бик урынлы яңгырады. Ә Җәүдәт Хөснуллин укып күрсәткән “Сак-Сок” бәете йөрәкләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. “Ак әби” роленә кергән 11нче сыйныф укучысы Лилия Галиуллина залдан “Икмәкне хөрмәт итү кирәклеге”, “Мөселман кешесенә хас сыйфатлар”, “Ислам дине нигезләре” темаларына сорашулар үткәрде. Тамашачылар сынатмадылар, җаваплар тулы һәм кызыклы булды. Ульяновскида яшәүче авылдашыбыз хаҗи Минәхсән Ихсанов та кичәдә катнашып, Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларыбыз рухына Коръән укып багышлады. Шулай икенде намазы вакыты да килеп җитте, һәм халык намазга басты.

Олуг бәйрәмебезнең икенче өлеше соңрак, фойеда хәзерләнгән мул табын янында дәвам итте.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

Рәсемдә: Җәгъфәр хәзрәт Коръән аятьләрен укый.

 

Фикер калдыру