Дәртле биючеләрне күргәч, дәртләнә күңел!

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсенең Камышлы авылында “Әйлән-бәйлән” дип аталган икенче Регионара татар милли бию фестивале булып үтте.

…Җирдә яз. Кешеләргә җы­лылык биреп, кояш елмая. Кыр­лар, авыл урамнары, тау бит­­ләре хәтфә белән түшәлгән ди­ярсең. Инде уянган бөреләр керфекләрен ачкан бер миз­гелдә Камышлы төбәгенә ерак­лардан кунаклар килеп төште.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Камышлы район администрациясе оештырды.

Ике турда һәм яшьләре буенча төрле номинацияләрдә узган бу бәйге үзенең мәйданына бик күп талантлы биючеләрне туп­лады. Сайлап алу турында Пох­вистнево районы Гали авылы, Шенталы районы Денис авылы, Оренбург өлкәсенең Северный районы Кызыл Яр авылы, Богырыслан шәһәре, районыбызның барлык авылларыннан  бию коллективлары һәм аерым биючеләр катнашты.

Сайлап алу туры бик кызу барды. Жюри әгъзаларына тирләп-пешеп эшләргә туры килде, чөнки һәр биюче үзен­чәлекле, талантлы, оста, дәрт­ле. Ә бию коллективларын әйтеп тә торасы юк! Чыгышлар­ны караган тамашачылар кай­сыларына торып басып кул чаптылар, биючеләрне хуплап сызгырдылар, тыпырдадылар. “Ярмәк вагы”н типтерүчеләр тамашачыларның күңелендә ае­руча дәрт уятты.

Фестивальнең гала-кон­цер­ты башланыр алдыннан барлык кунакларны, бәйгедә катнашкан биючеләрне, алар­ның җитәкчеләрен Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде.

…Сәхнәдә яшьлек дәрте. Төсләр балкышы. Чибәр, сылу егетләр-кызлар, бию ритмнарын алмаштырып, тамашага җы­елган халыкның игътибарын сәгатьләр буена биләп тордылар. Үз-үзләрен тотышларының табигыйлеге һәм гадилеге, хә­рәкәт белән белдергән хис­ләр бай­лыгы – боларның һәм­мә­се сәхнә белән залны мизгел эче­нә бер дулкынга көйләп куйды.

Ерак араларны якын итеп килгән “Казан” дәүләт бию ансамбленең чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде, күңелләрне хушландырды.

Менә, ичмасам, бәйрәм булды бу! Аллы-гөлле милли күлмәкләр, чиккән камзуллар, каюлы читекләр, бизәкле тү­бәтәйләр, калфаклар кигән кыз­лар, егетләр Камышлы сәх­нәсен дер селкеттеләр, тузанын туздырдылар. Бу бәйрәмне күрми калганнарның күңелләре озак сыкрар әле!

Менә фестивальнең лауреатлары, дипломантлары һәм башка лаеклы урыннарны яу­ла­ганнарның исемнәре яң­гы­рады. 10-15 яшьлекләр арасыннан 1нче урын – Яңа Усман авылының “Наз” коллективына, икенче, өченче урыннар Шенталы районы Денис авылының “Мизгел” һәм “Тамчы” коллективларына бирелде.

Башлап биючеләр арасыннан 1нче урынга – Камышлыдан Илмира Әхмәтшина, икенче урынга – Иске Усман авылыннан Роза Максимова, өченче урынга Гали авылыннан Әлфия Латыйпова лаек булдылар.

16-25 яшьлекләр арасында Камышлы авылыннан Гүзәл Исламова һәм Руслан Кәбиров дуэты – 1нче, Гали авылыннан дуэт (Яшьлек биюе) – 2нче, Камышлыдан дуэт (Кошлар биюе) 3нче урынны яуладылар. Башлап биючеләр арасында Денис авылы кызы Алия Галиуллина – 1нче, Гали авылы егете Айдар Насыйров – 2нче, Денис авылыннан Лилия Галиуллина 3нче урынга лаек булдылар.

25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында башлап биючеләрдән 1нче урын – Северный районы Кызыл Яр авылы егете Рәфис Фәрраховка, 2нче, 3нче урыннар Гали авылы чибәрләре Рузия Моратовага һәм Гөлнара Кариповага бирелде. Коллективлар арасында – 1нче, 2нче урыннарга – Камышлы авылыннан “Чишмә” коллективы һәм “Яраланган йөрәк” биюен башкарган дуэт, 3нче урынга Гали авылыннан парлы бию башкарган дуэт лаек булды.

“Ярмәк вагы”н башкаручылар сәхнәгә берәм-берәм чыгып биеделәр. Алар арасында олылары да, урта яшь­тәгеләре дә, балалар да бар иде. Олылар арасында Мохтар Баһаутдинов – 1нче урынга, Мәрьям Сәгыйдуллина – 2нче урынга, Җария Сәяхова 3нче урынга чыктылар. Урта яшьтәгеләр арасында Рәфыйк Шәрәфетдинов – 1нче урынны, Мөнирә Сәгыйдуллина – 2нче урынны, Гамилә Вәлитова 3нче урынны яуладылар. Балалар арасында Вәсимә Фәрдиевага – 1 нче урын, Ранил Гыйниятуллинга һәм Тимур Сафинга – 2нче урын, Юлия Шамкаевага 3нче урын бирелде.

Менә фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле – Гран-при бүләген тапшыру вакыты җитте. Бәйгенең иң югары исеменә һәм бүләгенә Богырыслан шәһәреннән “Зоренька” ансамбле лаек булды. Ә тамашачыларның күңелен яулаган Вәсимә Фәрдиева махсус бүләккә лаек  дип табылды, һәм аңа бәйрәмнең иганәчесе Рөстәм Хисмәтов телевизор бүләк итте.

Бәйрәм ахырында Камыш­лының өченче Бөтен­россия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале лауреаты, “Халкым минем-2010” иҗат фестивале, бишенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры Гран-при бүләкләренә лаек булган “Ак каен” татар фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәтләре.

Фикер калдыру