“Диләфрүзгә дүрт кияү” – башкортларча

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Самараның татар тамашачысы спектакльләр карарга бик ярата, бигрәк тә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия драма театрында куелганнарын. Соңгы тапкыр камаллылар 2011 елның мартында Самарага алып килгән танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның егерме елдан артык сәхнәдән төшмичә уйналган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен – яңартылган музыкаль комедияне тамашачы бик тә ошатты, үз итте.

Ә менә 18 сентябрьдә 19 сәгатьтә “Диләфрүзгә дүрт кияү”не самаралыларга “ТЮЗ-СамАрт” (“СамАрт” яшь тамашачылар театры) бинасында Уфадан Башкортостан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры коллективы үз уйналышында күрсәтергә җыена.

Спектакльне сәхнәгә режиссер Илнур Муллабаев куйган, музыкасын Ш.Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Юлай Үзәнбаев язган.

Сәнгать сөючеләрне тугандаш башкорт дусларыбызның шушы спектаклен карарга чакырабыз.

Фикер калдыру