Дин сабагын яхшы беләсеңме?

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Өлкәбезнең Похвистнево шәһәрендә татарлар күп яши. Шуңа да биредә ике мәчет булуы куандыра. Гали авылы егете Фидаил Нураевның 100 кеше сыярлык ашханә бинасында мәдрәсә дә ачылды. Бирегә читтән килеп укучылар өчен куну урыннары да бар.
21 июньдә мәдрәсәгә укучы балалар кабул итү башланды. Бүген анда 20гә якын укучы дини белем ала. Аларны укыткан икенче мәхәллә мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов тәнәфес вакытында уеннар да уйната икән. Ашханәдә укучылар өчен ашларны төрләндереп, хәләл ризыклардан балалар яраткан пиццалар, төрледән-төрле пироглар пешерәләр, кавын-карбыз, соклар белән сыйлыйлар. Мәдрәсәгә хатын-кызлар да бик теләп йөри.
Күптән түгел биредә укучы балалар өчен дин сабакларын белү буенча бәйге уздырылды. Ике катлы яңа мәчеткә шактый гына халык җыелып, чарага килгән Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов сөйләгән вәгазьләрне тыңлады. Ә җомга намазыннан соң балалар әти-әниләре, зур имамнар алдында җавап тоттылар. Әлбәттә, бу алар өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта шатлыклы да вакыйга булды.
Сораулар бик күп бирелде: “Ислам” сүзе нәрсәне аңлата?”, “Намазга ничә фарыз?”, “Ничек дөрес тәһарәтләнергә?”, “Хәләл һәм харам ризык нәрсәсе белән аерыла?”, “Пәйгәмбәребезнең туган һәм үлгән еллары?” Әле 3 атна гына укуларына карамастан, балалар бу катлаулы сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, догалар, сүрәләр дә укып күрсәттеләр. Бу вакытта әти-әниләренең күзләрендә – шатлык яшьләре, йөзләрендә горурлык хисләре иде.
Жюри әгъзалары Расих хәзрәт Вакказов һәм шәһәрнең яңа мәчете имамы Минвәли хәзрәт Гыйззәтуллин:
- Йөрәгебез белән барыгызга да беренче урынны бирер идек, тик кагыйдәләрне бозарга ярамый, – дип бәйгедә катнашкан балаларга рәхмәт әйттеләр һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар.
Беренче урынны яулаган Илдар Сафиуллинга – догалар язылган бик матур стена сәгате, ә икенче урынга чыккан Камилә Вәлетдиновага Аятелкөрси догасы белән рәсем бүләк иттеләр. Ә Гөлсем Мөхәммәтьярова өченче урынга лаек булды һәм ачылмалы сәгать белән бүләкләнде. Ул рәсемнәр бәйгесендә дә өченче урынны яулады. Икенче урында Ләйсән Кәримова иде, ә иң матуры дип Чулпан Латыйпованың эше аталды.
Бәйгедә катнашкан калган балаларга да оештыручылар бүләкләр өләште.
Өлкән дин кардәшләребез дә игътибарсыз калмады. Похвистнево районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Илһамия Кәримова Фидаил Нураевка мәчет сүрәте төшерелгән рәсем тапшырды. Мәдрәсәгә йөргән балаларның әти-әниләре исеменнән шундый ук бүләк белән Илнур хәзрәт Гайнетдинов та бүләкләнде.
Чарада Илһамия Кәримовага, 87 яшьлек элеккеге имам Ягъфәр хәзрәткә, 85 яшен тутырган пенсионер укытучы Сәлимә апа Төхвәтуллинага, килгән ата-аналарга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бу очрашудан өлкәннәр дә, балалар да чын ләззәт алды. Илнур хәзрәт Гайнетдинов шәкертләр өчен мондый бәйгеләр киләчәктә Мәчәләй, Мансур, Гали авылларында да узачак, дип белдерде.

Саимә Морзаханова.

Рәсемдә: Илнур хәзрәт Гайнетдинов шәкертләре белән.

Кунак булып килделәр, дуслар булып киттеләр
Самара өлкәсендә 2011 елдан бирле “Мини-футбол буенча халыклар дуслыгы турниры” үткәрелә. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең «Идел» футбол командасы бу турнирда катнашып, соңгы өч елда беренчелекне беркемгә дә бирмичә, гел җиңүләргә ирешеп килә.
«Бердәмлек” газетасыннан шундый хәбәрләр укыган саен шатланып, татар командасы җиңүенә сөенеп, җае чыккан саен татар егетләренең казанышлары белән мактанып алырга яратабыз. Ә кем бу команданы оештырган, ничек итеп шундый оста футболчылар тапкан, аларны командага оештыра белгән һәм, ниһаять, каян акча алып тора соң? Кемнәр алар, милләтебезне үстерүче татарлар, дип бик сирәк уйланабыз.
Самара өлкә администрациясе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, милли командалар арасында мини-футбол буенча турнир уздыру турында карар чыгаргач та, Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни җәмгыятьләре, “Крылья Советов” командасы җанатарлары, ГУФСИН һәм полиция, студентлар һәм иҗтимагый оешмалар үз командаларын җыярга керешәләр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең ул чактагы башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин: “Татарларның да футбол командасы булырга тиеш. Алынсак, без дә команда булдырачакбыз!” – дип, җиң сызганып эшкә алыналар. Шул елда ук безнең команда ярышта катнашып, беренче үк булмаса да, призлы урынны яулый. Ә инде егетләр бер-берсен яхшырак белә, тренировкаларны ешрак үткәрә башлагач, “Идел”гә тиң башка команда булганы юк. Менә быел да, ике ай элек кенә, Куйбышев мәйданында үткәрелгән бәйгедә егетләр ике көн көрәшеп, “Милләтләр кубогы”н яулап алганнар иде. Хәзер инде менә Казанга, татар командалары чемпионатына барырга әзерләнә башлаганнар.
“Футболчыларыбызга ял кирәк”, – дип, Рифкать Хуҗин команданы Гали авылының “Ямьле йорт” агротуризм үзәгенә алып барырга ният итә. Үзәкнең хуҗасы Расих Латыйпов та моңа бик шатланып риза була. Күптән түгел футболчылар хатыннары, балалары белән “Волгопродмонтаж” оешмасы биргән автобуска төяләләр дә безнең Гали авылына килеп төшәләр. Кунакларны Расих Мөҗәһит улы үзе каршы алды, “Ямьле йорт” үзәге буйлап аларга экскурсия оештырды, аннары барысын да чын татарча итеп әзерләнгән аш-су табыны янына чакырды. Милли ризыкларны авыз итеп, хуш исле чәйләр эчеп туйган кунаклар кайсы атка, кайсы дөягә, кайсы квадрациклга атланып, Гали авылын, кыр-болыннарыбызны карап йөрделәр. Хәер, биредә актив ял итү өчен барлык шартлар да булдырылган, иренмәскә генә кирәк.
Ә төшке аштан соң авылыбызның футбол командасы самаралыларны дусларча матчка чакырды. Бик шәп уен булды бу. Самаралылар җитез булсалар да, безнекеләр дә бирешмәде, яхшы уйнады егетләр, афәрин! Әллә кунаклар тыйнак, әллә хуҗалар кунакчыл булганга, уен 2:2 исәбенә тәмамланды. Мондый очракта “дуслык җиңде” диләр. Шулай итеп, кунак кына булып килгән шәһәр егетләре авыл егетләренең чын дусларына әверелделәр.
Вакыт табып, “Идел” командасы капитаны Илдар Галиев һәм тренеры Җәмил Шәрипов белән сөйләшеп алдым. Алар бертавыштан: “Безгә монда барысы да ошады! Табын да мул, һавасы да рәхәт. Гали футболчылары да шәп уйный икән, шактый ук тирләттеләр безне. Расих Мөҗәһит улына һәм Рифкать Туктар улына шундый яхшы ялыбыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Рифкать әфәнде – безнең команданың матди ярдәмчесе дә, рухи җитәкчесе дә бит ул. Шәхси проблемалар килеп чыкканда да гел аның белән киңәшәбез. Без оештыручыбызга ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез”, – диделәр.

София Сәлимова.

Чит ил кунаклары – Галидә
Милләтебезнең рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уңган-булганлыгын якыннан күрергә теләүчеләрне гел Гали авылына кунакка алып киләләр. Ә авыл халкы өчен кунак каршылау – шатлык кына ул. Чит төбәкләрдән килгән канкардәшләребез белән аралашкан саен күңелләрдә яңадан-яңа ачышлар туплана, аларның яшәеш-көнкүрешләрен белү авыл кешесен рухи яктан баета.
Менә бүген дә бездә кунаклар. Австралиядән Гамил Садри һәм Кытайдан Малик Вәлиев әфәнделәр Казанда безнең авыл турында ишетеп белгәннәр дә барысын да үз күзләре белән күрергә теләгәннәр. Башкортостанның Туймазы шәһәре эшмәкәре Фәнир Галимов, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, кунакларны, хатыннары белән бергә, Галигә алып килгән дә инде. Аларга Татарстанның халык артисты җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Туймазыдан Тәлгать Газзафаров та кушылган.
Кунаклар беренче чиратта мәктәпне карап чыктылар. Киң заллар, якты класслар, матур йорт буйлап йөргәндә аларның йөзләреннән гаҗәпләнү хисе китмәде. Авылдашыбыз, танылган эшмәкәр Дания ханым Тулова зур чыгымнар белән мәктәпне төзекләндергәннән бирле, горурланып бөтен кунакларга да күрсәтәбез. Кайберәүләр Гали мәктәбен Казанның затлы уку йортлары белән тиңлиләр.
Урамнары аша үткәндә кунаклар авылның зурлыгына сокланып бардылар, ә инде “Ямьле йорт” агротуризм үзәгенә килеп туктагач, тагын да гаҗәпләнә төштеләр. Биредәге хозурлык, аш-су осталары әзерләгән мул табын, төрледән-төрле йорт хайваннары, ял итү өчен булдырылган башка уңайлыклар аларны әсир итте.
Агротуризм үзәге хуҗасы Расих Латыйповның әле тагын колбаса цехын да, түбә калайлары ясау производствосын да, авылыбыздагы башка фермерларның уңышлы эшен дә, шәхси хуҗалыклардагы яшелчә парникларын һәм терлек мал тулы сарайларны да караганнан соң, Аллаһының рәхмәтендә булыгыз, дип, кунаклар иң җылы хисләр кичерүләре турында белдерделәр. Кунакларга күчтәнәч итеп авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев минем шигырь җыентыкларымны тапшырган икән. Үзем дә килеп җиткәч, кунаклар миннән автограф алдылар. Мондый игътибар күңелемә май булып ятты.
Австралия һәм Германия татарлары, гомер буе чит илләрдә яшәсәләр дә, матур итеп чын татарча сөйләшәләр, балаларын да яшьтән үз телебезгә өйрәтәләр икән. Ни кызганыч, безнең Гали авылында балаларны русчага гына өйрәтеп үстергән гаиләләр бар. Ата-аналар үзара рус телендә сөйләшкәч, бала нәрсәгә өйрәнсен инде?
Австралия кунагы Фирдәүс ханым Садри миңа баш яулыгы бүләк итте һәм үземне кунакка чакырды: “Самолет белән 20 сәгать очасың да Австралиягә килеп кунасың!” – дигәч, көлешеп алдык.
Кунаклар белән саубуллашканда йөрәк түремдә бихисап күп сүзләремнең, әйтелмәгән хисләремнең төйнәлеп калуын сиземләдем. Вакыт тар, тормыш тиз, аралар ерак шул хәзер. Шулай аерылыштык. Саубуллашканда кунаклар шушы матур очрашуны оештырган Расих Латыйповка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Әйе, ул килгән һәрбер кунакны шулай кочак җәеп каршы ала, зурлап кунак итә, ә китүчеләргә күчтәнәч тә биреп җибәрә әле. Аллаһы Тәгалә бу киң күңелле кешенең сәламәтлеген арттырса иде, дип тели-тели кунаклар юлга кузгалды.
Саимә МОРЗАХАНОВА.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру