Дини бәйрәмгә сәяхәт

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап уздырган “Мәүлед ән-Нәби” бәйрәмендә Ставрополь районы Выселки урта мәктәбеннән без – 3 – 7 сыйныф укучылары да катнаштык.

Татар теле укытучыбыз Тәнзилә апа Хәйруллина кушканча, без башта Тольятти мәчетендә җыелдык. Кайберәүләребез бирегә беренче тапкыр килгәнлектән, апа безгә экскурсия оештырды. Рамиль хәзрәт мәчет төзелеше турында сөйләп бирде. Бу Аллаһы йортында шундый рәхәт икән, җаннарыбызга ниндидер тынычлык иңде.

Бераздан җиңел машиналарга төялеп, Самарага юл тоттык. Сөйләшә-сөйләшә баргангамы, вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Әнә Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сарае да күренә башлады.

…Бирегә халык бик күпләп җыелган иде. Сәхнәдән ислам диненә нигез салучы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт турында бик күп сөйләделәр. Мәктәптә татар телен өйрәнүебезнең файдасын да күрдек – күп мөнәҗәтләр, күренешләр татар телендә яңгырадылар һәм без барысын да аңлап тордык.

Бәйрәм тәмамлангач, безне Самараның Җәмигъ мәчетенә алып киттеләр. Ул безгә таныш иде инде, чөнки узган җәй без биредә оештырылган “Ислам динен беләсеңме?” дип аталган викторинада катнашкан идек. Ул вакытта Тәнзилә апабыз белән ныклап әзерләнгәч, икенче урынны алган идек һәм безгә – сеңелем Асиягә, дустым Ильмирага һәм миңа призлар биргәннәр иде.

Шул викторинаны оештырган абыйлар белән бу юлы да очрашырга туры килде. Алар да безне онытмаганнар, килеп күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Өйлә намазынннан соң ашатып-эчереп, бүләкләр биреп озаттылар.

Мәүлид бәйрәмендә чит төбәкләрдән килгән яшьтәшләребез белән аралашу, дуслашу, телефоннар алышудан да бик нык тәэсирләнеп кайттык. Шундый матур бәйрәмнәр оештырган абыйларга һәм апаларга зур рәхмәт.

Хәнифә САДРИЕВА,

Выселки урта мәктәбенең

5 сыйныф укучысы.

Ставрополь районы.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру