Дини белем – яктылыкка илтүче юл

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Гали авылында “Мөселман мәгарифе. Тәҗрибә һәм перспективалар” дип аталган регионара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул “Гали” мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган иде.

Чарада хөрмәтле кунак-лар булып Россия мөсел-маннарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкә администрациясенең депутатлар корпусы һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәт-тәшлек итү идарәсе җитәкчесе Дмитрий Холин, Самара губерна Думасы депутаты Александр Ларионов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Оренбург өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Барый Хәйруллин, Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

Чараны ачып җибәргән “Гали” мәдрәсәсе ректоры Минтаһир Сираҗев бу дини уку йортының тарихына тукталды. Гали авылында мәдрәсә 1860 еллардан бирле эшли. 1926 елга кадәр биредә төрле төбәкләрдән килеп белем алганнар. Шул ук елда мәдрәсә бинасында мәктәп ачыла, ә 1975-1985 елларда анда Нугай һәм Красный Мост авылларыннан килеп йөрүче укучылар өчен интернат, шулай ук балалар бакчасы урнаша. 1991 елда авыл аксакаллары Мөҗәһит Латыйпов, Лотфулла Йосыпов, Рәфгать Бадукшин һәм башкаларның тырышлыгы белән балалар бакчасы ябылып, мәдрәсә бинасы яңадан кайтарыла.

Гали” мәдрәсәсе үз эшен 1992 елда башлап җибәрә. Ул вакытта илдә мондый дини уку йортлары аз булганга, биредә СССР ның төрле почмакларыннан: Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Саратов, Самара һәм башка өлкәләрдән, Башкортостан, Татарстан, Мәскәү, Төркмәнстан, Кырым, Казахстан, Литва якларыннан килүчеләр укый.

Мәдрәсәнең беренче ректоры булып Габделәхәт хәзрәт Мингачев билгеләнә. Аннан соң бу вазифаны Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Мөҗәһит Латыйпов, Рәфкать Бадукшин, Наил Курмаев башкаралар.

Елдан-ел мәдрәсәдәге шартлар камилләшә бара. 2009 елда биредә капиталь ремонт ясала. Бүгенге көндә ул дини уку йорты булып кына калмый, монда шулай ук дини бәйрәмнәр дә, олылар һәм балалар өчен төрле чаралар да уздырыла.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөселманнар өчен гыйлемнең нинди мөһим урын алып торуын билгеләп үтеп, мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп торучы Расих һәм Мөдәррис Латыйповларга, Равил Мостафинга, Дания Туловага, Җавит Төхбәтшинга, шулай ук мәдрәсә ректоры Минтаһир Сираҗевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Конференциядә Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетының педагогика кафедрасы доценты Ринат Кәлимуллин, Россия Ислам университетының уку-методик идарәсе җитәкчесе, тарих магистры Ирина Ардаширова, Россия Ислам университеты ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин “Исламда толерантлык”, “Мәд-рәсәдә укытуны оештыру”, “Ислам мәгарифе, аны гамәлгә ашыру юллары” дигән мөһим темаларга докладлар ясадылар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов динлелекнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруда һәм әхлаки тәрбия бирүдә төп нигез булып торуы турында сөйләде. Ә Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Рамил Кәримов – Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов мәдрәсәгә шәкертләрне туплау проблемасын хәл итү юлларын тәкъдим итте. Чувашстандагы Шыгырдан авылының “Гулистан” мәдрәсәсе ректоры, мөфтинең яшьләр белән эш итүче урынбасары Наил Ямалетдинов яшь буынны тәрбияләүдә мәхәллә роле турында сөйләп үтте. Ә Самараның “Дуслык” иҗтимагый татар җәмгыяте җитәкчесе киңәшчесе Идеал Галәүтдинов гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Ислам культурасы нигезләре” предметын укыту турында доклад ясады һәм шулай ук “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевтан мәд-рәсәгә акчалата бүләк тапшырды.

Конференциядә фикер алышкан мәсьәләләр ислам мәгарифе үсешендә мөһим урын алып торалар. Һичшиксез, әлеге чара Россия мөселманнарының бер-ләшүендә, дини мәгариф өлкәсендә бердәм принцип-лар булдыруда, дәүләт, башка конфессияләр, төрле социаль катлам вәкилләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыруда зур роль уйный. Чарада катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә һәм дини мәгарифтә тәҗрибә уртаклашырга теләк белдерделәр.

Римма Нуретдинова.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру