Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Бүгенге форум татар телендә, милли рухта үткәрелә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген мөселман яшьләре форумының алтынчы көне. Ул тулысынча татар телендә, гомумән, милли рухта уза. Форум кысаларында милли бәйрәм – Сабан туеның оештырылуы моңа дәлил булып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте вәкиле Айзирәк Гәрәева сөйләде.

Искәртеп үтик: мөселман яшьләренең II форумы Болгарда үткәрелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Төмән, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән 120ләп делегат катнаша. 16 июльдә башланган форум иртәгә төгәлләнәчәк. Атна дәвамында мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашты, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, белән очрашты.

Бүгенге чаралар иртәнге сәгать 10да башланган. Иң элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләгән. Ул яшьләргә гыйлем алу үзенчәлекләрен аңлаткан. Аннары егетләрне, кызларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм әлеге район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сәламләп, аларга үзләренең нәсыйхәтләрен әйткән. Шуннан соң кунаклар һәм яшьләр Ак мәчеткә җомга намазына җыелган. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барган. Җомга вәгазендә ул бәрәкәтле чорда яшәвебезне билгеләп: “Бүген Татарстанда 1,5 меңләп мәчет эшли. Бөтен республикага нибары 13 мәчет калган заманнар да булган. Хәзер исә динебез үсештә, иманлылар саны көннән-көн арта бара. Бүген дә республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык”, – дигән. Ул яшьләргә ялган сүзләргә ышанып, ялгыш юлга кереп китүдән сакланырга, галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш итәргә киңәш иткән.

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесе җиңүчеләре арасында үзен татар санаган рус кызы да бар

 Конкурста киләсе елга шамаилләр музее ачылачагын игълан иттеләр
 Бүген Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Икенче тапкыр үткәрелгән бәйгегә Казан, Азнакай, Мамадыш, Яр Чаллы калаларыннан, Россиянең Владимир, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләреннән юлланган 200дән артык заявка теркәлгән.

Бәйгенең шорт-битенә кергән шамаилләрдән “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 3 мәйданчыгында күргәзмәләр эшләнелгән. Ислам мәдәнияте музее исә “Гаилә мирасы буларак шамаил” конкурстан тыш номинациясендә шамаилләрне тәкъдим иткән.Оештыручыларның һәм жюри әгъзаларының берсе, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, быелгы бәйгенең аермасы конкурска профессиональ эшләр күп юлланылган булуда.

“Конкурска җибәрелгән эшләр, минем фикеремчә, профессиональ яктан бик нык үскән. Катнашучыларның саны узган елгы кебек бер тирәдә, әмма былтыр балалар эшләре бик күп иде. Быел исә без ул номинацияне булдырмадык, шуңа да карамастан, “Минем гаиләмнең шамаиле”ндә шактый күп кеше катнашты”, – диде ул. Аның сүзләренчә, бу бәйге турында күп кенә профессиональ рәссамнар ишетеп белә башлаган. Приз фонды да былтыргыга караганда зуррак. Иҗатчыларга бераз булса да матди ярдәм күрсәтү максатыннан, урыннарны берничә кешегә бүлеп түгел, ә бер катнашучыга гына тапшырырга ниятләгәннәр.

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен бары татарча гына уку турында карар кабул ителергә мөмкин

 

Бу хакта мөселман яшьләренең II форумын ачу тантанасыннан соң, журналистларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде, дип хәбәр итә “Татар информ”. “Әлеге тәкъдим белән кайбер хәзрәтләребез чыкты. Мин дә бу фикерне хуплыйм, чөнки телебез юкка чыга бара. Динебезгә турыдан-туры карамаган, әмма аны саклый торган өч нәрсә бар, ул да булса – гореф-гадәт, тел һәм милли кием, дип әйтеп калдырган Шиһабетдин Мәрҗани.

Шуңа күрә аларны сакларга кирәк”, – диде ул.
Мөфти билгеләп үткәнчә, бу карар татар телен аңламаган кешеләрне вәгазь тыңлау, белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз түгел. Рус телендә вәгазьне башка көннәрдә оештырырга була. Хәтта җомга да, әйтик, ахшам намазы алдыннан. Ләкин вәгазьләребез, гыйбадәтләребез, мәчеттә аралашу да татарча булса, яхшы булыр иде, диде ул.
“Казанда берничә мәчеттә генә русча сөйлиләр. Татар теленә өйрәнү авыр түгел. Өстәвенә, мәчетләр каршында рус телле якшәмбе курслары эшләп килә. Хәтта безнең Галиев мәчетендә дә дәресләр атнасына 6 тапкыр русча һәм нибары 1 мәртәбә татар телендә үткәрелә”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Шул ук вакытта ул җомга вәгазьләренең генә фәкать татар телендә алып барылачагын ассызыклады.
Карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында кабул ителергә мөмкин. Пленумның Корбан гаетенә кадәр уздырылачагы билгеле (Корбан гаете быел 12-14 сентябрьдә була).

Ислам университеты төзелә башлады

19 – 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган

VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде

Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус – 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөфтиләрне, имамнарны һәм мәчетләребезнең актив әгъзаларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Кунакханәләргә урнашып беткәч, безне төрле биналарда – “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип күңелләребезне үсендерде ул.

Кытайда “Бөтендөнья мөселман шәһәре” аттракционнар паркы ачылган

World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән

(Рига, 1 июль, «Татар-информ», Дмитрий Родионов, Гөлшат Ганиева). Кытайның Иньчуань шәһәрендә “Бөтендөнья мөселман шәһәре” (World Muslim City) аттракционнар паркы ачылган. Бу хакта инглиз телендәге «China Daily» газетасына сылтама белән «Благовест-инфо» дини мәгълүматлар агентлыгы хәбәр итә.

Паркның төп капкасы Таҗ-Махалга охшатып ясалган, ә “мөселман шәһәренең” 8 гектарлы мәйданында Истанбулдагы Зәңгәр мәчет, Таҗ-Махал мавзолее һәм башка күп һәйкәлләрнең күчермәләре ясалган. Бирегә килүчеләргә мөселманча киенергә тәкъдим итәләр. Парк бинасындагы язуларда гарәп мотивлары бар.

Җирле хакимият паркка гарәп илләреннән бай туристлар килүгә исәп тота. Алар өчен парк янында кунакханәләр, конгрес сарайлары төзелгән.

Белешмә өчен. Иньчуанда хуэйлар – ислам динен тотучы кытайлылар яши. Алар Кытайда яшәүче күпчелек халык телендә сөйләшә, әмма алардан диннәре буенча аерылып тора.

World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән.

Буада яңа мәдрәсә салына

Хәзерге мәдрәсәдә урын җитми

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Буада яңа мәдрәсә төзелә башлады. Бу хакта районның “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә чагыштырмача яңа ич әле. Тагын бер мәдрәсә төзү кирәкме, дигән сорау куя газета.

“Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек тулы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда май-сыр комбинаты биналары иде. Озак “эшсез” тордылар. Безгә территорияне анда мәдрәсә төзү шарты белән кайтардылар. Гамәлдәге гыйлем алу йорты гөрләп тора. Анда яшь шәкертләр дә, олылар да дин сабагы алалар. Мәдрәсәдә укучыларга кысан була башлады. Күз алдына китерегез, шунда тулай торак, ашханә, уку бүлмәсе, уңайлыклар чамалы гына. Яңа бинада, иншалла, барысы да әйбәт булыр иде. Территорияне дә төзекләндерергә уйлыйбыз”, – дип белдерә директор Рәшит хәзрәт Маликов җирле басмага.

Мәдрәсә тарихи урынына кайтарыла. Элеккеге мәдрәсә агачтан булган, хәзер таштан төзелә. Тәрәзәләрдә, кәрнизләрдә элеккеге мәдрәсәнең архитектура стиле кабатланачак. Гамәлдәге мәдрәсәдә дә тәрәзәләр элеккечә ясалган.

2015 елның 10 октябрендә булачак мәдрәсәнең истәлек ташы салынган. Төзелешкә халык, оешма-предприятиеләр хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 500 мең сум акча хәйрия акчасы җыелган. Бу эшкә буалыларның өлеш кертүләренә ышаналар. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итә.

“Ярдәм”дә бүгенге ифтар Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы булышлыгында үткәрелә

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Күрү сәләтен югалткан кешеләрне укыту-тернәкләндерү эшләре белән гомуммәгълүм “Ярдәм” үзәге һәм мәчете биләмәләрендә быел да рамазан ае дәвамында ифтар ашлары уздырыла. ТР Диния нәзарәте андагы рамазан чатырында бүгенге ифтарны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә үткәрә. Бу хакта Генераль консуллык хәбәр итә.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” вәкиленә бүгенге ифтарның традицион дини мәҗлес булуын, бер яктан да үзгә түгеллеген әйтте. Казанда яшәүче төрекләр дә киләчәкме икәнлеге турында мәгълүматы булмавын әйтте. Сукырлар, начар күрүчеләр һәм мәчетебезгә даими йөрүчеләр булачагын әйтте. “Төркия консуллыгы былтыр да ифтар уздыруда катнашкан иде, бу шушы матур багланышның дәвамы”, – диде Илдар Баязитов.

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне үткәрелә. Рамазан аенда “Ярдәм” мәчете чатырына ифтарга журналистларны, язучыларны, шагыйрьләрне бергә җыю традициягә әйләнде. Ул инде 3 нче ел рәттән шулай үткәрелә. Чираттагы ифтарда милли-мәдәни, шигъри программа тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьләр яңа дини шигырьләрен укый, әдипләр хикмәтле сүз әйтәчәк, дип вәгъдә бирде аны оештыручы “Ярдәм” фонды.

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Мәскәү татар яшьләре “Рамазан чатыры”нда катнаша

Фото:shater-ramadana.ru

Яшьләр үзләре дә ифтарлар оештыра

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршындагы мәйданда оештырылган “Рамазан чатыры”нда бүген яшьләр кичәсе уздырыла. Анда Мәскәү татар яшьләренең дә катнашып чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте.

“Рамазан чатыры” – Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән, ел саен оештырыла торган үзенчәлекле агарту-мәдәни проекты. Чатыр көн саен 600гә якын кешене җыя. Анда мәдәни программалар һәм бәйрәм мәҗлесләре үткәрелә.

Эмиль Фәйзуллин әйтүенчә, Мәскәү татар яшьләре Рамазан аенда аеруча актив. Бүген, әйтик, “Рамазан чатыры”ндагы яшьләр кичәсендә кимендә 50 егет һәм кыз катнашуы планлаштырыла. Алар арасында ифтар мәҗлесен оештыруга ярдәм итүчеләр, ягъни волонтерлар да бар. Программа 19.50дә башлана, ифтар 21.18дә була.

Татар яшьләре үзләре дә бәйрәм мәҗлесләре оештыра. Мисалга, Рамазан ае башында Мәскәү татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән шундый ифтарларның берсе 80ләп егетне һәм кызны җыйган. Иртәгә исә башкаланың Битца паркында ифтар оештыру ниятләнә.

Эмиль Фәйзуллин 30 июньдә “Рамазан чатыры”нда Татарстан кичәсе уздырылачагы, анда да татар яшьләренең күпләп катнашачагы турында әйтте.

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

  Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының “2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында”гы указы белән 5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм алды көнне яки 4 июльдә эш көне яки смена 1 сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 2016 елның 5 июле – эш көне булмаган бәйрәм көне.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”ТР мөфтие Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясендә чыгыш ясады

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максаты белән оештырылды, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Аерым алганда, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады. “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта, дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, – дип саный ТР МДН рәисе.

Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтвәләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен, шулай ук, аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.

Мөфти хәзрәтләре федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында әйтте.

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар

Кадер кичендә
Төннең өченче өлешендә
Азан белән камәт арасында
Яңгыр яуганда
Зәмзәм суы эчкәндә
Сәҗдә вакытында
Фарыз намазларыннан соң
Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга)
Рамазан аенда
Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы
Ата-ананың баласына карата догасы
Мөсафир кешенең догасы
Ураза тотучының догасы
Авыз ачканда

Корбан нисабы күләме билгеле булды

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24 сентябрьгә, пәнҗешәмбе көнгә, туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килеште. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук гает намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, шул рәвешле, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалулар 3 көн рәттән махсус урыннарда башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Питрауда Пелагея татарча җырлады (ВИДЕО)

Ифтар ашларына килик, бергәләп дога кылыйк – ТРМДН

Кичә кояш баеганнан башлап, Һиҗри буенча рамазан ае керде, мөселманнар өчен ураза башланды. Узган еллардагы кебек, быел да Татарстанның байтак мәчетләрендә ифтар ашлары уздырырга ниятләнелде. Ифтар ашларына килик, бергәләп дога кылыйк, дип чакыра ТР мөселманнары Динитя нәзарәте үзенең сайты аша.

Түбәндә ай дәвамында авыз ачу мәҗлесләре уздыручы Казан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итәбез:
“Гаилә” мәчете
(Җ.Фәйзи ур., 2)
Әл-Мәрҗани мәчете
(К.Насыйри ур., 17)
Тынычлык бистәсе мәчете
(Мирный бистәсе)
“Ярдәм” мәчете
(Серов ур., 4а)
“Казан нуры” мәчете
(Чистай ур.)
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә
(М.Гафури ур., 67)
Хузәйфә мәчете
(Ю.Фучик ур., 53)
Ризван мәчете
(Х.Мәүлетов ур., 48а)
Мәдинә мәчете
(Курчатов ур.4а)
Кабан арты мәчете
(Һ.Такташ ур., 26).

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде

Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләндеШуның буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Голәмәләр утырышы үткәрелде

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Кичә Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына кагылышлы дини мәсьәләләрдә сөйләшү алып барды.

Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарларга килделәр: рамазанның беренче көне – 18 июнь; беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла, рамазанның соңгы көне – 16 июль. Димәк, 17 июльдә – Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә бертавыштан килделәр.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, – 100 сум, йөзем бәясенә карап, – 500 сум.

Фидия сәдакасы – 200 сум.

Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.

Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 28 июньдә башланган иде.

Киемең нинди?

news_11379Аллаһ бәндәләр өчен ике төрле кием яралткан. Берсе – күзгә күренә торганы – безнең оят җирләребезне каплап, үзебезне хайваннардан өстен, аерым икәнебезне күрсәтер өчен. Чөнки кешеләрдә оялу сыйфаты бар, хайван ояла белми, аңа кием кирәк түгел.

Әмма кеше башка, ул акыл белән зиннәтләнеп, Әдәм, ягъни намаз укучы дигән исем алып, Җир йөзенә хәлифә итеп куелган. Барча мәхлукат аңа хезмәт итә. Безнең вазифа – җирдәге нигъмәтләрнең барысыннан файдалану һәм Аллаһка итагать кылу. Итагать кылабызмы? Кушканнарын үтибезме? Кием мәсьәләсен карыйк. Гаурәт җирләр каплаулымы соң? Юк. Гаурәт күрсәтеп кеше көлдерәбез, кеше кызыктырабыз, кеше аздырабыз. Хәзер җилбәзәкләр генә түгел, күренекле артистларыбыз да сәхнәгә менеп, халыкка гаурәт күрсәтәләр дә, шуны сәнгать дип аңлатмакчы булалар. 70 яшькә җитүче кайбер артистларыбыз да чәч тузгытып, итәк күтәреп йөрүне, артистлар, сыер мөгезе куеп, җилен тагып, лифчик киеп, үгез сораучы сыер булып уйнауны “сәнгать” дип атыйлар.

Кием турындагы аятьнең ахырында Аллаһ Раббебез: “Тәкъвалык киеме бирдек, тәкъвалык саклау киеме хәерледер”, – диде. Аллаһ Тәгалә безне тышкы бозыклыклардан саклау өчен, күзгә күренми торган кием белән төреп алган икән. Галимнәр аны “биокыр” дип атыйлар. Киемебез оятыбызны гына түгел, үзебезне дә саклый икән. Никадәр шәрә йөрсәк, безне саклаучы көч, ягъни энергия кырыбыз, яман кешеләрнең күз карашындагы бозыклык белән кушылып, зарарланып, безне саклау сәләтен югалта.

Талак, талак, талак – бу сүзләрне хәзер смс белән генә җибәрәләр икән

news_11237Бүген аерылышу да заманча төсмер алган икән. Бер ханымның ире телефоннан аңа хәбәр язып җибәргән. “Талак, талак, талак. Мин синнән аерылам”.

Хатынының йөкле булуына да карамастан, чит ханым янына яшәр­гә киткән дә барган. Ба­ланың туганын да күрмәгән, бала табу йортына да барып алмаган, бер тиен акча да бирмәгән. Соңгы вакытта йөкле хатыннарын ташлап китүчеләр шактый күбәйде, әлбәттә. Әмма “талак” сүзен тел белән әйтмичә, телефон аша гына язып җибәрү дөресме соң?

Аерылышу хакында яки талак дип фәкать ир-ат кына әйтә ала. Коръән буенча хатын-кызга андый хокук бирелмәгән. Ул үзенең мәнфәгатьләрен бары тик үзенең әтисе, абыйлары ярдәме белән  генә якларга мөмкин. Әгәр ир хатынына карата дөрес мөгамәләдә булмаса, аерылышу мәсьәләсен­дә мөселманнар хөкемдары – имамга мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Аерылышу сүзе ачык ише­те­лергә тиеш. Гарәп теленнән кер­гән “талак” сүзен яки аның тәр­җе­мәләрен әйтергә мөмкин. Мә­сәлән, “мин синең белән аерылышам”, “сиңа – талак”, “син ирекле” дигән сүзләр ярый.
Өч тапкыр талак әйтү аерылышу өчен нигез була аламы? Дин белгечләре үзләре дә бу хакта шактый бәхәсләшә. Кемдер аерылышу өчен өч тапкыр талак әйтү генә җитми, бу процесс өч тапкыр кабатланырга яки “син ирек­ле” дигән сүзне тугыз мәртәбә кабатларга кирәк дип уйлый.
Коръәндә шунысы мәгълүм: ир-ат хатынына талак әйткәннән соң өч ай көтәргә тиеш. Хатын-кызның өч тапкыр күреме кил­гәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә. Ә ир шул өч ай эчендә хатынын ашатырга, эчер­тергә, киендерергә тиеш. Әгәр инде хәләлен кире кайтарырга тели икән, шул өч ай эчендә хәл итәргә кирәк.

Кайда сез, ирләр, яки Альфонслардан сак булыгыз!

news_10986Абый белән авыл урамы буйлап атлыйбыз. Икебез дә шушында гомер кичердек, шушында сакал агарттык, шуңа күрә авылдашларны гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләренең дә бай­тагын әйбәт таныйбыз. Каршыбызга тормышының иң төбенә төшкән классик шәһәр бомжы кыяфәтендәге бер кеше килә. Шешенгән йөзле, кызыл чырайлы мондый адәмнәрнең яшен билгеләрлек түгел: син җитмештә дип уйласаң, ул утыз­да гына да булырга мөмкин.

Күңелгә: “Тагын шәһәр бомж­ларын авылга кайтарып ташлаганнар мәллә?” – дигән уй килә. Моннан берничә ел элек шундый бер трюк ясап караганнар иде, барып чыкмады, бомжлар икенче көнне үк шәһәргә җәяүләп тайдылар, чөнки авылда эшләми генә җәм­гыять җил­кәсендә тамак туйдырып яту өчен кимендә йә әтиең, йә әниең булу кирәк. Шулар канаты астында гына җан саклый аласың. Ә нәсел-нәсәпсез бомжга иң кулай урын шәһәр инде.
Каршыга килүче сәер кыяфәтле персонажны үтеп киткәч, абыйдан сорыйм: “Кем булды бу?” Абый да танымаган икән. Каршыга килү­че­ләрдән сорыйбыз: “Фәләнов бит”,  – дигән җавап ишетелә, минем бе­лән мәктәптә бер чордарак укыган күрше авыл егетенең фамилиясен атыйлар. Икебез дә аһ итәбез, кайчандыр без белгән янып торган чибәр йөзле егеттән күләгәсе дә кал­маган хәтта. Ишеткән идем аны: Мәскәүдә яшәгән икән, эчкән өчен хатыны куып чыгарган, хәзер әти-әнисе йортына кайтып эчеп ята, утын-газын өзгәннәр, күрше-тирә та­выкларына кул суза башлаган дип.

Яулыклы һәм түбәтәйле балалар Сабантуйга җыела

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы тапкыр республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында үтәчәк.

Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, узган ел әлеге чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган. 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.

Узган елны чараны оештыруны башлап йөргән Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Азатлыкка әңгәмәдә балаларга тиешле киемнәре белән килүләрен таләп итәбез дип әйткән иде.

Казанда Ураза гаетенә багышланган үзенчәлекле хәйрия концерты була

1 август сәгать 18.30да Татарстан башкаласының «Казан Арена» стадионында (Ямашев проспекты, 115а) хәйрия концерты була. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның мөбарәк бәйрәме Ураза гаете уңаеннан оештыра. Концертта дөньякүләм танылган нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы һәм башка мөхтәрәм дин әһелләре вәгазьләре дә көтелә, дип искәртә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Белешмә өчен:

Россия Иҗтимагый палатасы ифтары уздырылды

Россия Иҗтимагый палатасы һәм Мәскәү мөфтияте беренче тапкыр бергә Мәскәүдә ифтар уздырдылар. Әлеге чарада Россия сәясәтчеләре, депутатлары, хокук саклаучылар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле дин әһелләре мөселманнарны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котладылар.

 24 июльдә уздырылган Ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт ифтарга җыелганнарга ТР МДНнең эшчәнлеге,  Татарстан мөселманнары хакында сөйләде. Шулай ук Россия мөселманнары өчен Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның роле хакында билгеләп узды. “Шушы мәҗлескә җыйган Әлбир хәзрәт Крганов хакында берничә сүз әйтергә телим. Аны Татарстанда бик хөрмәт итәләр. Шулай ук без аңар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең билгеле бер проектларын хуплавы өчен рәхмәтле.  Аллаһы Тәгалә аңар Россиянең күп милләтле халкына, мөселманнар өммәтенә хезмәт итәргә көч, ныклык бирсен иде”, – диде ул.

Фитыр сәдакасын кемгә бирергә?

Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен, ай ахырында фитыр сәдакасы бирелә. Сәдака фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга – мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә.
Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) әйтте: Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын һәрбер ир-ат, хатын-кыз, гомумән, өлкән һәм кече яшьтәге барча мөселманнарга фарыз кылды. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр балалары үсеп, акча эшли башлаган яки аерым яши икән, фитыр сәдакасын алар үзләре өчен үзләре бирә.
Фитыр сәдакасын гаеткә бер-ике көн кала бирергә мөмкин. Тик гает намазыннан да кичектерергә ярамый. “Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, гади сәдакалардан китә”, дип фәтва бирә хәзрәтләребез.

«Ярдәм» мәчетендә Кадер кичен каршыладылар

Мөселманнар өчен кадерле булган изге Рамазан ае да ахырына якынлашып килә – соңгы дистә көннең дә 3-4 көне генә калып бара. Айның соңгы көннәрен сизепме, республика мөселманнары тагы да ныграк тырышлык күрсәтәләр.
Бу көннәрдә мәчетләрнең намаз залларына халык көннән-көн күбрәк килә, таңга кадәр гыйбадәт кылу гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп бара, ифтар мәҗлесләрен оештыруда катнашырга теләк белдерүчеләр саны да артып тора. Әйтерсең лә, һәр кеше әлеге изге айның әҗер-савабыннан кулланып калырга, күбрәк изгелек кылырга ашыга, бәрәкәтле тормышка, рухи чистарынуга омтыла.
24 июльгә каршы төндә мөселманнарның яраткан урынына әйләнгән «Ярдәм» мәчете дә үзенә кардәшләребезне җыйды. Ифтар мәҗлесендә күзләре начар күрүчеләр дә, шәһәребездә яшәүче мохтаҗ кешеләр дә, эшмәкәрләр дә, республикабызның танылган каләм ияләре, Иран ислам республикасыннан билгеле кунаклар да бар иде. «Ярдәм» мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә Рамазан ае дәвамында авыз ачу мәҗлесләре оештырыла, аларны оештыруга шәһәр мэры Илсур Метшиннан алып эшмәкәрләр, җырчылар һәм гади халык та үзеннән саллы өлеш кертеп килә.

Кабан арты мәчете ятим балаларны ZURИФТАРга җыйды

Татарстан башкаласында дистәләгән мәчет Рамазанда көн саен ифтар ашлары уздыра һәм һәркайсы бу чарага үзенчәлек кертергә тырыша. Казан үзәгендә урнашкан Кабан арты мәчете имамы Сәетҗагъфар хәзрәт Лотфуллин сүзләренчә, изге айларда ятимнәргә, мохтаҗларга, балаларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. 18 июльдә оештырылган ZURИФТАР дип аталган чарага Дәрвишләр бистәсеннән өч дистәдән артык ятим, төрле яшьтәге караучысыз калган балалар чакырылган иде. Аларны автобустан төшүгә мәчет мәхәлләсе кулларыннан тотып каршы алды һәм мәчеткә кадәр озата керде.

“Максатыбыз – аларның күңелләрендә кешелек сыйфатларын үстерү, ныгыту, рәхим-шәфкать күрсәтү, мәхәлләдәге кешеләр белән бертигез итеп күреп рухи яктан сау-сәламәт балалар тәрбияләү. Аларны ятим, ата-анасыз, үгиләр дип кимсетергә ярамый, ул балалар безнең дә балалар. Җылы, дус, тату шартлар тудырып, күңелләренә исламның мәрхәмәтле, ихлас, рәхим-шәфкатьле дин булуын салырга иде.

Ураза аенда дини гыйлем яхшы үзләштерелә

Азнакай мөселманнары Рамазан аен зур түземсезлек белән көтеп алды. Изге айда башкарылучы барлык хәерле гамәлләргә өстәп, Азнакайда ата-аналар инициативасы белән, мәчеттә балаларны укыту да оештырылды.
Рамазан аенда Татарстанга Төркия мәмләкәтенең Трабзон шәһәреннән махсус килгән Коръән-хафиз Исмәт Айдын 10-15 балага Коръәнне тәҗвит һәм мәкам белән матур итеп укырга өйрәтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Дин гыйлемен үзләштерергә теләгән Азнакай балалары Ураза ае дәвамында Бәкәра сүрәсеннән бер битне тәҗвитләп укырга өйрәнделәр. Укыганда ясалган хаталарын Исмәт абыйлары белән бергә төзәттеләр. Алар шулай ук намазда укылучы кыска сүрәләрне һәм догаларны ятладылар.
Беренче көннәрдә балаларга белем бик авыр бирелсә дә, берничә көн үтүгә алар ярыша-ярыша укый башладылар. Укытучылары бик таләпчән, ләкин гадел булып чыкты: төзәтәсе урында төзәтеп, яхшы өйрәнеп килгән өчен хуплап, һәр баланың күңелен күтәрергә тырышты. Ата-аналар да мондый дәресләр булудан бик канәгать калды. Интенсив рәвештә укыту бик файдалы булуга тагын бер кат инандык, ди алар.

Түбән Камада мохтаҗларга һәм инвалидларга булышалар

ТР МДН рамазан ае дәвамында республикакүләм акция уздыра. “Рамазан-изге гамәлләр ае” шигаре астында үтүче акция әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаудан, изге гамәлләр кылырга чакырудан һәм Татарстанда яшь мөселманнарның волонтерлар төркеме эшчәнлеген активлаштырудан, төрле хәйрия чаралары уздырудан гыйбарәт.

18 июльдә “Рамазан-изге гамәлләр” ае кысаларында нәзарәтнең хәйрия блеге җитәкчесе Гүзәл Идрисова һәм яшьләр бүлеге хезмәткәре Рита Бикбулатова Түбән Камада булдылар. Биредә алар район мөхтәсибәте белән берлектә инвалидларга һәм мохтаҗларга ризыклар таратуда катнаштылар.

Рамазан уңаеннан Түбән Кама иганәчесе шәһәрдә яшәүче мохтаҗларга 1000 данәт ризыклар тутырылган пакет әзерләгән. Ә Түбән Каманың җәмигъ мәчете әлеге ризыкларны таратыр өчен исемлек төзегән, мохтаҗларны барлаган. Мәчеткә йөрүчеләр  рамазан күчтәнәчләрен өлкәннәргә, инвалидларга, мохтаҗларга өйләренә кадәр илтеп бирәләр. 

Танылган татар абыстаена 90 яшь тулды

Танылган татар абыстае Рәшидә Ихсакова юбилеен билгеләп үтте.
Рәшидә абыстай 1924 елның 20 июлендә Татарстан Арча районы Күпербаш авылында күп балалы гаиләдә туган. Гаиләдәге 10 нчы бала туып туган кыз балачактан сугыш һәм сугыш елларыннан соңгы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татыган. Ул балачактан дини рухта тәрбияләнгән һәм башкалар белән  белемен уртаклаша башлаган. Рәшидә абыстай 40 елдан артык күпсанлы хатын-кызларга ислам нигезләрен өйрәткән. Социализм чорында бу эшне яшерен рәвештә, Тынычлык бистәсендә үз өендә эшләргә туры килгән. Үзгәртеп корудан башлап дәресләр Казан мәчетләрендә дәвам иткән.

Хәйрия бүлеге “Здравушка”да

15 июльдә ТР МДН хәйрия һәм яшьләр бүлеге “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен сабын кайнату буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә тәрбиячеләр белән бергәләп, сабын ясап карадылар. Шулай ук өлкәннәр балаларга  шәхси гигиена хакында сөйләделәр.

Тирә-юньдәгеләрнең игътибарлы карашы, яратуы балаларга куаныч алып килде. Аларның шатлыгы мәрхәмәтлерәк булырга, изге гамәлләрне дә күбрәк кылырга этәрә. 

Чаллы мөхтәсибәте балаларны куандырды

Чаллы мөхтәсибәте “Кояшкай” балалар һәм яшьүсмерләр үзәгендә Рамазан ае уңаеннан хәйрия акциясе уздырды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Күңелле старт” эстафетасы оештырылды. Әлеге хәйрия чарасында үзәктә тәрбияләнүче 50 дән артык бала катнашты. Мөхтәсибәт вәкилләре аларның һәркайсына спорт инвентаре һәм тәм-томнар өләштеләр. Балалар махсус оештырылган спорт бәйрәменнән бик канәгать калдылар.

Дини оешмалар Балтачта республикакүләм балалар Сабан туе уздыра

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте районның Бөрбаш авылында алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар Сабан туен уздыра.

Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, Сабан туенда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган.

1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла: 36 кг, 50 кг, 65 кг га кадәргеләр һәм аннан югарырак үлчәүдәгеләр.

Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер бүләк ителәчәк, дип вәгъдәли оештыручылар.

Данлыклы татар җырчысы Илһам Шакиров “Ярдәм” мәчетендәге ифтарга килде

42066150

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров Казандагы “Ярдәм” мәчетенә ифтарга килде. 

“Ярдәм” мәчетендә Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Шундый авыз ачу мәҗлесләренең берсенә Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Гукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам ага Шакиров килде. Данлыклы җырчы күрмәүчеләрнең “Ярдәм” мәчетенә һәм үзәгенә моннан алдарак та килеп киткән иде.

Ижауның “Иман нуры” мәчетендә Рамазан аенда Корьән тыңлыйлар

Ижауның “Иман нуры” мәчетенә көн саен йөздән артык ураза тотучы мөселман ифтарга җыела. Алар озын, эссе көннәргә карамастан, авырлык сизмәүләрен әйтә.

Җәйнең иң озын көннәре. Һавалар да бик эссе. Әмма “Иман нуры” мәчетенә йөрүче мөселманнар бер дә авырлык сизмибез дип уртаклашты.

“Рамазан аенда, иң беренче чиратта, кеше үзен тәрбия кылырга тиеш”, дип башлады сүзен “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов

Рамазан ае дини белем туплау ае. Шуңа да, дин кардәшләребез намаз башланырга күпкә алдан килеп, китаплар укып утырырга омтыла. “Иман нуры” мәчетендә быел яңалык та керткәннәр. Үткән елда Равил хәзрәт Рамазан аенда Согуд Гарәбстанында булган. Тәравих намазына җыелган кешеләр һәр көн Коръәннең бер өлешен дә тыңлаган. Шулай итеп ай буена изге китапны тулысынча укып чыканнанр. Андагы гадәтне биредә дә кулланырга булганнар.

Рәшидә абыстай Исхакова: «Бала – Аллаһ Әманәте, хатын-кыз аны таба гына»

Булачак язмамның герое – барлык мөслимәләрнең остазбикәсе дип танылган, бик күпләрне намазга бастырган Рәшидә абыстай Исхакова турында һәрбер газета-журналда саллы-саллы язмалар күп дөнья күрде. Алты баласына дөрес тәрбия биреп, иманлы итеп үстереп, бүген иң бәхетле Ак әби булып яшәвен дә мин шул язмалардан укып, зәңгәр экраннардан күреп белгән идем инде.

Ләкин үзем дә күпбалалы әни буларак, күңелемдә бала тәрбияләүгә кагылышлы шактый гына сорауларым да җыелган иде. Аларга җавапны озын гомер юлы үткән шундый тәҗрибәле тәрбиячедән аласым килү мине аның катына алып килде.
Таныш түгел урам буенча барганда күзләрем биек зур таш пулат эзләде. 13 ел буе Татарстан диния нәзарәте мөфтие булып торган Госман хәзрәтнең әнисе нишләптер мәһабәт йортта яшәргә тиештер дип уйладым. Каршымда башка авыл өйләреннән берние белән дә аерылмаган, яшелгә буялган җыйнак кына йортны күргәч, булачак героема ихтирам-хөрмәтем үзен күргәнче үк бермә-бер артты. Дөнья малы артыннан кумый, сүзе белән эше аерылмый торган кеше икән. Капканы ачып, ишегалдына үтәм. Анда  хуҗаларның уңган икәнлекләрен күрсәтеп торучы гөлбакча шау чәчәктә.

Минтимер Шәймиев дөньяда иң зур басма Коръән нашире Недьян Браташевец белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика Фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул 8-11 нче июльдә Казанда уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашырга килгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“ARC Group” басмаханәсе 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 нче елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең истәлек билгесе бинасында тора.

Коръән “АКИБАНК” ААҖ идарәсе рәисе Илдар Гәләветдинов һәм “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды ярдәмендә булдырылды.

Очрашу алдыннан ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты һәм фондның аны тормышка ашыру буенча эшчәнлеге белән таныштырды.

Уразадагы футболчылар башкалардан ким уйнамый

Дөнья футбол беренчелеге ахырына якынлашып килә. Быел ул Рамазан аена туры килде. Уеннар узган Бразилиядә ураза вакыты көненә 13 сәгать ярым тирәсе булды. Шуңа да карамастан, дистәләгән мөселман футболчысы ураза тоткан килеш стадионнарга чыкты.

ФИФА һәм төрле илләрнең футбол такымнары хуҗалары шәхси кагылсызлыкны истә тотып, ураза тотучы уенчыларның исемнәрен атамады. Шуңа да карамастан, ураза тотуның уен сыйфатына бәйлелеге белән кызыксынган журналистлар бу мәсьәләгә битараф кала алмады.

Германия такымы уенчысы, чыгышы белән төрек Месут Өзил, Швейцария такымыннан чыгышы белән Косово албаны Жердан Шакири, Гранит Дҗака вә Валон Бехрамий сәламәтлеккә зарар килү мөмкинлеген әйтеп, беренчелек дәвамында ураза тотмаячакларын әйтте.

Шул ук вакытта Франция футбол җыелмасыннан сенегаллар Бакари Санья, Мамаду Сако һәм малилы Муса Сисоко, Германиядән тунислы Сами Хедира, Бельгия такымыннан малилы Муса Дембеле, мароканлы Маруан Феллайни вә албан Аднан Янузай бу хакта әйтмәүне хуп күрде.

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды.

Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды.

Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Санкт–Петербург һәм төньяк–көнбатыш мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Равил Панчеев җитәкчелегендә дини мәҗлесләр Нева буендагы шәһәрдә һәр елны зур оешканлык белән үтә.

Ураза тотучыларга файдалы киңәшләр

Ничек тукланырга?

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың.

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе – күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы – организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Хаҗга җыенучыларга менингококк вакцинасы киңәш ителә

Хаҗ кылырга теләгән мөселманнарга быел алдан вакцина кадату киңәш ителә. Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенең Башкортстан бүлекчәсе хәбәр итүенчә, быел Согуд Гарәбстанга баручылар мотлак менингококк инфекциясенә каршы прививка ясарга тиеш.

Быел хаҗ вакыты 27 августтан 30 сентябрьгә кадәр билгеләнгән.

Башкортстанда мәчетләр саны арта. Бер ай эчендә ачылган җиде мәчетнең берсе Тәтешле районы Үрге Тәтешле авылында урнашкан. 800 м2 мәйданы булган дин йорты 250 кешегә исәпләнгән.

Ураза иманны ныгыта (СОРАШТЫРУ)

Мөселманнар көтеп ала торган изге Рамазан ае башланды. Игелекле һәм изге  гамәлләр ае бу. Начар эшләрдән, гайбәт- боһтаннан, ялган сүз, хөсет адымнардан да тыелырга кирәк. Рамазан ае кешеләр өчен бер лакмус кәгазе кебек – үз-үзеңне сынап карарга мөмкин, чөнки бу айда шайтаннар адәм баласын котырту-аздырудан тулысынча мәхрүм, алар бу айда богаулы хәлдә көн итә. Димәк, ураза тота алмауны да, башка дини йолаларга битараф булуыңны да шайтанга сылтар җирлек юк. Унтугыз сәгать ярым ашау-эчүдән, бозык уйлар һәм якынлык кылудан тыелу, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору бөтен кешегә дә җиңел түгелдер. Шулай да ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәүче милләттәшләребез дә күп икән, шөкер.

“Намаз вакытлары” программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасы мөселманнарының  Диния назәрәте карамагындагы “Хузур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен “Намаз вакытлары”ның русча варианты эшләнде.

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, – дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

ИМСАКИЯ 2014

“Намаз вакытлары” программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасының Диния назәрәтенең “Хузур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен “Намаз вакытлары”ның русча варианты эшләнде. 

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, – дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

Рамазан аенда дөрес туклану мөһим

Күп кенә илләрнең мөселманнары, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, 28 июньдә ураза тота башлый. Беренче тәравих намазы 27 июнь көнне кояш баегач укылачак. Ураза вакыты тәүлегенә егерме сәгатьләп  дәвам итәчәк.

Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системы ныгуы сәбәпле ифтар, сәхәр вакытларында ашау-эчүнең сыйфатына әһәмият бирү кирәклеген әйтә. Табибә, мөслимә Мәликә Ямгурова Азатлыкка сөйләвенчә, ризакларның җиңелчә булуы кулай. Уразаның рухи яктан булган әһәмиятен дә ассызыклады.

“Беренче чиратта, уразаны Аллах ризалыгы өчен тотабыз, аның төп файдасы – Аллаһка гыйбадәт кылуда, ягъни без фарызны үтибез. Калганнары өстәмә буларак килә, әлбәттә, ураза ихтыяр көчен ныгыта, чөнки без көннең якты өлешендә ашаудан-эчүдән тыелырга тиеш, сабырлыгыбызны тәрбияли. Ә теләсә кайсы шундый тыелу дисциплинага өйрәтә, кеше үзен контрольдә тота башлый”, ди ул.

Бүген журналистларга татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде

Бүген Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телендәге “Ураза” китабы тәкъдим ителде. Матбугат очрашуы якынлашып килүче Рамазан аена багышлап оештырылган.
Камил хәзрәт әйтүенчә, бу китапта элеккеге танылган авторлар тарафыннан язылган дини тәгълиматлардан, башка китаплардан өзекләр дә кертелгән. Биредә ураза төрләре, аны тоту кагыйдәләре, моның әҗере турында мәгълүмат урын алган. Һәр хәдисне кайсы китапта табып булу турында искәрмә бар.
“Бу китап гади тел белән язылган. Дини лексика, катлаулы терминология кулланылмаган. Гадәттә, китапларда борынгы дини сүзләр күп кулланыла, бу гади укучы өчен бик үк уңайлы түгел. Без хәдисләрне тәрҗемә иткәндә, дини лексиконнан качарга тырыштык”, – дип белдерде Камил хәзрәт.

Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Әюпов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә, иман һәм Ватан хакына намуслы хезмәте, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасларын саклауга, Россия халыклары һәм  традицион дини конфессияләре вәкилләре  арасында тынычлык, татулык, һәм игелекле хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Сабир улы Әюпов “Әбу Бәкер радыяяЛЛаһу анһу” дәрәҗәсендәге “Әл-игътисам”–“Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. 

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе баш мөфти  Шәех ул- Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин  имзалаган карар нигезендә әлеге бүләккә Татарстан Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Яр Чаллы  имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да лаек булганнар.  

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады.

Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге бергәләп оештырды.

Велокросска теләгән һәркем катнаша алды. Велосипедлары булмаучыларга “Ярдәм” мәчетендә арзанга гына велосипедлар биреп торылды.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар Баязитов һәм Рөстәм Батров та катнашты.

“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының эшли башлавына 10 ел, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә 1 ел тулуга багышланган кичә мөфтиләр, имам-мөхтәсибләр катнашында узды

Күзсез язмышка дучар булганнарга күзлеләр ярдәм итеп яшәргә тиеш.

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 1 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев башкаруындагы мөнәҗәт белән башланган кичәдә шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Чаллы, Нурлат һәм Ульяновск имамнары һәм сукырлар өчен эшли торган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, Кече залны шыгрым тутырып (бик күп кеше аягөсте торды) килгән мөслимәләр, иганәчеләр, күзләре зәгыйфьлектән инвалид булган мөселманнарга һәртөрле ярдәм итүчеләр һәм шундый ярдәмне тоючылар катнашты. ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һ.б. рәсми затлар да “Ярдәм”нең изге юлын хуплап һәм аның җитәкчеләрен хөрмәтләп, Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә, “шөкерана мәҗлесе”нә килгән иде.

Мөселман яшьләренә дөньякүләм танылган спортчы мастер-класс күрсәтә

11 июньдә Россия мөселман яшьләре берлеге “Tiger Fight Gym” спорт клубы белән берлектә мастер-класс уздыра. Мөселман яшьләренә дөньякүләм танылган спортчы Баһаутдин Габбасов мастер-класс күрсәтәчәк. Әлеге спортчы 9 мәртәбә Россия, 6 мәртәбә дөнья чемпионатында җиңгән.

Танылган спортчы республикага беренче тапкыр килә, шуңа күрә спорт чарасына кадәр берлек вәкилләре кунакка Казанны күрсәтәчәкләр, Татарстанда ислам таралуы тарихы турында сөйләячәкләр.

Мастер-класс Казанның 108нче спорт мәктәбендә уздырыла. Мәктәп Карьер бистәсендә урнашкан. Спорт чарасын ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.

Баһаутдин Габбасов яшь егетләргә саклану ысулларын күрсәтер, спорттагы уңышлары һәм диннең рухи һәм физик чыныгу алуда роле хакында сөйләр, сорауларга җавап бирер дип көтелә.

Мөслимәләр нәзарәттә курслар үтә

Россия мөселман яшьләре берлеге нәзарәттә “21 гасыр хатын-кызы. Ислам – хәзерге заман һәм киләчәк дине”  дип аталган проект кысаларында кызлар өчен чираттагы чараны оештырды. Кызлар өчен курсларны мөселман киемнәре модельеры һәм психолог Фәкия Ларина уздыра.

Бу юлы мөслимәләр җәмгыятькә яраклашу, үз урыныңны табу темасына сөйләштеләр. Киләсе 13 июньдә узачак дәрес гаиләдә хатын-кыз роленә багышланачак.

Курслар бары тик хатын-кызлар өчен һәм бушка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелә.  

“Остабикә” конкурсында Норлат, Мөслим, Арча мөслимәләре җиңде

4 июньдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтаеузды. Корылтай кысаларында “Остабикә” конкурсы үткәрелде.

Бәйгедә Татарстанның 25 районыннан үзен күрсәтә белгән иң сәләтле мөслимәләр катнашты. Алар жюрига үзләренең бәйләү, чигү, ризык әзерләү буенча мөмкинлекләрен күрсәтте.

Конкурста Татарстанның Норлат районыннан Гөлназ Җамалиева (1 нче урын), Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева (2 нче урын) һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина (3 нче урын) җиңүче дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омсикның “Танылган ризыклар” ширкәте хәләл ит ризыкларын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе белән төзелгән килешү нигезендә җитештерә. Ширкәткә ит ризыкларының шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

Моннан берничә ел элек кенә хәләл ит, хәләл пилмән, манты кебек ризыкларны Омски кибетләрендә табу мөмкин түгел иде. Хәләл итне бары тик халык телендә “Казачий” дип йөртелгән базарда һәм авыл хуҗалыкларында гына сатып алырга була иде.

2008 елда хәлләр үзгәрде, Омски мөселманнарына өлкәдә җитештерелгән хәләл ит ризыгын шәһәрнең эре сәүдә йортларында сатып алу мөмкинлеге туды – шәһәр читендә урнашкан Ростовка бистәсендәге “Себер” кошчылык фабрикасында хәләл тавык ите җитештерелә башлады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дини мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды

Бүген ТР ДНнең дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләренең Уку-укыту – методик берләшмәсе эш төркеме киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге белгечләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты. Дини мәгариф вәкилләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР ДН матбугат хезмәте.

Нәзарәтнең  фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты һәм укыту планнары белән таныштырдылар. Эш төркеме әгъзалары “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” юнәлеше буенча (башлангыч һәм урта әзерлек) урта һөнәри дини белем стандартларын һәм якынча уку планының соңгы вариантын кабул иттеләр.

Шулай ук эш төркеме мәдрәсәләрдә укытылачак программалар турында фикер алышты, мәдрәсәләрнең мөмкинлекләрен бәяләде.

“Ак мәчет” мәдрәсәсендә 29 мөслимәгә диплом тапшырылды

2 июньдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә яңа чыгарылыш булды. Бу юлы мәдрәсәнең читтән торып һәм кичке бүлекләрен тәмамлаган 29 мөслимәгә дини урта белем алулары хакында дипломнар тапшырылды.

Тантана сәбәпчеләрен ошбу шатлыклы вакыйга белән мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котладылар һәм мөслимәләргә мәдрәсәдә өч ел дәвамында алган белемнәрен халыкка җиткерүдә уңышлар теләделәр. Мәдрәсәне тәмамлаучылар, үз чиратында, гыйлем алу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырган “Ак мәчет” мәдрәсәсе директорына, мөгаллимәләргә һәм мөгаллимнәргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга үзләре әзерләгән бүләкләрне бирделәр.

Шулай ук мәчет ихтыяҗлары өчен дип җыелган садака да тапшырылды. Мөслимәләрнең чыгышлары бик тә тәэсирле булды. Алар һәр мөгаллимәнең, мөгаллимнең хезмәтләренә аерым-аерым тукталдылар, аларга хас сыйфатларны аерып күрсәттеләр. Үзләрендә дә шундый сыйфатлар булдыру өчен тырышачакларын белдерделәр.

Вәлиулла Якуп васыятьләре

12-14 июньдә Казанда  900 имам һәм дини мәгърифәтче катнашлыгында  “Милли тормыш һәм дин” шигаре астында татар дин әһелләре корылтае  оештырыла. Бишенче тапкыр үтүче бу форумны   Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан президенты каршындаus дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы оештыралар. Форумда катнашучылар 14 июньдә  үтүче Изге Болгар җыенында да катнашачак. Бу чараларда ислам дине һәм хәзерге җәмгыять, милли яшәешнең актуаль  мәсьәләләре тикшерелә.

«Дөнья» студиясе архивында  2012 елның 19 июлендә атып үтерелгән Вәлулла хәзрәт Якуп белән аның  һәлак булуына 7 атна калгач  яздырылган әңгәмә сакланган. Аны Римзил Вәли алып бара. Беренче өлеш. Әңгәмәнең ахыры киләсе көннәрдә сәхифәгә куелачак.

Очар өчен ике канат кирәк

Бала тәрбияләү хатын-кыз әхла­гына турыдан-туры бәйле. XX га­сырның ахыры хатын-кыз обра­зына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан, хатын-кызны рульгә утыр­тты, кулына тәмәке тоттырды, чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз гореф-гадәтләребез югалып, оныты­лып торганда яшәешкә чит тради­цияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулысынча диярлек чагылыш тап­ты. Туташ һәм ханымнарыбызның гарәп һәм төрек киемнәренә, хиҗапларына төренүе дә – шушы хәлләрнең нәтиҗәседер. Ни өчен бүген мәктәп балалары­на яулык бөркәндерү мәсьәләсенә шулкадәр зур игътибар бирелә, ул мәхкәмәләргә куела, матбугат битләре шул хакта төрле язмалар белән тула?

Мин бу күренешләрнең асылын яшәешебездә гармония югалу белән бәйлим. Дини гыйлемнәр белән дөньяви гыйлемнәрнең ка­мил пропорцияләре җимерелүдә күрәм.

Крганов “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне”н булдыру тәкъдиме белән чыкты

Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир Крганов Татарстанда һәм Татар конгрессы югарылыгында, “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне” дип аталган истәлек көнен булдыруны сорый.
“Татарстанда һәр елны 26 апрельдә туган тел көне зурлап уздырылуын, Татарстан дәүләт телләрен үстерү буенча аерым программалар эшләнелүен һәм аларда югарыда телгә алынган мәсьәләләр чагылыш табуын беләбез. Әмма, “Татар әлифбасы һәм язма мирас көнен аерым билгеләп узу, күтәрелгән мәсьәләләргә тагы да игътибарны җәлеп итәр иде.

Республикада беренче хәләл ярминкә узачак

24 май көнне “Казан” агросәнәгать паркында беренче республика “Хәләл” ярминкәсе узачак. Сату иртәнге 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәдә Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары үзләре җитештергән хәләл стандартларына туры килгән ит һәм сөт продуктларын, тәм-томнар, ярмалар, тәмләткечләр, балык, бал һәм башка товарларны тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр күңел ачу чараларында катнаша, бәйге, викториналарда бүләк ота һәм лекциләр дә тыңлый алачак.

Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, Татарстан мөфтие мөрәҗәгать белән чыкты

Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итә.

“21 май Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен
рәсми кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы да мәгълүм: Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бабаларыбыз Ислам юлын бу вакыттан күпкә иртәрәк чорда сайлаган – бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән тарихи чыганаклар шул хакта сөйли. Бүген без, Аллага шөкер, – бабаларыбыз сайлаган Ислам юлын дәвам итүчеләрдән. Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездүн соң килгән буынга җиткерер өчен тырышабыз.

Ислам динен рәсми кабул итү көне ул, мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына да бер дәлил. Күп гасырлар дәвамында илебездә мөселманнар өммәте динебезгә таянып эш йөрткән, тормышларын алып барган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль роликлар белән сайт эшләтеп җибәрә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган социаль роликларны лучший-мир.рфдип аталган сайтка “Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!” шигаре астына туплады. Сайтта барлыгы 40 видеоролик урнаштырылачак, ә аларны телеканналлар һәм интернет массакүләм мәгълүмат чыганакларында тарату Рамазан аенда тормышка ашырылачак. Шуңа игътибар итәргә кирәк: бу сайт нәзарәт әзерләгән роликлар аша тормышыбыздан алынган изгелек кылу мисаллары белән үзара уртаклашу, алар хакында башкаларга да җиткерү, шул рәвешле, бергәләп яхшылык кылуга омтылу булып тора. Теләгән һәркем сайтка кереп, кылынган изге гамәлләр хакында язып җибәрә ала, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, әлеге роликлар тирә-юнебездәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булырга чакыра, шулай ук туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга өнди.

Республикакүләм ислам викторинасында 700дән артык бала катнашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге “Зәкят” хәйрия фонды белән берлектә узган ял көннәрендә Болгарның “Ак мәчет”ендә республика күләмендә ислам викторинасын уздырды. Ислам буенча гыйлемнәрен сынарга Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700 дән артык бала җыелган иде. 5-9 сыйныф укучылары ике көн дәвамында ярыштылар. Викторина шимбә көнне малайлар, якшәмбедә кызлар арасында узды.

Чарада мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, балаларны районнардан оештырып алып килгән район мөхтәсибләре катнашты. Мөхтәрәм дин әһелләре чарага җыелучыларны мөфти исеменнән сәламләделәр һәм балаларга уңышлар теләп, дини гыйлем алырга чакырдылар. Баш казый үзенең чыгышында, бабаларыбызның Ислам дине кабул иткән тарихи җирендә менә шушылай балаларны күпләп җыеп, аларга ислам кыйммәтләрен җиткерүнең яңа бер чарасы барлыкка килүен күркәм бер гамәл буларак билгеләп узды. Шулай ук чарада Спасс районы башлыгы Камил Нугаев та булды.

Рамзан Кадыйровның әнисе исемендәге мәчет ачылу тантанасында Татарстан мөфтие дә катнашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня республикасы Аргун шәһәрендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның әнисе Аймани Кадыйрова исемендәге мәчет ачылу тантанасында булып кайтты.

Әлеге мәчеттә 15 мең кеше намаз укый ала. Мәчет ачу уңаеннан республикада күркәм чаралар оештырылган һәм Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре чакырылган иде. Шулай ук анда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) нәселен дәвам итүчеләр дә килгән.

Мөфти шулай ук Төнъяк Кавказ округы мөфтиләре белән очрашуда катнашты.

Казанда “Islamic Clothes-Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале узды

Бүген Казанда “Islamic Clothes—Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале узды. Көндез фестивальдәкатнашучылар өчен “Заман дөнья индустриясендә мөселман һәм милли киемнәр” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Фестиваль “Пирамида” комплексында дизайнерларның мөселман киемнәре коллекцияләрен күрсәтү белән тәмамланды.

Фестивальдә Казан, Яр Чаллы, Уфа, Мәскәү, Екатеренбург, Первоуральск, Нифтекамск, Курган өлкәсе, Чечен Республикасы дизайнерлары белән бергә Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Алар арасында мөселман киемнәре дизайны өлкәсендә беренче адымнарын гына ясаучы модельерлар да, инде Татарстанда гына түгел, Россия һәм чит илләрдә танылу алганнары да катнашты.

Балаларны яклау көнендә “Гаилә” мәчетендә “Күңелле балачак” бәйрәме узачак

1 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның “Гаилә” мәчетендә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Күңелле балачак” дип аталган бәйрәм уздыра. Бу көнне балалар өчен махсус күңел ачу чаралары, уеннар оештырыла, табын әзерләнә. Бәйрәмгә һәр бала әти-әнисе белән бергәләп килә ала, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте. Шушы бәйрәм белән мәчеттә балалар лагерен ачып җибәрү ниятләнә. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенә карагада, 1-10 июнь көннәрендә бирегә кыз балалар йөриәчәк.

Халыкара мөселман киемнәре фестивале Islamic Clothes Казанда уза

15 майда Казанда  Islamic Clothes – халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырыла. Фестивальне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Россия мөслимәләр берлеге” федераль иҗтимагый оешмасы, Россия мөселман дизайнерлары берлеге Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды  булышлыгында уздыра.
Фестиваль кысаларында чит ил һәм Россия дизайнерлары коллекцияләре тәкъдим ителәчәк, “Иң яхшы дизайнер-2014″ конкурсы, “Бүгенге заман мода индустриясендә мөселманча һәм милли киемнәр” темасына конференция үткәрелә.

Мәскәү мөфтияте Җиңү көненә багышлап яшьләр арасында «Көрәш» оештырды

11 майда Мәскәү мөфтияте Җиңү көненә багышлап яшьләр арасында «Көрәш «оештырды. Бәйге Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә узды.

Мәскәү мөфтияте бәйге Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә оештырган.

Мөфти, Россия иҗтимагый Палатасы вәкиле Әлбир Крганов белдергәнчә, «Көрәш» турниры Мәскәүнең татар-мөселманнарын берләштерү, Җиңү көнен олылау максатында үткәрелә.

«Ярдәм» мәчетендә Җиңү көне уңае белән мәҗлес оештырылды

«Ярдәм» мәчетендә Җиңү көне уңае белән мәҗлес оештырылды. Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, күрмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар җәмгыяте, балалар катнашты.
Мәҗлес Коръән уку һәм сугышта һәлак булучыларны дога кылып искә алу белән башланды. Аннан соң «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады. Ул фашизмны җиңүгә мөселманнарның зур өлеш кертүен һәм хәзер фашизмның баш калкытуына юл куймаска чакырды.

Мәҗлестә яшь җырчы Айрат Имашев та чыгыш ясады. Бәйрәм «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

“Апанай” мәчете 2015 елга дини календарь чыгарды

Мөхтәрәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тарафыннан шактый еллар дәвамында мөселман календаре даими бастырылды.

Аны Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез яратып укыдылар, аның аша шәригать әмерләрен үтәргә, хәләл белән хәрамны аера белергә өйрәнделәр, изге бәйрәмнәрнең, мөбәрак кичәләрнең фазыйләтләре, хасиятләре белән таныштылар.

“Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Вәлиулла хәзрәт вафатыннан соң календарь чыгарылу тукталды. Бу изге гамәлне дәвам итү нияте белән “Апанай” мәчете киләсе яңа елга дини календарь әзерләде. Ул “Мөселманнар календаре” дип аталды һәм эчтәлекле вәгазьләр, еш кулланыла торган догалар, кызыклы мәкаләләр белән баетылды.

Казанда Изге китап басмага әзерләнә

Казанда Изге китапны басмага Төркия хаттаты һәм татар каллиграфлары әзерли. Бу атнада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә танылган төрек каллиграфы Мөхсин Демирәлне кабул итте. Ул Госман хәлифәтенең соңгы каллиграфы Хәмид Айтачның укучысы.

Танылган каллиграфның Татарстанга килүе турыдан-туры аның һөнәре белән бәйле. Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Изге Коръәнне гарәп шрифтының “нәсх” стиле белән һәм каллиграфиянең барлык кануннарын саклап бастыру әзерләнә. Мөхсин Демирәл бу эшне мөфти соравы буенча башкарды. Хәзер каллиграфик текстны раслау өчен соңгы эшләр башкарыла, ягъни язылган һәр хәрефне татар Коръән-хафизлары – Изге китапны яттан белүчеләр тикшерә. Төркия хаттатының татар каллиграфлары белән хезмәттәшлеге нәзарәттә бу көннәрдә дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән.

“Миннән мәрхәмәт көтмәгез”

Балалар табибына чират зур. Берничә айлык нарасыйларын күтәреп торучылар да бар. 9-10 айлык баласы белән бер әни кеше ике сәгатькә якын чират торды. Инде табиб янына керәм дигәндә генә, мәктәп яшендәге баласын ияртеп бер ханым килеп басты да: “Без язылдык. Хәзер безнең вакыт”, – диде.

Аның беркем белән дә исәпләшергә җыенмавын күреп, чиратта торучылар:

- Менә бу кечкенә балалы хатын гына кертегез инде, – диде.

- Юк, кертә алмыйм. Без музыка мәктәбенә соңга калабыз.

- Ике сәгать тора ул, хәленә керегез инде…

- Миннән мәрхәмәт көтмәгез. Мәрхәмәтле кеше түгел мин.

Сөйләшү шунда өзелде… Бәхәскә керүче табылмады.

“Намаз вакытлары” Android һәм OIS платформасында

Смартфоннар өчен Россиядә беренче татар телендәге “Намаз вакытлары” программасы эшли башлады.

Android һәм OIS платформалары өчен махсус эшләнгән “Намаз вакытлары” татар телендә Татарстанның барлык районнары өчен көйләнгән.
Хәзер теләгән һәркем әлеге кушымтаны үзенең смартфонына йөкләп, ТР МДН Голәмәләр шурасы КФУның астрономия кафедрасы белән берлектә әзерләгән намаз вакытлары белән оффлайнда таныша ала.
Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган. Намаз вакытына күпме вакыт калганын да күрсәтә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.