«Ярдәм» мәчетендә Җиңү көне уңае белән мәҗлес оештырылды

«Ярдәм» мәчетендә Җиңү көне уңае белән мәҗлес оештырылды. Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, күрмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар җәмгыяте, балалар катнашты.
Мәҗлес Коръән уку һәм сугышта һәлак булучыларны дога кылып искә алу белән башланды. Аннан соң «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады. Ул фашизмны җиңүгә мөселманнарның зур өлеш кертүен һәм хәзер фашизмның баш калкытуына юл куймаска чакырды.

Мәҗлестә яшь җырчы Айрат Имашев та чыгыш ясады. Бәйрәм «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

“Апанай” мәчете 2015 елга дини календарь чыгарды

Мөхтәрәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тарафыннан шактый еллар дәвамында мөселман календаре даими бастырылды.

Аны Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез яратып укыдылар, аның аша шәригать әмерләрен үтәргә, хәләл белән хәрамны аера белергә өйрәнделәр, изге бәйрәмнәрнең, мөбәрак кичәләрнең фазыйләтләре, хасиятләре белән таныштылар.

“Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Вәлиулла хәзрәт вафатыннан соң календарь чыгарылу тукталды. Бу изге гамәлне дәвам итү нияте белән “Апанай” мәчете киләсе яңа елга дини календарь әзерләде. Ул “Мөселманнар календаре” дип аталды һәм эчтәлекле вәгазьләр, еш кулланыла торган догалар, кызыклы мәкаләләр белән баетылды.

Казанда Изге китап басмага әзерләнә

Казанда Изге китапны басмага Төркия хаттаты һәм татар каллиграфлары әзерли. Бу атнада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә танылган төрек каллиграфы Мөхсин Демирәлне кабул итте. Ул Госман хәлифәтенең соңгы каллиграфы Хәмид Айтачның укучысы.

Танылган каллиграфның Татарстанга килүе турыдан-туры аның һөнәре белән бәйле. Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Изге Коръәнне гарәп шрифтының “нәсх” стиле белән һәм каллиграфиянең барлык кануннарын саклап бастыру әзерләнә. Мөхсин Демирәл бу эшне мөфти соравы буенча башкарды. Хәзер каллиграфик текстны раслау өчен соңгы эшләр башкарыла, ягъни язылган һәр хәрефне татар Коръән-хафизлары – Изге китапны яттан белүчеләр тикшерә. Төркия хаттатының татар каллиграфлары белән хезмәттәшлеге нәзарәттә бу көннәрдә дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән.

“Миннән мәрхәмәт көтмәгез”

Балалар табибына чират зур. Берничә айлык нарасыйларын күтәреп торучылар да бар. 9-10 айлык баласы белән бер әни кеше ике сәгатькә якын чират торды. Инде табиб янына керәм дигәндә генә, мәктәп яшендәге баласын ияртеп бер ханым килеп басты да: “Без язылдык. Хәзер безнең вакыт”, – диде.

Аның беркем белән дә исәпләшергә җыенмавын күреп, чиратта торучылар:

- Менә бу кечкенә балалы хатын гына кертегез инде, – диде.

- Юк, кертә алмыйм. Без музыка мәктәбенә соңга калабыз.

- Ике сәгать тора ул, хәленә керегез инде…

- Миннән мәрхәмәт көтмәгез. Мәрхәмәтле кеше түгел мин.

Сөйләшү шунда өзелде… Бәхәскә керүче табылмады.

“Намаз вакытлары” Android һәм OIS платформасында

Смартфоннар өчен Россиядә беренче татар телендәге “Намаз вакытлары” программасы эшли башлады.

Android һәм OIS платформалары өчен махсус эшләнгән “Намаз вакытлары” татар телендә Татарстанның барлык районнары өчен көйләнгән.
Хәзер теләгән һәркем әлеге кушымтаны үзенең смартфонына йөкләп, ТР МДН Голәмәләр шурасы КФУның астрономия кафедрасы белән берлектә әзерләгән намаз вакытлары белән оффлайнда таныша ала.
Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган. Намаз вакытына күпме вакыт калганын да күрсәтә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Намаз вакытлары» Android һәм OIS платформасында

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты смартфоннар өчен Россиядә беренче татар телендәге “Намаз вакытлары” программасын гамәлгә кертте. Android һәм OIS платформалары өчен махсус эшләнгән “Намаз вакытлары” татар телендә Татарстанның барлык районнары өчен көйләнгән.
Хәзер теләгән һәркем әлеге кушымтаны үзенең смартфонына йөкләп, ТР МДН Голәмәләр шурасы КФУның астрономия кафедрасы белән берлектә әзерләгән намаз вакытлары белән оффлайнда таныша ала.
Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган. Намаз вакытына күпме вакыт калганын да күрсәтә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“ВКонтакте” челтәренә нигез салучы Дуров Сент-Китс һәм Невис дәүләте ватандашы булды

“ВКонтакте” социаль челтәре җитәкчесе урыныннан алынгач Русиядән киткән Павел Дуров Кариб утрауларының берсендә урнашкан Сент-Китс һәм Невис дәүләте ватандашлыгы алган. Кайбер мәгълүматларгә караганда, Дуров февраль аенда ук шул дәүләтнең ширкәтләренең берсенә 250 мең доллар җибәргән булган. Илгә зур күләмдә акча кертүчеләр әлеге дәүләтнең ватандашлары, дип игълан ителә.

Дуров Русиядән киткәнче үк, ФСБ социаль челтәргә Украинадагы протестларга чакырган төркемнәрне оештыручыларның исемнәрен әйтергә, дигән басым ясаган булуын белдергән иде. Шулай ук аңа Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәшкә багышланган төркемен ябу таләбе куелган булган. Интернеттагы бер блогка ул “Русиягә кайту планнары булмавын, Русиядә интернетта эшләп булмаганын”, белдергән.

Мөселманнар Чаллыда бил алышты, кул көрәштерде

Бу Татарстан диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән икенче бәйгесе иде. Моңа кадәрге дүрт бәйге татарча көрәш буенча гына узды.
Бәйгегә әлегә шушы таләпләрне үтәмәгән көрәшчеләрнең дә килүе билгеле булды. Андыйларны шушы чараны оештыручылар берничә сорау биреп ачыклады. Бу күренешкә үпкәләүчеләр күренмәде. Ярышларны башлап җибәргәндә Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мөселманнарның гыйлелемле, әхлаклы, көчле вә куатле булырга тиешлекләре хакында искәртте. Шушы чарадагы котлау сүзендә диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Пәйгамбәребез көрәшеп тәкә откан, дигән хәдисләр дә бар.

Наилә Җиһаншина: «Хатын-кызның бөтен гүзәллеге – өйдә оста бикә булуда»…

«Мисс мира», «Россия гүзәле», «Нечкәбил»… Гүзәллек конкурсларының ниндие генә юк бүген! Төз, сылу гәүдә, озын аяк, матур тән – җиңүче нәкъ шушы сыйфатларга ия булырга тиеш анда. Ә ТР Мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылачак гүзәллек бәйгесендә җиңү яулау өчен, чибәр булу гына аз, иң мөһиме – гаиләдә үрнәк хатын булу. «Хатын-кызның бөтен гүзәллеге – иренә яхшы хатын, өйдә оста бикә булуда», – ди Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. Шуңа да бәйгегә исемне озак уйлап тормаганнар – «Остабикә» дип атаганнар.

Остабикә… Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Җиңүчене нинди таләпләргә карап билгеләячәкләр? Әлеге бәйгенең үзенчәлекләре турында Наилә ханым белән әңгәмә кордык.

Татарстанда беренче хәләл авыл хуҗалыгы ярминкәсенә әзерлек башланды

Татарстанда беренче хәләл авыл хуҗалыгы ярминкәсенә әзерлек башланды, ул “Казан” агросәнәгать паркында узачак. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә үтте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ коммерция бүлеге башлыгы Рифат Насыйбуллин, “хәләл” маркировкасы астында продукция җитештерүче предприятие вәкилләре һ.б. катнашты.

“Казан Кремле” музей тыюлыгына көмештән ясалган уникаль Коръән тапшырылган

Бүген Мәскәүдә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә көмеш Коръәнне “Казан Кремле” музей тыюлыгына тапшыру тантанасы булды. Музей проекты авторы – WT компаниясе.

Уникаль Коръәнне WT компаниясе директоры Владимир Прусаковтан ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм “Казан Кремле” музей тыюлыгы директоры урынбасары Антон Райхштат кабул итеп алды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары уникаль Коръәнне Кол Шәриф мәчетендә ай ахырында күрә алачак. Коръән Казанда җәй ахырына кадәр булачак, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Равил Әхмәтшин, уникаль экспонатны “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә күрсәтү мөмкинлеге өчен, компаниягә һәм аның директорына рәхмәт белдерде. “Коръәннең көмеш күчермәсенең беренче тапкыр Казанда тәкъдим ителүе – безнең өчен аеруча куанычлы”, – диде ул.

Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәү бүлеге ачылды

10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәүдә бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Яңа бүлекне Мәскәү яшьләре активисты Рәмис Якупов җитәкләячәк.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү һәм Мәскәү төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, чакырылган кунаклар, мөселман яшьләре катнашты.

Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Рәмис Якупов белән хезмәттәшлек турында сөйләште һәм төрле өлкәләргә кагылышлы эш планнарын билгеләде. Бүлек мөселман яшьләренең белемен күтәрү, төрле конференцияләр уздыру һәм берлеккә мөселманнарны җәлеп итеп, бердәм булып өммәтебезгә хезмәт итүне оештыру белән шөгыльләнер дип көтелә.

Татарстан Диния нәзарәте журналистларның «Каләм» конкурсына йомгак ясады

9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның «Каләм» конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, «Татмедиа» оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте.

Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: «Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның матурлыгын халыкка җиткерү өчен зур тырышлык куя. Бүген бергәләшеп “Каләм” конкурсына йомгак ясарга җыелдык.

“Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән Бөтенроссия бәйгесе узды

Конкурста 500гә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен балалар Татарстанның төрле төбәкләреннән, шулай ук Самара, Ульяновск, Мордовия һәм Удмуртиядән килгәннәр иде. Анда катнашучылар Коръәнне яттан укый белү һәм ислам нигезләре буенча ярыштылар. Балалар шулай ук ислам тарихы һәм Татарстанның күренекле тарихи шәхесләре турындагы сорауларга да җаваплар бирделәр. Бәйгедә 4 яшьтән алып, 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты.

Дини гыйлем балачактан

5 апрель көнне “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак. Бөтенроссия хатын-кызлар “Мөслимә” җәмгыяте оешмасы әлеге чараны 17нче тапкыр оештыра. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.
Проект авторлары хәбәр итүенә караганда, бәйгедә Россиянең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 4тән 18 яшькәчә 500дән артык бала катнашачак.

Мәскәүдә мөселман җырчысы Сами Йосыф чыгышы көтелә

Британиянең танылган җырчысы Сами Йосыф 4 апрель җомга көнне Мәскәүнең Crocus City Hall тамаша залында чыгыш ясаячак. Аңарчы ул журналистлар белән очрашачак.
Рояльдә үзе иҗат иткән көйләрен уйнаган һәм үзе үк җырлаган башкаручы узган ел
Казанга Ураза гаетенә килгән иде.
“Татарстанда төрле дин вәкилләренең бергә тыныч яшәве бик куанычлы күренеш. Бу бар дөньяда шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Татарстанда тамашачы мине шулай җылы кабул итәр дип уйламаган идем. Бу хәл мине бик сөендерде һәм дулкынландырды да. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Кабат Татарстан, Казанга килергә теләр идем”, дип белдерде ул Казан журналистларына.

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды

Ульяновск шәһәрендә Корън укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды.

Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан да килгән.

Әлмәттә мөселман яшьләре спартакиадасы үтте

Әлмәттә беренче тапкыр спорт мәктәбе базасында мөселман яшьләренең спартакиадасы үткәрелде. Әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды.
Спартакиадада Әлмәт, Чирмешән, Сарман, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Мөслим, Яңа Чишмә районнары командалары катнашты.  Әлмәттәге Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсә дә үз  командасын туплаган иде.
Ярышлар 5 спорт төрендә  (волейбол, футбол, канат тарту, өстәл теннисы, армрестлинг) барды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге “Остабикә” конкурсын үткәрә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге хатын-кызлар арасында “Остабикә” республикакүләм конкурсын үткәрә.

Конкурс ТРның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Ярышларда үз талантларын күрсәтергә теләүче актив хатын-кызлар катнаша ала.

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина “Татар-информ” МА ны белдергәнчә, гүзәл затлар конкурста үзләре турында сөйләргә, туган як тарихын белергә, гаилә иминлеге серләре белән уртаклашырга, ислам нигезләрен яхшы белергә тиеш.

“Остабикә” конкурсларының беренче район этабы кичә Татарстанның Яшел Үзән районында узды. Конкурс финалын апрель уртасында Казанда үткәрү планлаштырыла.

Россиягә хаҗ квотасын киметтеләр, Татарстанга арттырдылар

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1800 кеше бара ала. Бүген бу хакта Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелүче 2014 елгы хаҗ сезонын оештыруга багышланган җыелышта мәгълүм булды.

Әлеге чарада Татарстаннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнашты.

Быел Россия күләмендә хаҗга 16400 квота каралган. Узган ел бу сан 20500 иде. Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле. Әлеге кыскартулар барлык илләргә дә кагыла.

Казан Ислам көллияте шәкертләре “Зәйтүнә” милли фестивалендә җиңү яулап кайтты

ТР мөселманнары Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте үткәргән “Зәйтүнә” мөнәҗәтләр, нәшидләр башкару милли фестивалендә Казан Ислам көллияте студентлары Ринат Вайсилев һәм Мөхәммәтйосыф Сармусоков 3 нче урынны алып, бәйгенең җиңүчеләре исеменә иреште.
Чара быел икенче тапкыр уздырыла. Аның максаты – район авыллары халкы арасында мөселман традицияләрен, Хәнәфи мәзхәбен популярлаштыру, җәмгыятьтә экстремизмның таралуына юл куймау һәм мөселман яшьләренең иҗтимагый эшчәнлеген активлаштыру. Конкурс таләпләре буенча анда катнашучылар ансамбльләр һәм соло номинацияләрендә музыка уен коралларыннан тыш, мөнәҗәт яки нәшид башкарырга тиеш иде.

 29 март көнне Кукмарада мәдрәсә бинасында район күләмендә Коръән укучылар конкурсы үткәрелә. Анда балалар да, олылар да катнаша ала, ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярыша. Чара 8 сәг.30 минутта башлана.

Конкурс 5 һәм әзрәк сүрәне, Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен (“Фил”дән “Нәс”кә кадәр), Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән “Нәс”кә кадәр) кебек номиницияләрдән тора. Алдагы 3 урын алучыларга бүләк тапшырыла.
“Хезмәт даны” газетасы үзендә әнә шундый хәбәр урнаштырган.

Хаҗ кылу бәяләре арта

Доллар курсының дәвамлы күтәрелүе сәбәпле, хаҗны оештыру бәясе бераз артачак. Бу 2014 елның 27 февраленә кадәр акчаларын тулысынча түләп куйган кешеләргә кагылмый, алар өчен аның бәясе үзгәрешсез калачак. 2014 елның 28 февраль көненә хаҗны оештыру бәясе бер кешегә 155 мең сум булды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Дин кыйммәтләре әдәби әсәрләрдә

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты «Таян Аллага»  әдәби конкурсын игълан итә.

Әдәби сүз, иҗат аша Исламдагы югары рухи кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, мөселманнар тормышын, динебез кыйммәтләрен әдәби әсәрләрдә яктырту һәм иманлы буын тәрбияләү ниятеннән оештырыла торган  «Таян Аллага» конкурсы быел дүртенче тапкыр уза, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурсның максаты – татар иҗади яшьләр арасында сәләтлеләрне барлау һәм аларны берләштерү.  Бурычлары исә, сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау.

“Элегрәк өйрәткән булсалар…”

“Өйдә татарча сөйләшсәк, әти өстәлгә бер генә суга иде. “Өйрәнмәгез, сезгә кирәк булмый ул”, – дип тукып торды. Аның фикеренчә, киләчәктә илдә бары тик рус теле генә калачак иде. Шуңа ул балаларының башына, үзе әйткәнчә, “чүп-чар” тутырмау ягында булды. Бер сынаудыр инде, язмыш мине туган телемне белү зарурлыгына китерә дә куя, китерә дә куя. Эх, балачакта өйрәткән булсалар, дип уфтанам. Ни татар, ни рус булып яшәү бер дә җиңел түгел ул…”, – дигән иде лаеклы ялга чыккач дини гыйлем эстәргә ниятләгән бер ханым.

Татарстан Диния Назәрәтенең үз телевидениесе булачак

Татарстан Диния Назәрәте үз видеостудиясен булдырмакчы. Алга таба Назәрәтнең телевидениесен булдыру да планлаштырыла. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергән. Камил хәзрәтнең сүзләреннән аңлашылганча, 2013 елда “Хозур” нәшрияты дини эчтәлектәге 30 китап чыгарган. Быел шундый рухтагы тагын 70 китап бастыру планлаштырыла. Моннан тыш 2014 елда  20 – 30  аудиокитап та чыгарылачак.  

Гаиләдә җил-давыллар чыкса, нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә, кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый.

Шайтан дошман да ерак йөрми. Ул хәләл булган, нигезендә нык утырган гаиләләрне сөйми, чөнки андый гаиләдә изге мохит урнаша, тәрбияле балалар үсә. Шуңа күрә, шайтан хәләл гаилә бинасының нигезен какшатып, аны җимерү өчен әллә нинди мәкерлекләргә бара. Ир белән хатында булган зәгыйфь ишекләрне табып, шулар аша өйгә керә.

Илдар хәзрәт Баязитовның татар телендә “Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары” дигән китабы дөнья күрде

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның шушы көннәрдә генә “Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары” дигән татар телендәге китабы дөнья күрде. Анда рухи кризистан чыгу ысуллары күрсәтелә, Илдар хәзрәт бу торгынлыкның Россиягә каян килеп керүе турында бәян кыла.

Ул “Хәзерге Россия мөселманнары: империя белән буталчыклык арасында” дигән мәкаләсенең “Рухи торгынлык” дигән өлешендә “Кызганыч ки, Россия соңгы 30 ел эчендә Көнбатыштан бик үк әйбәт булмаган үрнәк алды. Алар илдә буталчыклык, тәртипсезлек китереп чыгарды. Безгә катгый рәвештә Европаның үсеш юлы буенча барырга кирәк, дип әйтүчеләргә мин шундый сорау бирер идем: тагын да арырак кая барырга? Рухи һәм идеологик яктан Европа хәзер тирән торгынлык кичерә.

Исемне кайда куштырырга?

Кайбер милләттәшләребездә, бигрәк тә зыялылар арасында, бабасының исемен оныгына кушу гадәте кереп китте. Бу күренеш безнең традицияләргә ят кебек. Ислам дине моңа ничек карый? Шушы хакта “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз Мөхлисов фикере белән танышыгыз.
Мондый очраклар белән мулла буларак үземнең дә очрашканым булды. Әйе, танылган кешеләрдә бу күренеш сизелә. Әгәр исемнең мәгънәсе начар булмаса, ислам дине ягыннан бабасының исемен кушу тыелмый. Дин исә бу очракны тыймый. Әле алай гына да түгел, балага атасының исемен кушу очраклары да булгалый.

2014 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр (Мөселман ай календаре буенча 1435-1436 һиҗри еллар)

13 гыйнвар – Мәүлид бәйрә­ме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зә­кят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасим­нәр уздырыла.

30 апрель – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб ае­ның беренче көне. Бу айда Ибра­һим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгам­бәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

Мөфти – мәхәббәт, урынбасар сихер мәсьәләләрен кузгата

Мәхәббәт ияләшүдән ничек аерыла, ни өчен мәхәббәт күңел кайтуга китерергә мөмкин, мәхәббәттә нәфес төшенчәсе – бу четерекле мәсьәләләрне һәм темаларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа гына табадан төшкән “Вечная любовь” (“Мәңгелек мәхәббәт”) китабында күтәрә.
Автор мәхәббәтнең иң күркәм ягы Аллаһны яратуда күренә дигән фикергә килә. Камил хәзрәт бу фикерне раслап, Коръәннән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв) хәдисләреннән күп санда мисаллар китерә. Хәзрәт укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Син яратудан баш тартырга тиеш түгел. Әмма бар нәрсәне Аллаһы Тәгалә һәм аны ярату хакына яратырга тиешсең. Мондый төр ярату шәхси нәфес, теләк өчен түгел. Һәм ул Рәхимле Раббыбызга рәхмәтле булуны, Аллаһы Тәгалә яралткан бар нәрсәне аның бүләге итеп яратуны күрсәтә”, – ди.

Бүләккә бүләк мәҗбүриме?

Бүләк бирешү – диндә сөннәт гамәл санала. Әмма аннан файда күрү, бүләккә каршы бүләк бирәсе була, дигән уйлар туа икән, бу гамәлеңнең ихласлылыгы шик уята.

«Кызым 3нче сыйныфта укыганда башка мәктәпкә күчте. Биредә туган көн үткәрү гадәте бар икән. Сыйныфташлары бер-бер артлы туган көннәренә чакыра башлады. Үзебез дә чакырдык. Берничә сыйныфташы зур бүләкләр белән килгәч, аптырап калдым. Әйе, әти-әниләре акчалы кешеләр икәнен беләм, әмма миңа да, баламны аларның туган көннәренә җибәргәндә, шундый бүләкләр аласы була бит, дип уйладым һәм шулай эшләдем дә. Инде 4-5 ел шулай дәвам итә. Тик күңелемә һич тә ошамый бу хәл”, – дип мөрәҗәгать итә безгә журнал укучыбыз һәм бу хәлдән ничек чыгарга икән дип сорау да куя.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин 18 ел имамлык итә

Моннан 18 ел элек Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин указы нигезендә, Казанның Әл-Мәрҗәни мәчетенә имамлык вазифаларын башкаруны, әле яңа гына дини югары белем алып кайткан Мансур хәзрәт Җәләлетдингә ышанып тапшыралар.
“Без шушы ир-егеткә зур өметләр багладык һәм ул ышанычыбызны аклады. Олугъ дин әһелләре эшләгән мәчет-мәдрәсәнең данын гына саклап калмады, аны тагын да үстерде, үрнәк бер мәчет-комплекска әверелдерде. Бу – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте һәм остазларының хәер-фатихасы. Башкаларны да Мансур хәзрәттән үрнәк алып эшләргә чакырам”, – диде Габдулла хәзрәт үзенең тәбрикләү сүзендә.

“Азан” – Татарстанның беренче дини радиосы

Бүген киң җәмәгатьчелеккә “Азан” интернет-радиосын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты канаты астында эшли башлады.
Күптән түгел генә аваз салган дини радионы тәкъдим итү чарасына дин әһелләре, депутатлар, иҗатчылар һ.б. килгән иде. Инде дүрт ай дәвамында исламның асыл кыйммәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткереп килүче “Азан” радиосының баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, биредә дини генә түгел, ә фәлсәфи, шулай ук татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар әзерләнә. Татарстан республикасының беренче дини интернет-радиосында тапшырулар ике дәүләт телендә: русча һәм татарча алып барыла.

Имамнар белемнәрен ныгыта

Идел буе федераль төбәге имамнарының дүртенче агымы Казанга гыйлемнәрен ныгытырга җыелды. Аларның укулары 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

     Бу юлы Татарстан, Чуашстан, Сарытау һәм Пермь дин әһелләре белемнәрен күтәрә. Укулар башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, федераль инспектор вәкиле һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
Ун көн дәвамында имамнарга ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары һәм башка төр дәресләр укытылачак. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып бара. Уку вакытында Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары белән очрашулар да каралган.
Белгәнебезчә, 2013 елның 21 октябрендә Казанда Имамнар квалификациясен күтәрү төбәк үзәге эшли башлады. Агымдагы елда үзәк оештырган курслар 21 октябрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә 5 төркем имамнар, барысы 125 кеше үзәктә белемнәрен ныгытыр дип көтелә. Россия ислам институты тарафыннан Идел буе төбәкләре имамнары өчен 3 төрле уку-укыту программасы әзерләнде. Программалар имамнарның әзерлеген исәпкә алып төзелгән, ул 72 академик сәгатькә исәпләнгән, дип яза дини сайт.

Коръәнне яхшы белүчеләр – Татарстанда

Татарстан вәкиле Төркиядә үткәрелгән Коръәнне белүчеләр конкурсында беренче урынны алды.

22-24 ноябрь көннәрендә Төркиянең Истамбул шәһәрендә Коръәнне яттан белүчеләре арасында конкурс узды. Әлеге бәйгедә БДБ илләре, шулай ук Россия вәкилләре дә катнашты. Бәйгедә Татарстаннан тыш Чечня, Дагыстан хафизлары да үзләрен сынап карады.

Павел Воля – Әлшәй кияве?.. (Ләйсән Үтәшеваның әби-бабасы белән ӘҢГӘМӘ)

Танылган Россия шоумены Павел Воля белән якташыбыз Ләйсән Үтәшеваның туе хакындагы хәбәр интернет челтәрендә 1 апрель көнне пәйда булды. Ышаныргамы, юкмы? “Камеди клаб” резиденты Павел Воля чынлап та Әлшәй киявеме?!

Журналист кызыксынуым бу икеләнүгә нокта куярга өндәде һәм бүген мин нәфис гимнастика буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Ләйсән Үтәшеваның картәтисе белән картәнисендә кунакта. Зөбәрҗәт Сәгәрьяр кызы белән Солтангәрәй Әделгәрәй улы Кирәевлар Әлшәй район үзәге Раевкада гомер кичерәләр. Икесе дә 1936нчы елгылар. Зөбәрҗәт әби инде күптәннән хуҗабикә, ә Солтангәрәй бабай әле дә булса район администрациясендә эшләп йөри.

Гашура көненең фазыйләтләре

Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн – Гашура көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 13 нче ноябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”, – дип җавап биргән.

Татарстан мөфтиятендә Коръәнне өйрәнү бүлеге оешты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. Әлеге бүлекне Илнур Хәйруллин җитәкләячәк. Илнур Хәйруллинның Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр – “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.
Әлеге яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, иҗазәтле татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды.
Хәзерге вакытта бүлек гарәп язуының яңа стилен әзерләү белән шөгыльләнә.

Хаҗга баручыларга гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәләр

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хаҗга барырга җыенучыларга дифтерия һәм менингиттан тыш, гриппка каршы да прививка ясатырга киңәш итә. Бу – Россиянең кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек итү хезмәтенең Согуд Гарәбстанында таралган хәтәр вирус хакында кисәтүен истә тотып эшләнә.

Диния нәзарәтенең хаҗ бүлеге җитәкчесе Абдулла хәзрәт Галиев хәбәр иткәнчә, быел Татарстаннан 1 мең кеше хаҗ сәфәренә җыена. Һәр төркемне юлда ике табиб озатып барачак. Татарстанга кайтканнан соң бер атна дәвмында хаҗиларның сәламәтлеген табиблар күзәтеп торачак.

Согуд Гарәбстанында таралган әлеге вирусның куркынычы шунда – әлегә аңа каршы дәва уйлап табылмаган. Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә бу чир Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә таралмаган.

Оялмасаң, ни теләсәң шуны эшлә…

Җир өстендә тормыш иткән халыклар һәм өммәтләр үзләренең яхшы тәрбияләре вә күркәм әхлаклары белән төзек булырлар, гүзәл холыклары белән олуг дәрәҗәләр табарлар, биек үрләрне яуларлар… Кешенең тышкы яктан үз-үзен тотышы, әдәп-әхлагы – эчендә булган иманының чагылышы, көзгеседер. Динебездә булган һәр канун кешенең әхлагын саклый, камилләштерә. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең дә төп вазифаларының берсе кешеләрнең күркәм әхлакларын камилләштерү булды.

Эльмир Кулиев тәрҗемәсендәге Коръән тыелган

Новороссийск шәһәре суды танылган Әзәрбайҗан фәлсәфәчесе Эльмир Кулиев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән Коръәнне экстремистик дип тапкан.

Экспертлар фикеренчә, әлеге китапта мөселман булмаган диндәге кешеләргә карата тискәре фикерләр әйтелгән,  бер диннең (бу очракта – ислам) башка диннәрдән өстен булуы хакында фикерләр, төрле дин вәкилләрен дошманлаштыру нияте һәм дини сугышка өндәүләр бар.

Галимнәр исә: “Мондый эчтәлектәге юлларны борынгы дини китапларда да очратырга мөмкин. Тик, моңа карап, аларның берсе дә тыелмаган”, – дигән фикердә.

Нурлат имамнары документлы булды

Кичә районның 40 имам-хатыйбы шәһадәтнамә алды. Дүрт елга бер бирелүче һәм мәчетнең имамы булуын дәлилләүче документны Нурлат районы имамнарына республика мөфтие Камил Сәмигуллин тапшырды.

 – Бүгенге очрашуыбыз иң элек имамнар белән аралашу, сорауларга җаваплар бирү һәм проблемаларны ачыклау максатыннан оештырылды, – ди мөфти. Шунда ук имамнарга таныклыклар да тапшырды.

“Россия 10”: Кол Шәриф мәчете 18нче урында

“Россия 10” проектының өченче турына үткән Кол Шәриф мәчете әлегә 18 нче урында. Исегезгә төшерәбез, бәйге Россиянең символы булырдай 10 табигый һәм тарихи-мәдәни объектны билгеләү өчен үткәрелә. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

Бәйгенең өченче турына 30 объект үтте. Тавыш бирү 1 сентябрьдә башланды. Әлегә иң күп тавышлар Ростов Кремле, Түбән Новгород Кремле, Гейзерлар үзәне, Петергоф, Байкал күле, Троице-Сергиева Лавра, Мамай курганы, Кижи тарихи-мәдәни һәм табигый комплексы өчен бирелгән.

Хаҗга бармый торсагыз яхшырак

Россиянең кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә кү­зәтчелек итү хезмәте (Роспотребнадзор) Россия халкына хаҗга бармаска киңәш итә. Бу Согуд Гарәбстанында короновирус йоктыруның тагын 4 очрагы теркәлү белән бәйле. 2012 елның сентябреннән бирле бу чирне 114 кеше йоктырган, аларның 54е вафат булган. Әлеге вирус өйрәнелмәгән булуы белән куркыныч. Быел Россиядән 16,4 мең кеше хаҗга барырга җыена. Шуларның 1,5 меңе – Татарстаннан.

Татарстанда онлайн интернет мәдрәсә эшли башлады

Бүгеннән baytalhikma.ruТатарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең белем бирү белән бәйле уникаль проекты тормышка ашырыла – онлайн интернет мәдрәсә эшли башлады.

Әлеге анда берничә дәрес кенә урнаштырылган, тиздзн сайт тулысынча эшли башлар дип вәгъдә итәләр. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның социаль челтәрдәге шәхси битендә хәбәр ителә.

Мөселман яшьләре фикер алышырга җыела

12 сентябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге “Мөселман яшьләр хәрәкәте: үсеш концепциясе һәм перспективалары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрә. Яшь мөгаллимнәр, имамнар, мөселман волонтерлары, шулай ук “Сәләт” оешмасы вәкилләре катнашачак.

Конференциядә мөселман волонтерлары хәрәкәтен булдыру, хәйрия эшләрен җәелдерү, мөселман лагерьларен оештыру кебек мәсьәләләр каралачак. Мөселман яшьләрен тәҗрибә уртаклашырга, фикер алышырга чакыручы сөйләшү Казанның Островский урамы, 23 йортта урнашкан “Сәләт” йортында уздырыла, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләре меңнәрчә мөселманны җәлеп итә

Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәче, халаты һәм кайбер көнкүреш әйберләрен өч махсус рейс белән алып килделәр. Аны Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләрен саклаучы шәех Әхмәт бин Мөхәммәт әл-Хазрадҗи җитәкчелегендә 50 кешелек вәкиллек озата килде.

Каспийски һава аланында әлеге ядкарьләрне каршы алу өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Әфәнди, хөкүмәт вәкилләре килгән иде, шулай ук Төньяк Кавказдан меңнәрчә мөселман җыелды.

Күргәзмә сишәмбедә Али Алиев исемендәге спорт комплексында ачылды һәм ул биш көн дәвам итәчәк. Оештыручылар аны ике миллионнан арты кеше караячак дип планлаштыра.

Әмма кайбер мөселманнар арасында бу әйберләр Мөхәммәт пәйгамбәрнеке булуында шикләнеп караучылар да бар. Исемен әйтергә теләмәгән бер мөселман документларсыз гына бу әйберләр Мөхәммәт пәйгамбәрнеке булуында шикләнүен әйтә.

Домодедово аэропортында намаз уку бүлмәсе ачылды

Шушы көннәрдә Мәскәүнең Домодедово аэропортында яңартылган намаз уку бүлмәсе эшли башланды. Әлеге кечкенә генә Аллаһ йорты мөселманнар өчен тәүлек буе ачык булачак.

Мәскәүнең бу аэропортында намаз уку бүлмәсе 2002 елда ук ачыла. Тик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан аның беркайчан да тәүлек буе эшләгәне булмый. Моннан берникадәр вакыт элек әлеге бүлмәне яңарту, төзекләндерү өчен гомумән ябып куялар. Һәм менә, ниһаять, яңартылган намаз уку бүлмәсе мөселманнар өчен яңадан үз ишекләрен ачты.

Татарстан мөфтие Әнкарада ике баскычлы парковкасы булган мәчетне карады

Татарстан мөфтие Әнкараның заманча яңа үзәк мәчетендә булды.

Заманча технологияләр кулланып эшләнгән әлеге мәчет кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләтә. Анда фонтаннар да, кибетләр дә, мәчет астында ике баскычлы парковка да бар.

Мәчеткә берьюлы 40 мең кеше сыя.

Шунысы кызыклы: биредә аяк киемнәре кую өчен махсус шкафлар куелган. Аяк киемен куеп, шкафны ябуга, кызыл төстәге датчиклар яна башлый. Мөфти үзенең социаль челтәрдәге шәхси битендә бу шкафларның бик уңайлы булуын хәбәр итә.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып укыган 84 шәкерткә дипломнар тапшырылды

Кичә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның чыгарылышы булды. Барлыгы 84 шәкерткә урта дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Чыгарылыш тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров катнашты. Рөстәм хәзрәт шәкертләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм укуларын тәмамлаулары белән котлады. Шулай ук ул мәдрәсә дипломы алуның зур җаваплылык булуын искәртеп: “Тарихи мәдрәсә кысаларында нинди белгечлек, гыйлем алуыгызны истә тоту мөһим”, – диде.

Чыгарылыш тантанасы алдыннан мәдрәсәдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров җитәкчелегендә Татарстан мөфтияте комиссиясенең утырышы үткәрелде. Сөйләшүдә мәдрәсә ректоры Наил хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең укыту бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Дини мәгариф вәкилләре уку йортының киләчәге, агымдагы эшләре һәм проблемалары хакында сөйләште. Моннан тыш, якынлашып килүче уку елына әзерлек хакында сүз барды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Казанда мөслимә эшмәкәрләр клубы оеша

Сишәмбе көнне Казанда “Тормышны яхшырт” дигән мөслимә хатын-кызлар клубын оештыру утырышы узачак. Аның максаты – мөслимәләр өчен яклау мохитен булдыру.

Мөслимәләр клубының оештыру утырышы Казанның яңа төзелгән “Ярдәм” мәчетендә булачак. Оештыручыларның берсе Ләйсән Дәүләтшинаның Азатлыкка әйтүенчә, бу беренче чарада клубның җитәкчесен, инициатив төркемен сайлау каралган. Чарага кибет, хосусый балалар бакчалары җитәкчеләре, теш дәвалау хастаханәләре вәкилләре, күчемсез торак агентлыгы башлыклары, дизайнерлар киләчәк. 

Җыр канаты талпынды да җилпенде

Җырчы һәр җырын “Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим” дип башлады. Кунак кичә барышында: “Мин Казанда булуыма бик шат. Мин сезне бик яратам. Аллаһ бәрәкәт бирсен!” – дигән сүзләр әйтте.

Беренче җырыннан ук мәйдан халкын моңы белән әсир итте ул. Көйләрендә, моң­нарында халкыбыз язмышы яңгырады. Аның һәр авазы безнең юлдашыбызга, фи­кер­дәшебезгә әйләнә барды. Көй һәм моң һаман көчәеп, һәр күңел-калебкә сарылды, таш бәгырьне дә йомшатып, Ал­лаһны танырга, иманга кайтырга һәм аны ныгытырга ди­гән ният белән, һәр күңелне камап алды.

Өч төен

Сәгатьнең шалтыр-шолтыр килүенә Марат уянып китте. Әнисе килүен көтеп икенче ягына борылып ятмакчы иде дә, әмма сикереп торып, тиз генә сәгатькә басып куйды. «Әгуузу билләәһи ми-нәш-шәйтанир-раҗиим, бисмилләәһир-рах­мәә­нир-рахииим», – дип, якягына каранып куйды. «Бер төене чишелде», – диде Марат пышылдап. Аякларына җиңел генә аяк киеме элеп, комганда су яңартып, ул бәдрәфкә кереп китте һәм чыкканда, уң аягын азрак күтәреп торды да: «Гофранәкә», – дип атлады. Ванна бүлмәсенә кереп өл­гермәде, аш бүлмәсеннән әнисе чыкты: «Хәерле иртә, улым. Вакыт җитәрлек, ашыкмыйча юын», – диде. «Хәерле иртә, әнием!» – диде Марат, серле елмаеп. Ванна бүлмәсеннән чыккач: «Икенче төене чи­шелде», – дип, Марат аш бүл­мәсенә кереп китте. Әнисе аңа ботка сала иде: «Улым, ашарга утыр». «Әни, мин бүген шайтанның ике төенен чиштем. Намаз укырга өйрәнгәч, мин аның өченче төенен дә чи­шәм, Алла боерса», – дип, Ма­рат ботка ашарга кереште. «Әл­хәмдүүлилләһ, Ин­шә­аллаһ», – диде әнисе, сөенечле елмаеп.

Наркотикларга һәм исерткеч эчемлекләргә бәйлелеккә төшкәннәрне тернәкләндерү буенча мөселман үзәге Алексеевск районында булачак

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең урынбасары, иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов белән нәзарәтнең социаль эшләре турында фикер алышты.

Илдар хәзрәт мөфтине наркотикларга һәм исерткеч эчемлекләргә бәйлелеккә төшкәннәрне тернәкләндерү буенча мөселман үзәген ачуга әзерлек белән таныштырды. Әлеге үзәк Алексеевск районында булачак. Бу уңайдан хәзерге вакытта район хакимияте тәкъдим иткән бинага кагылышлы смета төзелә.
Шулай ук Илдар хәзрәт Лаеш районы хакимиятенең Зур Кабан авылында мәчет төзергә җир бирүен хәбәр итте. Әлеге төзелеш чыгымнарын күтәрергә теләк белдергән инвестор да бар.

Татарстан мөфтияте киңәш мәҗлесе үткәрде

12 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә Пленум утырышы үткәрелде. Утырышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, казыйлар катнашты. Пленум утырышында имамнар алып барган дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Утырыш башында мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул  нәзарәт тарафыннан соңгы айларда башкарылган эшләргә тукталды. Рамазан ае кысаларында төрле чаралар, ифтар-мәҗлесләр үткәрүдә имам-мөхтәсибләрнең  зур тырышлык күрсәтүен билгеләп үтте, рәхмәтен белдерде. Шулай ук имамнарны нәзарәт планнары белән таныштырып үтте.

Ураза гаете уңаеннан Казанда чын мөселманча концерт булды һәм андый чара традициягә әйләнергә мөмкин

“Динебездә өч зур бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм атна саен килә торган җомга көне. Кешеләр кайчак Яңа ел, 8 Март кебек дөньяви бәйрәмнәргә күбрәк игътибар бирә, ә Ураза һәм Корбан гаетләре читтә кала: мөселманнар мәчетләргә җыелып намаз укыйлар да өйләренә таралыша. Һәм менә бу аңлашылмаучанлыкны бетерү йөзеннән, беренче тапкыр Рамазаннан соң зур бәйрәм уздырабыз, ул бездә традициягә керер дигән өмет бар”, – дип ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин Ураза бәйрәме белән казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ихлас котлап, Аллаһы Тәгалә барыбызга да муллык, сабырлык, исәнлек-саулык насыйп итсен, дип теләде бүген Казан үзәгендә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданда барган дини концертта. Мөфти хәзрәтләре аннары социаль акцияләрдә актив хезмәт куйган 16 егет һәм кызга Рәхмәт кәгазьләре һәм китаплар тапшырды.

Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануын гәүдәләндерүче Ураза Гаете белән котлады.
Котлауда түбәндәге юллар бар:
“Изге Рамазан аена нокта куючы Ураза бәйрәме иманны ныгыту, яңа рухи пакълыкка ирешү һәм әхлакый камилләшү шатлыгын алып килә. Ул изге гамәлләргә һәм кайгыртучанлыкка, мохтаҗларга ярдәм итәргә этәргеч бирә…

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына котлау юллады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза  бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына котлау юллады.

“Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бүген мөселманнар гадәттәгечә бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд пәйгамбәр аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһы Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар.

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әлхәмдүлилләһ, ел буе көткән ура­забызны тоттык. Иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае — барысын — яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазга басуга да сәбәпче булды.

Тоткан уразаларыбызны,укыган дога­ла­рыбызны, биргән фитыр сада­кала­рыбызны һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итеп, булган гөнахларыбызны гафу итсә иде.

Аллаһы Тәгалә барчабызның тор­мы­шына иминлекләр һәм тынычлыклар, тел­ләребезгә йомшаклык, күңелләребезгә пакьлек бирсен, иманнарыбызны ныгытсын иде. Йортларга байлык, муллык, барыбызга сабырлык, тәүфыйк, хидаят, сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп итсә иде. Тәүфыйксызлыкта, динсезлектә йөр­гәннәргә хак юлны табарга язсын.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе,

 мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН

Ураза гаете намазлары өлкәбезнең барлык мәчетләрендә укылачак: иртәнге намаз – 4 сәг.15 минутта, Гает намазы – 6 сәгатьтә.

Фитыр садакасын кеше башына гади кешеләр – 50 сум, байлар – 300 сум, ә фидия садакасын (ураза тотмаган кешеләргә) - көненә 150 сум күләмендә, әгәр елына 120 мең сум күләмендә запас акчаң җыелса, шуның 4 процентын – зәкят нисабын, ягъни 4800 сумын ятимнәргә, мохтаҗларга бирергә кирәк.

Чирмешәннең Лашман авылында мәдрәсә ачылды (Татарстан Республикасы)

Чирмешән районының Лашман авылындагы мәдрәсә төзелешенә узган елның март аенда керешкән булганнар, һәм менә ул инде әзер.
“Әүвәл 1 метрга якын җир катламын чыгарырга туры килде, “КамАЗ” туфрак төягәнбездер. Бу эшне авылдашыбыз Таһир Мөхетдинов оештырып йөрде, аңа рәхмәт”, – ди мәдрәсә төзелешен башлап йөрүче Рәмил Гыйматдинов.
Ә төзелешне Рәмил үзе, аның абыйсы Ренат һәм Әбрар Шәрифуллин башкарып чыкканнар дип була. Бу изге эшкә башка авылдашлары да, якташлары да үз өлешләрен керткәннәр.
Кемдер акчалата ярдәм күрсәтсә, башкалар мәдрәсәгә җиһазлар бүләк иткәннәр. Мәдрәсәдә уку кабинеты, аш, тәһарәт алу бүлмәләре дә бар. Хатын-кызлар өчен дә, шунда ук мәҗлесләр, ифтар ашлары үткәреп була, аларга аерым бүлмә ясаганнар.

Татарстан мөфтие татар теле язмышын кайгырта

Республика мөфтие Камил Сәмигуллин Apple һәм Google компанияләре вәкилләренә үзләренең операцион системаларын татар теленә тәрҗемә итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Apple һәм Google гаджетлары белән эшләүче татарларга аларда үз телләрендә язу шактый авыр. Ә Җир шарында татар телен аңлаучы халыкның 200 миллионнан артык булуын исәпкә алсак, Apple һәм Google компаниясе  операцион системаларын татарчага тәрҗемә итү алар җитештерә торган продукциясенең Россиядә генә түгел, ә, гомумән, бөтен дөньяда популярлашуына китерер иде», – диелә Apple компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Питер Энгроб Нильсен һәм Google ның Россиядәге генераль директоры Юлия Соловьева исеменә язылган хатта.

Мөселманнар заманадан калышмый

Ураза бәйрәме уңаеннан Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачак дини концертта Британия артисты да катнашачак. 9 август көнне танылган мөселман артисты, композитор һәм музыкант Сами Йосыф Казан тамашачысы алдында чыгыш ясыячак.

Сами Йосыф Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясый. Ул Тегеран каласында 1980 елда туган. Өч яшендә аның гаиләсе Великобританиягә күчеп китә, хәзергә кадәр Сами шунда яши.

Догалар кабул кылына торган кич

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.): «…Ул айда бер кичә бар. Бу – Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазын укып, сәхәр вакытында Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул булыр. Чөнки бу төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнче бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп тора», – дигән. Бу нин­ди кичә һәм ул кайчан була ? Әлеге сорауларга җавапны сәхифәбезнең даими кунагы, «Казан Нуры» мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ җавап бирде.

Татарстан мөфтияте хатын-кызлар белән эшчәнлекне арттыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте якын киләчәктә хатын-кызлар белән эшчәнлекне арттырырга җыена. Мөфти урынбасары Илдар Баязитов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Казанның Мәрҗәни мәчетендә «Акыллы хатын» дигән хатын-кызлар клубы эшли. Анда актив мөслимәләр социаль проблемнарны хәл итү турында сөйләшү өчен һәр якшәмбе җыела.

Якын арада Казанның җиде районында гаилә, балалар һәм өлкәннәр белән эшләү өчен хатын-кыз кураторлар сайланачак.

Моннан тыш балалар бакчаларында хәләл ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе тикшерәләчәк. Шулай ук әхлак дәресләрен уздыру күздә тотыла.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитетында Универсиада 2013 өлкән пешекчесенә истәлекле медаль тапшырдылар

“Хәләл” стандарты буенча комитетта Универсиада 2013 өлкән пешекчесе Игорь Фельдманга,  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада катнашучылары һәм кунаклары өчен хәләл тукландыру оештырган һәм әзерләгән өчен, рәхмәт хаты һәм истәлекле медаль тапшырдылар.

Комитет рәисе Марат Низамов, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, Игорь Фельдманга рәхмәтен әйтте һәм киләчәктә дә җәмәгатьчелекне хәләл тукландыру өлкәсендә бергәләп эшләргә теләген белдерде.

Татарстан мөселманнары online-мәдрәсә ача

Татарстан Диния нәзарәте тиздән online-мәдрәсә ачарга җыена. Анда дин сабаклары татар һәм рус телләрендә биреләчәк. Алга таба дини интернет-радио да булдыру карала.

Әлеге online-мәдрәсәне күптән түгел Диния нәзарәте каршында эшли башлаган “Хозур” нәшрият йорты әзерли. Мәдрәсәне “ачу” вакыты август ахырлары-сентябрь башына билгеләнгән. Ул интернетта аерым сайт булачак. Анда мәдрәсәләрдәге дәресләр татар, рус телләрендә  укытылачак. Ягъни, мәдрәсәгә йөреп, укый алмаучыларга ул гыйлемне online рәвештә интернеттан алу мөмкинлеге туа. Сайтка китаплар да урнаштырылачак.

Мәскәү мөселманнары халыкны кунак итә

30 июль көнне Мәскәүнең Поклон тавындагы мәчет каршында «Рамазан чатыры» фестивале ачылды. Ул 8 август, ягъни уразаның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чараны уздыру күптән матур традициягә әверелде һәм инде берничә ел рәттән ул Мәскәү мөселманнарының иң мөһим бәйрәмнәренең берсе буларак билгеләп үтелә. Төп оештыручылар – Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү мөфтиләр Советы һәм башкала хөкүмәте.

Коръән елы нәтиҗәләренә багышланган китап чыкты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән һәм тупланган “2012 ел – Татарстанда Коръән елы” дип аталган китап дөнья күрде. Ул “Иман” нәшриятында басылды.

Нәзарәт тарафыннан 2012 ел, белгәнебезчә, “Казан басмасы” басылуга 225 ел тулу уңаеннан “Коръән елы” буларак үткәрелде. Ел кысаларында Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде һәм барлык имамнарга, Татарстан кунакларына, җәмәгать эшлеклеләренә таратылды. Шулай ук Изге китапны өйрәнүгә багышланган дистәләгән чаралар, очрашулар оештырылды.

Фитра сәдакасын һәм зәкәтне Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк

Быел Рамазанның ахыргы көне 7 августка туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 8 август көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме 50-300 сум дип билгеләнде.