Дини мәгарифкә – зур игътибар

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Сергей Чабан Самараның Җәмигъ мәчетендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты. Сөйләшү барышында регионда мөселман дини оешмаларның эше, дини мәгариф һәм Самара өлкәсе мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Сергей Чабан мәчет каршында эшләп килүче “Нур” мәдрәсәсенең уку-методик базасы белән дә танышты. Биредә шәкертләрне укытудан тыш, өлкә имамнары һәм мөәзиннәре өчен квалификация күтәрү курслары оештырыла, мөселманнарга ислам нигезләрен, гарәп графикасын өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Җәен исә балаларга ислам дине нигезләре укытыла.

Очрашу ахырында Сергей Чабан региональ Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен саклауда, регионда конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык урнаштыруда актив эш алып баруын билгеләп үтте.

БЕРДӘМЛЕК

Фикер калдыру