Дини сорауларга җаваплар

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

- Составында 1,2 % спирт бар дип язылган куасны кулланырга мөмкинме? 

- Әгәр спиртның барлыгы турында язылган булса, кулланырга ярамый.

- Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?

- Бик сирәк очракларда гына рөхсәт ителә. Мәсәлән, теге яки бу йогышлы эпидемияләр вакытында мәетне яндырырга мөмкин.

- Мин инде өченче елымны намаз укыйм. 2-3 минут эчендә 1 генә тапкыр тәһарәт алган кешеләргә көнләшеп карыйм. Ә миңа якынча 5-6 мәртәбә алырга туры килә тәһарәтне. Әйтик, кулларны юганда, авызны чайкамаганлыгым искә төшә һәм тәһарәт алуны яңадан башларга кирәк була. Намазны да мин тыныч кына укый алмыйм. Сүзләрне дөрес әйттемме икән дип шикләнгәнгә, догаларны күп тапкырлар кабатларга туры килә. Намаз укыганда төрле тавыш мине чыгырдан чыгара, абсолют тыныч урынны табасы була. Минем беләсем килә: мондый мәсьәләсе булган кешеләр бармы икән? Кайберәүләр бу хәлне үз-үзеңне ышандыру гына дип атыйлар. Үз-үзеңне ышандыру 2 елдан артык дәвам итә аламы? Элиза

- Кызганыч Сезнең мондый хәлегезнең инде өченче ел дәвам итүе. Сезнең белән булган әлеге хәл әйбәт түгел. Мөселманнар илаһияте белемендә борынгы заманнардан бирле шулай булып тоелган нәрсәләргә игътибар бирмәскә кушыла. Ничек кенә булып тоелса да, тәһарәтне бер генә тапкыр алыгыз. Намазны да киеренке рәвештә укымагыз, бүлдерергә теләгән нәрсәләргә әһәмият бирмәгез.

Кан әйләнешен яхшырту өчен күбрәк физик күнегүләр эшләгез, актив тормыш рәвеше алып барыгыз. Хәләл ризыклар кулланыгыз, дөрес ял итү, вакытында йоклау һәм йокыдан тору шулай ук зур әһәмияткә ия. Үзегезне ныклы режимда тотыгыз һәм шулай дәвам итегез.

Сезгә минем «Мир души» һәм «Мусульманское право» дигән китапларым файдалы булыр дип уйлыйм.

Бу сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алынды.

Фикерләр

  1. Голнара

    Кызыма йозем ошкереп бирделэр, кече улым да курде моны. Мин кайткач “бисмилларэхманиррэхим дип ашагыз, тэнемэ сихэт бирсен дип телэп ашагыз”, дидем. Эбисе Лопес ашатмыйсын , ул йоземне кыз гына ашарга тиеш, коннэн 7 тапкыр ди. Мин уйлыйм, чын кунелдэн телэк телэп ашаганда, ышанганда анын сихэт бирэсенэ, энесе дэ иптэшкэ Матур гына утырып ашаудан зыян юк. Энисеннэн узып, ни тели шуны эшли дип рэнжетеп, кимсетеп йоземне аерым бер балага гына ашатудан файда юк дип уйлыйм. Безне дэ кечкенэ чак ошкерэ иделэр. “Узен ашасан эйбэт. Энен ашаса да берни булмый , балам!” дигэн суз гел хэтердэ

Фикер калдыру