Дога булып барсын

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Кайвакыт кешенең хисләре күңеленнән ташып чыга, һәм аларны кемгә дә булса сөйләп бушанасы килә башлый. Ә инде игътибарлы тыңлаучы табылса, яхшысы да, яманы да җил алгандай тарала да бетә. Гали авылының чибәр, уңган, күп чараларда катнашып, авыл халкының күңелен яулап өлгергән өч бала әтисе Ринат Латыйпов, мәсәлән, эч серләрен бөтен авыл белән уртаклашырга булды. Ул моны хәйрия концерты оештырып эшләде.

Хәйрия концерты турындагы яңалыкны ишетеп, авыл халкы түземсезлек белән нәрсә буласын көтә башады. Ә көне җиткәч, Мәдәният йортына олысы да, кечесе дә кереп тулды. Хәйрия концертына 50 сум гына түләп керергә мөмкин иде һәм бу бик дөрес: пенсионерлар, балалар өчен күтәрерлек бәя. Ә ил төкерсә, күл була, дип бик дөрес әйтәләр. Кассада шактый гына сумма акча җыелып, ул акча Гали мәдрәсәсе фондына тапшырылды.

Ринат Латыйпов сәхнәгә чыгу белән көчле алкышлар, “Афәрин!” дип кычкырулар бинаны дер селкетте. Ул концерт­ны “Шулай шул” җыры белән башлап җибәрде, ә аннары сәламнәрен, котлауларын җит­керде һәм, ниһаять, бирегә җыелуыбызның максатына күч­те. “Авылдашларым! Дусларым! Туганнарым! Бәлки бирелми калган садакаларыгыз бардыр. Онытылып, рәнҗеп ятмасыннар, хәергә китсеннәр, дип уйлап, Мәдәният йорты директоры Асия апа Әхмәдиева белән киңәш тоттым. Ул бик шатланып риза булды. Районыбызның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов сүземне тыңлап та бетермәде, машинасына утыртып, типографиягә алып китте. Озак та үтмәде, рәсемем, катнашучыларның исемлеге язылган төсле афишалар әзерләнде. Шулай итеп, бүген каршыгызга чыгып басарга насыйп булды”, – дип сөйләде кичәнең авторы.

Ринат җырларын биюләр, шигырьләр белән аралаштырып барды. Аның “Син онытма җирдә мин барын”, “Сине сагынам”, “Карлы яңгыр” җырлары якты дөньядан күчкән авылдашларыбызга дога булып барсын иде. Ә укытучыларга атап җырланган “Сез иң гүзәл икәнсез” җырыннан соң аңа чәчәкләр чыгардылар.

Авылыбызның сандугачы Ислам Кәлимуллин да үзенең яраткан җырларын бүләк итте, кечкенә Фаил Абдуллов та “Салкын чәй”, “Гармуным” һәм “Эх сез, матур кызлар”ны бии-бии җырлап күрсәтте.

Ринат “Оныттың бугай” җы­ры турында болай сөйләде: “Күрше Рысайкино авылында яшәүче чуваш дустым шушы җырның бер куплетын җырлап бирде. “Инде” сүзен ник бу кадәр күп куштың”, дигәнгә ул: “Шушы “инде” сүзе генә җырны коткара да инде”, – дип җаваплады. “Инде” сүзләре күп булуга карамастан, бу җырга да бик күп кул чаптылар.

Концертта кечкенә балалар күп катнашты. 1нче сыйныф укучылары Эмиль Мөхәммәдиев, Артур Нураев шигырьләр сөй­ләделәр, Нугайда яшәүче рус кызы Кристина Полякова “Туган як” җыры белән гаҗәпләндерде, Исламия Латыйпова белән Илнур Исхаков “Парлы бию” башкардылар… Концертта кат­нашучыларның барысын да атап бетереп булмый, әлбәттә. Гомумән, хәйрия концерты бик матур һәм җылы төстә үтте. Бу кичне залда утыручыларның һәркайсы вафат булган туганнарын искә алып, урыннары оҗмахта булсын дип, теләп утырдылар.

Кичә ахырында мәдрә­сә­без ректоры Минтаһир Сираҗев Ринатка изге теләкләр теләп, “Коръән” китабын бүләк итте. Ринат, яшь булуына карамас­тан, улы белән бергә мәчеткә йөри, азан әйтеп, халыкны намазга чакыра. Фани дөньяны да онытмый ул, өч баланы үстереп аякка бастыру өчен, төзүче буларак, бик күп эшли. Соңгы җырын ул мәрхүм әнисенә атап башкарды.

Иң якты кояшым,

Иң якын гүзәлем,

Иң якын кешем син –

Әнием! Җаным син! – сүзләрен җырлаганда ул гына түгел, бөтен халык та аның белән бергә елады. Бу концерттан чынлап та бушанып, күңелләребезгә нур җыеп кайт­тык. Ринат кебек игелекле җаннар күбрәк булсын иде бу дөньяда.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру