Максатларыбыз һәм эшчәнлегебез

2011нче елның яз башында ике яңа оешма – “Дуслык” – региональ татар иҗади иҗтимагый һәм “Ак бәхет” шәһәр татар иҗади иҗтимагый оешмалары барлыкка килде.
Аларны оештыручы һәм җитәкләүче – “Алияфарм” даруханәләр челтәре генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев.
Бу ике оешма нинди максат белән оештырылган соң?
Аларның 2011 елның 24 мартында кабул ителгән Уставларында болай дип язылган: “Оешманың төп максаты – татар милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, мәдәни-агарту эшләре алып бару, татар балаларын милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне саклау
һәм торгызу өчен шартлар тудыру, үзешчән коллективларга ярдәм күрсәтү һәм башкалар”.
Бер сүз белән әйткәндә, бу оешмаларның максаты – татар балаларын һәм яшүсмерләребезне милли рухта тәрбияләү. Ә моның өчен чараларның барысы да яхшы – татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен Татарстанның, Россиянең һәм хәтта чит илләрнең тарихи урыннарына сәяхәтләр оештыру, борынгы бабаларыбызның эзләреннән үтү, иҗат белән мавыгучы балаларның осталыкларын үстерү өчен курслар, музыка, хореография, цирк, сәхнә осталыгы өйрәнү түгәрәкләре, ә киләчәктә хәтта клублар ачу, балалар бакчалары оештыру…
Оешмалар каршында яшьләр бүлеге дә эшләп тора. Алар белән «Дуслык» оешмасының вице-президенты Рафик Бадамшин җитәкчелек итә.
Иҗади-иҗтимагый оешманың яшьләре үзләренең эшчәнлеген  төрле юнәлешләрдә алып баралар. Алар дини мәҗлесләр оештыралар,  спорт чараларында, Бөтенроссия күләмендә уздырылган фестивальләрдә катнашалар, Самара яшьләре өчен милли-мәдәни чаралар, әдәби кичәләр үткәрәләр.
Яшьләр тарафыннан төрле түгәрәкләр, укулар да оештырыла. Һәр дүшәмбедә кичке 7-9 сәгатьтә «Яктылык» татар мәктәбенең спорт залында волейбол секциясе эшли. Ә калган түгәрәкләр Самараның Халыклар дуслыгы йорты бинасында урын тапкан. Сишәмбе көннәрендә кичке сәгать 7дән 9га кадәр яшьләр «Tatar style» дип аталган команда КВНга әзерләнә, һәр шимбә кичке сәгать 5тән 7гә кадәр вокал дәресләре алырга, ә якшәмбе көннәрендә 15-17 сәгатьтә -шәрык, 17-19 сәгатьтә татар биюләрен өйрәнергә була.
Әлеге түгәрәкләрдә шөгыльләнергә теләүчеләрне яшьләр хәрәкәте көтеп кала. Гомумән, алар үзләре кебек актив, талантлы, иҗат сөюче, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, көнүзәк мәсьәләләр белән янып яшәүче яшьләрне үзләренең сафларына чакыралар.
Мондый татар яшьләре милләтебезнең канатлары булганда, һичшиксез, ата-бабаларның рухы саклануына ышаныч бар.