Ә сез икенче хатын алуга ничек карыйсыз?

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Тиздән Россиядә күпхатынлылык өчен җинаять җаваплылыгына тарта башларга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттагы утырышта әнә шул мәсьәләне күтәрмәкче. Парламентның гаилә, хатын-кыз һәм балалар комитеты әгъзасы Ольга Алимова сүзләренә караганда, 1996 елга кадәр Россиядә күпхатынлылык өчен җәзага тартканнар. Тик хәзерге Җинаять кодексында андый маддә юк.

Кичә республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та күпхатынлылык күренешенә тискәре мөнәсәбәттә булуын белдерде. Сез күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?

Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:

– Мин күпхатынлылык­ка каршы. Аллаһы Тәгалә тарафыннан дүрт хатын алу рөхсәт ителгән. Тик күп кеше Коръәндәге шушы аять­нең дәвамын укып бетерми. Анда: “Әгәр сез ул хатыннарны бертигез ярата, күрә, тәэмин итә алмасагыз, сезгә бер хатын белән яшәү хәерлерәк”, – диелгән. Безнең җәмгыять әле бу күренешкә әзер түгел. Хә­зерге ир-атларның кү­бесен әле башта бер хатынны гына яратып, хөрмәтләп, ка­дер­ләп яшәргә өйрәтер­гә кирәк. Гаилә мәсьәләләре буенча белгеч буларак шу­ңа игътибар итәм: гаиләләр күп, ләкин араларында бә­хет­леләре бармак белән генә санарлык. Бала яки фатир дип, кыскасы, нәрсәдер хакына яшиләр, тик ике арада дуслык та, мәхәббәт тә юк.

Рөстәм ИСХАКЫЙ, журналист:

– Шәхсән миңа Ходайдан бирелгән бер хатыным да җитә. Мөнәсәбәтемне тис­кәре яки уңай дип әй­тәсем килми, чөнки Ислам дине буенча дүрт хатын алырга ярый. Тик мо­ның да махсус шартлары бар. Халык күпхатын­лы­лык­ны баш­ка мәгънәдә, әйтик, җенси ихтыяҗларны канә­гатьләндерү дип кенә аң­ламасын иде. Моңа гына корылган гаилә озак яши алмый, динле, рухи яктан бай гаиләләр генә озын гомерле була. Миңа калса, динле, рухи һәм матди яктан бай ир-ат бар шартларын үтәп (хатыннары бер-берсе белән дус булу шарты да монда керә), һәр­кайсына бертигез мөмкин­лек биреп яши ала икән, моның зыяны юк. Тик Татарстан, Россиянең күпче­лек халкының рухи-матди хәлен карасак, күпха­тын­лылык кирәкми.

Диләрә ИЛАЛЕТДИНОВА, җырчы:

– Берьюлы берничә хатын белән ничек яшәмәк кирәк! Моны күз алдыма да китерә алмыйм. Бу бит – хатын-кызны хөрмәт итмәү дигән сүз. Күпхатынлылык дигән төшенчә бар икән, күпирлелек күренеше дә булсын. Менә шунда булыр гаделлек! Күпхатынлылык өчен җинаять җәзасын кертүне дә хуплыйм. Гүзәл затларның да күбесе шул фикердәдер, миңа калса.

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, “Туган авылым” мәчете имамы:

– Күпхатынлылык өчен җәза бирә башласалар, илебез бозыклык юлына басты дигән сүз. Әгәр моның өчен җәза бирәләр икән, хыянәт иткән өчен шулай ук җәзага тартырга кирәк. Әгәр сиңа, хәләл рәвештә бер хатыннан башка тагын берсен үзеңә хатынлыкка алып, аңа шулай ук матди яктан ярдәм итеп, торырга урын, балаларына үзеңнең исемеңне биреп яшәргә рөхсәт булмаса, ә “сулга” йөрү рөхсәт ителсә, безнең илебез тү­бән тәгә­рәячәк. Бу инде – кешелек нормаларын бозу дигән сүз. Күпхатынлылык азгынлык түгел ул, кире­сен­чә, кеше­нең азгынлыгын тәртипкә салу дигән сүз. Дин ягыннан караганда, ислам күпхатын­лы­лык­ны чикли. Мәсәлән, исламга кадәр йөз, хәтта ике йөз хатын алырга рөхсәт ител­гән. Динебез дүртне генә алырга рөхсәт итә. Бу оч­ракта да ир-ат хатыннарына тигез итеп карарга тиеш, ягъни аларга акчаны да, вакытны да тигез итеп бү­ләр­гә, гадел булырга кирәк. Әгәр бу тигезлекне булдыра алмасаң, син инде бик зур гөнаһлы кеше буласың.

http://matbugat.ru

Фикер калдыру