Әдилә Һадиева: “Милли кием дизайны – әлегә көндәшле өлкә түгел”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Әдилә Һадиева: “Милли кием дизайны - әлегә көндәшле өлкә түгел”Күпләргә “ТНВ” телеканалындагы “Яшьләр тукталышы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша таныш Әдилә Һадиева бүген Мәскәүдә милли киемнәр тегә
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Соңгы вакытта милли дизайнерлар саны арта. Шулай да, әлегә бу өлкәдә көндәшлек юк. Киресенчә, алар бер-берсе белән аралашып, үзара ярдәмләшеп яши. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеcенә кичә Казанның Кабан күле буенда оештырылган “Печән базары” ярминкәсендә күпләргә “ТНВ” телеканалындагы “Яшьләр тукталышы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша таныш Әдилә Һадиева сөйләде. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә “Сколково” резиденты булган IT-компаниядә PR-бүлек җитәкчесе булып эшләүдән тыш, заманча милли кием тегү белән дә шөгыльләнә. Бүген яшь әни декрет ялында.

Тумышы белән Татарстанның Саба районы кызы Әдилә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Озак вакыт телевидениедә эшләгәннән соң, Мәскәүгә күчеп киткән. Милли үзаңы көчле булу сәбәпле, биредә ул башта читекләр сату буенча интернет-кибет ачып җибәргән. Читекләрне заказ буенча эшләтергә ниятләгән, әмма Татарстандагы эшмәкәрләр белән уртак фикергә килә алмаганлыктан, бу проект ябылган.

“Проект ябылса да, миндә татарча әйберләр эшләү теләге сүрелмәде. Бер ел элек татар милли орнаментлары нигезендә заманча киемнәр тегә башладым. Бу милли костюмнар түгел. Бүгенге XXI гасыр кызлары нәрсә кия, мин нәкъ менә шундый кием эшлим. Әмма ул киемнең төп нигезе – татар халык орнаментлары, бизәкләре, рәсемнәре”, – дип сөйләде Әдилә Һадиева. Эш барышында ул, күп кенә милли дизайнерлар кебек үк, Фуад Вәлиевнең татар халкы орнаментларын туплаган китабыннан алынган үрнәкләрне файдалана, аларның кайберләрен заманчалаштырып, бизәкләргә яңа сулыш өрә.

Әдилә татарларның Мәскәүдә дә, чит илдә дә күпләп яшәвен, аларның татарлыкка сусавын әйтте. Араларында милли киемне киләчәк буыннарга калдыру нияте белән сатып алучылар да бар хәтта. Шуңа күрә продукциябезгә ихтыяҗ шактый зур, диде Әдилә.

“Күпләр миңа син бизнес ачып җибәргәнсең икән диләр. Әмма әлегә бу бизнес түгел, ә хобби, күңел ихтыяҗы. Ләкин яшьләргә бик ошый, моны көтәләр, алар милли әйберләргә сусаган. Бу – иң мөһиме. Әлегә милли киемнәр интернет аша гына сатыла. Киләчәктә кибет, челтәр булдыру теләге бар-барын, әмма моның өчен башка мөмкинлекләр таләп ителә. Ул чакта арендага, кибетчеләргә түләргә кирәк булачак. Ә бу, билгеле, кием бәясенең артуына китерәчәк. Минем исә һәркем сатып алырдай милли кием эшлисем килә”, – дип сөйләде ул. Шулай да, Әдилә үз эшен башлап җибәрергә теләгән татар яшьләренә курыкмаска киңәш итте.

 

“Без бик шәп вакытта – мөмкинлекләр заманында яшибез. Элегрәк үзең турында дөньяга ишеттерү өчен бик күп танышлар яисә телевидениегә эләгү кирәк иде. Бүген исә иҗади җимешләреңне күрсәтү, үзең турында сөйләү өчен бу мөмкинлекләр таләп ителми. Интернет челтәренә керү җитә һәм синең турында бөтен дөнья белә ала. Шуңа күрә бернәрсәдән дә курыкмагыз, барысы да сезнең кулда”, – дип мөрәҗәгать итте ул егетләргә, кызларга.

Әдилә Һадиева фикеренчә, “Печән базары” ярминкәсе кебек проектлар татар дизайнерларын таныштыра, аларга дуслашырга ярдәм итә. “Былтыр килә алмаган идем, быел исә бик рәхәтләнеп катнашам. Мохите дә шәп. Бөтен җирдә татарча сөйләшәләр. Мәскәүдә яшәгәч, бу миңа тансык”, – диде ул.

Әдилә соңгы вакытта татар дизайнерларының артуын, шулай да бу юнәлештә көндәшлек булмавын билгеләп үтте. Моның сәбәбен ул милли әйберләр ясаучылар санының әлегә бик аз булуында күрә.

“Әлегә без бер-беребезгә, киресенчә, ярдәм итәбез, үзара аралашып яшибез. Көндәшлек милли әйберләрне кимендә бер мең кеше эшли башлаганда барлыкка килергә мөмкин”, – диде әңгәмәдәш.

http://tat.tatar-inform.ru

 

 

Фикер калдыру