“Әйлән-бәйлән”гә рәхим итегез, дуслар!

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

2013 елның 28 апрелендә Самара өлкәсенең Камышлы авылы Мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән” дип аталган икенче регионара татар милли бию фестивале уздырылачак. Чараның максаты – биюгә сәләтле балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне, коллективларны ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самара өлкәсе Камышлы районы хакимияте тарафыннан оештырыла.

Фестивальдә татар авылларыннан 10 яшьтән алып олы яшькәчә биюгә сәләтле булган аерым кешеләр һәм коллективлар катнаша ала. Алар яшьләре буенча өч төркемгә бүленәчәкләр.

Һәр төркемдә җиңгән аерым конкурсантлар һәм коллективлар “Әйлән-бәйлән” бәйгесе лауреаты, икенче һәм өченче урынннарны алган биючеләр бәйге дипломанты исемнәренә лаек булачаклар.

Сайлап алу туры 10 – 14 сәгатьтә үтәчәк. Ә гала-концерт 16 сәгатьтә башланачак. Командировка чыгымнарын җибәрелгән як түли.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 20 апрельгә кадәр язмача тәртиптә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 446970, Самара өлкәсе, Камышлы авылы, Красноармейский урамы, 37, Камышлы районы администрациясе.

Телефоннар: (84664) 33081, 33083 (Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов). Факс: 33490, e-mail: uprawlenie2012@yandex.ru

Фикер калдыру