Агачлар да авырый. Татарча мультфильм

Кырык уллы кеше

Ә үвәле заманда бар иде, ди, ирле-хатынлы ике кеше. Шу-ларның бар иде, ди, кырык баласы. Балалары күп булгач аптырыйлар, нишләргә дә белмиләр. Аптырагач, киңәшеп, һөнәргә өйрәтә башлыйлар.

Тора-бара һөнәргә өйрәнеп җитәләр дә эшли башлыйлар. Үзләре көн күрерлек булгач, аталары белән киңәш итеп, өйләнмәкче булалар, шул шарт белән: булсын кырыгына кырык кыз, алар барысы да бер анадан булсыннар. Шулай киңәшләшкәч, олы уллары шундый кызларны эзләргә чыгып китә.

Бара. Бер көн бара, өч көн бара, дүртенче көн бер елга буена туры килә. Анда була бер аждаһа, ул аждаһа яныннан узып китәр өчен бик тә зур көч кирәк була, чөнки ул аждаһа узып китүчеләрне йоклата. Ә бу егет елгада үскәнлек белән, моның хәйләсен сизеп, йокламыйча гына узып китә.

Кызыл әтәч

Бик борын заманда яшәгән, ди, бер көтүче. Бу көтүченең булган, ди, ике малае, тагы ничәдер кызы.

Көннәрнең бер көнендә бу көтүче төш вакытында терлекләрне бер күл янына куып китерә. Терлекләре су эчеп ял иткәндә, бу көтүче дә зур малае белән утыралар төшке ашларын ашарга. Көтүдән бер сыерны тоталар да сөтен савып, шул сөт белән ипиләрен ашыйлар. Ашап туйгач, савытларында ашап бетерә алмаган сөтләре кала.

Кош эзләп йөргән хан улы

Бер патшаның өч улы бар икән, кырык итлек алтын-көме-ше бар икән. Бер көннәрдә ике итлеге югалып китте. Кайда киткәнен белмәде. Икенче көнне янә берәү югалды. Патшаның өлкән улы әйтте:

– Мин төнлә каравыл торам, – диде.

Өлкән улы төне буе каравыл торып, төн уртасында йоклап китте. Таң белән торып караса, тагын бер итлек юк. Өлкән улы кайтты, атасы янына кереп әйтте:

– Мин, атам, төн йокламадым, шулай да тагын бер итлек юк булды.

Корчаңгы тай

Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы. Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларны әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән:

– Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кеше чәчә бит, дигән. Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, – дигән.

Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр.

Карт белән ялкау егет

Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка:

— Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмче булыр иде,— ди.

Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу.

— Улым, ди, миңа бер ярдәмче кирәк иде, ди, әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы? — ди.

— Юк, бабай, яллана алмыйм,— ди егет,— минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.

Каракош

Борын заманда булган икән, ди бер карт. Бу картның өч кызы булган.

Көннәрдән бер көнне карт базарга барырга җыена башлый. Китәргә җыенганда ике кызын уятып сорый: «Нинди бүләк алып кайтыйм?» – дип, кечесен уятырга жәлли. Китә бу базарга.

Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли-эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, елап уянып китә. «Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың?» – дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми. Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз, андый чәчәк булмый.

Камыр батыр

Борын заманда бер авылда карт белән карчык торганнар. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Ьәрвакытта аллага ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә:

— Әгәр дә ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, — дигән.

 Картлар, бу сүзгә бик сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар. Иртәгесен торып, камырның тышын ватып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: камыр эчендә бик матур, бик таза бер ир бала ята икән. Картлар, бик куанышып, баланы тәрбия кылырга тотынганнар. Бала бик тиз үсә башлаган.

Йорт тотмас

Әүвәл заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга үрәтник чагында торганнар икән, ди, бер авылда карт белән карчык. Боларның бердәнбер генә кызлары да бар икән. Картлар үзләре ярлы гына булсалар да чамадан тыш һавалы булганнар. Шунар күрә аларның кызларын әллә ничә урыннан кияүгә сорасалар да, сораучыларның әле бер җиреннән әле икенче җиреннән гаеп тапкан булып, кире кайтарып җибәрәләр икән.

Шулай итеп еллар узган. Бара-тора кызларын берәү дә сорамас булган. Бик озак көтеп-көтеп тә яучы килмәгәч, ахырда үзләренә чыгарга туры килгән. Үз авылларына, күрше авылларга сүз салганнар, ләкин кияү чыкмаган. Шуннан соң алар ил-күршедән өметләрен өзеп, алтмыш чакрымдагы чит авылга киткәннәр.

Зөһрә

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. «Күз тимәсен» дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ундүрт яшь тула. Бер дә беркөнне күрше кызлары керәләр дә: «Әби, кәбәм, Зөһрәне безнең белән юынырга җибәрче, – диләр. Әби әйтә: «Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич», – ди. Тегеләр: «Юк, бар, без беләбез», – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар. «Кара аны, югалып әллә кай-ларда йөрмә, тиз кайт!» – ди.

Зөлкарнәй батыр

Бердән бер көнне Зөлкарнәй батыр ун көнлек азык әзерли дә, коралланып, дөнья гизәргә, кем көчле, кем батыр икәнлекне белергә чыгып китә. Йөри-йөри бу, ну һич белә алмый, кем көчле, кем батыр икәнлекне. Шулай бара торгач, бер ат үләксәсе күрә бу: «Тукта, барып карыйм әле, ди, эчәгесе бар микән», – ди. Барып караса, ат үлгән, тиресен салдырып алганнар, эчәгесе бар. Бу атның эчен әрчи дә эченә кереп ята бөтен коралы белән, үзенә чыгып йөрерлек тишек калдырып тегеп куя.

Бер заманны җил-давыл чыга. Шул вакытта Өнегәт дигән кош килә дә, тырнакларын батырып, моны һавага алып менеп китә. Бара торгач бер утрауга барып төшә бу. Утрауда торбадан да калын бер агач була. Шул агач башында бу кошның балалары бар икән. Ярый, кош үләксәне шушы утрауда калдыра да балаларының исәнлеген карарга китә. Балалары әниләренең тавышын ишеткәч, шау-гөр килә башлыйлар. Ул да булмый, балаларының исәнлеген белгәч, кош үзе очып та китә.

Елан патшасы Шаһмара

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу беркөнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» – ди, ипләбрәк карый. Казый, казый бу, зур капкач булып чыга. «Бу, ди, караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр», – ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу, ди, бал кебек нәрсә икән», – ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

Дутан батыр

Элек заманда бер батыр булган. Үзе бик фәкыйрь икән, ди. Тирә-якта һич ил булмаган. Берәрсе яу чабарга килсә, моңар килеп: «Безнең малларыбызны таларга килделәр, әйдәсәнә!» – дип чакыралар икән.

Бу һәрвакыт өстен чыга, моның шикелле батыр булмый, моңар җиткән кеше юк икән.

Шулай итә-итә, һәр авылдан моңар, яратып, кызларын бирәләр. Моның тугыз хатыны була. Тугыз хатынына тугыз землянка хәзерли, һәркайсы аерым тора. Кызларның аталары үзләренә тиешле малларын да биреп җибәрә, батырның мал да бик үрчи хәзер. Тугыз хатыннан кырык ул, кырык кыз туа. Сиксән баласы була моның. Ә яшь хатыныннан бер генә бала туа, аның исеме Дутан була.

Дию кызы, бай малае һәм мулла

Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән.

Гөлчәчәк

Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди, аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.

Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы – убырлы карчык – бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга,батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди.

Вәли белән Сорыр

Бер заман саран белән юмарт хезмәт эзләп юлга чыгып китәләр. Юлда бара-бара төш вакыты җитә, болар ашарга утыралар. Саран әйтә юмартка:

— Вәли, әйдә синең азыкны бергәләп ашыйк әле, синеке беткәч, минекен ашарбыз,— ди.

Вәли әйтә:

— Әйе шул, азыкның аерымы юк, әйдә утыр, ашыйк минекен,— ди.

Батыр егет

Бер авыл бае була, ди. Бу кеше, диңгез буенда печән чабып, эскертләр куя. Бервакытны моның эскертләре бик югала башлый. Моның була өч улы. Олы улына әйтә бу:

– Әй улым, син ул эскертләрне саклар идең, кая китә икән безнең ул эскертләр? – ди.

 – Ярар, әткәй, – ди олы улы.

Улы чыгып китә. Шушындый караңгы төн. Барыр иде, куркадыр да бер каравыл куышына кереп йоклый. Иртә торып караса, бер эскерт юк. Бу өенә кайтып китә. Өйгә кайткач, әтисе сорый:

Балыкчы карт

Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән. Балык эләккән көнне тамаклары тук, балык эләкмәгән көнне тамаклары ач була икән.

 Көннәрдән бер көнне бу бабай ау сала. Тартып чыгара, балык бер дә эләкми. Аптырый бабай: «Бүген ашарлык та эләкмәде ичмасам», — ди.

Балыкчы белән гыйфрит

Эүвәл заманда булган бер балыкчы кеше. Балык тотып, сатып, хатынын-балаларын тәрбия итә торган булган.

Бер дә беркөнне, балыкка баргач, кармагын салган иде, моның кармагына эләкте, ди, бик авыр бер нәрсә. Шундый авыр, аран* өстерәп чыгарды кырыйга. Өстерәп чыгарса, бер чуен сандык килеп чыкты. Чуен сандыкның тышкы ягына үзеннән калкытып язу чыгарган. Йозагы-мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Бу уйлады, язуын карады. Сандык фәлән елдан бирле су төбендә яткан, бик озак яткан инде.

Аю-Әппәз

Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алар-дан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән бер көнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга китә.

Ач эт белән бүре

Бер Эт картайган. Картайгач, өрмәгәч, аны хуҗасы куалап чыгарган. Бу аптырап кырга чыгып киткән. Мо-ңарга кырда Бүре очраган. Бүре әйткән:

— Эт дус, син нишләп йөрисен?— дигән.

Аучы егет

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп беткән ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән. «Мә, улым, – дигән карт, – бу дәфтәрдә кайсы урманда нинди кош-корт бар, нинди җәнлек кайда ята – бөтенесе күрсәтелгән булыр. Ә фәлән урманда кояш нурын ала торган бернәрсә булыр, син, улым, аңа якын барма», – дигән. Карт шул арны әйтеп бетергән дә үлеп тә киткән. Атасы үлгәч, улы, мылтыкны алып, ауга йөри башлый.

Алтын канатлы кош

Бер патша була. Патшаның бер бае була, ышанычлы бае. Патша байга мондый боерык бирә, ди:

– Син миңа фәлән пот ипи, фәлән пот ит, фәлән пот май бир, – ди.

Теге бай крестьянны талый башлый, таламыйча бирмиләр. Анысын түләсәләр, монысын китереп сала патша. Менә бу бай картая да үлә.

Үлгән вакытта малаена әйтә:

– Патша эшенә катнашма, шушы байлык җитәр, аша да ят. Мин сиңа бер тай калдырам, башыңа авырлык килсә, шул тай белән киңәшләшерсең, – ди.

Алтын балык

Әүвәл заманда бер фәкыйрь кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып, ата-анасын шуның белән туйдыра торган булган.

Көннәрдән бер көнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык. Алтын балыкны егет өенә алып кайткан. Бу егетнең алтын балык тотып кайтуын патша ишетеп, егетне үз янына чакыртып ала да:

– Йә, улым, син алтын балык тоткансың, – ди.

Алтын алма

Бер патшаның алтын алма үстерә торган бакчасы бар. Ул алтын алма ел да саен булмый, өч елда, ун елда бер генә була икән. Алтын алма бит ул, мондый гына түгел. Бу патшаның, мин сиңайтим, өч малае бар. Бик зур патша бу. Бу патша, мин сиңайтим, алтын алма җиткәч, каравылчы куйды. Алтын алманы патша санап карый, ике алмасы югалган була. Каравылчы алманы югалтты бит. Патша каравылчыны кулга алды, дүрт елгамы, биш елгамы төрмәгә япты.

Алпамша

Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта: «Китте дә бетте инде бу», – ди.

Ак бүре

Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп хатынны эзләргә тотынды.

Ак байтал

Борын-борын заманда булган, ди, бер урта хәлле крестьян. Булган, ди, моның өч улы. Шуларның кечесе тиле булган, ди.

Менә бер заман көз көне агайның ашлык кибәннәре югала башлаган. Төн үтүгә бер кибән юк була икән, ди.

 – Болай булмый, игенне сакларга кирәк, оланнар, – ди карт.

Салам-Торхан

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган бу, җәй көне кырда йоклый икән. Беркөнне моның янына Төлке килә:
— Әй, Салам-Торхан, ди, үтте гомерең, өйләнмәдең дә, ди. Өйләндерәм мин сине. Алып чык шушы авылдан бер тавык, ди, мин сине өйләндерермен, — ди.
Тавыкны алып чыга Салам-Торхан, Төлке ашый. Шуннан Төлке тора да бер шәһәрнең баена китә. Байга керә бу, исәнлек-саулык сораша.

Хикмәтле бүрек

Булган икән, ди, бик тапкыр бер карт. Көннәрдән бер көнне бу кеше сыерын сатарга дип базарга китә, ди. Моның бөтен байлыгы шул бердәнбер сыеры булган. Китә бу. Барып җитә бер авыл янына. Юлда моңа бер кеше очрый.
— Кая барасың? — ди.
— Базарга, — ди карт.
— Нәрсә, әллә син бу сарыгыңны сатарга илтәсеңме? — ди.
— Нишләп сарык булсын ул, күзең күрмиме әллә синең, сыер ич ул!
— Син үзең сыер белән сарыкны аермыйсың икән.

Өч килен

Борын заманда булган, ди, бер карт, аның булган, ди, өч улы. Улларын өйләндергән бу. Олы килене — бай кеше кызы, уртанчысы — урта хәлле, кечесе ярлы кеше кызы икән. Карт: «Минем малларым да күп, эшемне эшләр», — дип, яратып, үз янына ярлы кеше кызын алган.

Өч кыз туган

Борын-борын заманда булган ди, бер хатын. Аның булган, ди өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Менә кызлар буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, ди, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз туган, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан бөрсе китеп та барганнар.
Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына төреклек иткәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда хатынның Тиен дусты бар икән, ул шуны дәшеп әйткән:

Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына бар икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә дөньяда бу кызга сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә һәм бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр икән. Әмма кыз:

Ак елан

Бер хан бар иде. Ул беркөн төш күрде. Иртәгесен йортка яр салды:

— Кем дә кем алдыма килеп төшемдә ни күргәнемне әйтсә, аңа бер тылуб тыла бирәм. Әгәр дә алдыма килеп күргән төшемне әйтә алмаса, башын кисәм.

Камыр батыр

Борын заманда бер авылда карт белән карчык торганнар. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Һәрвакыт Аллаһыга ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар, ди. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә:

— Әгәр дә Ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, — дигән.

Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган – тотылган

Бер патшалыкта бик куркыныч кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка күп зыян салып йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең кем икәнлекләрен белмәгәннәр, бер кешенең дә аларны күргәне булмаган.
Беркөнне патша, начар киемнәр киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегендә ут күргән, ди, бу. Ул утның нинди ут икәнлеген беләсе килеп, патша шунда таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күргән. Исәнлек-саулык сорашкан да сүз башлаган:
— Сез кем буласыз?