Эльмира Галимова: Иҗат мәйданында үзеңне ирекле хис итү – зур бәхет!

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова музыка сәнгатендә танылган шәхес. Соңгы елларда яшь көйязар бигрәк тә зур уңышлар казанды.

Эльмира Галимова Чаллы шәһәрендә туып үскән. Н.Җиһанов исемендәге I халыкара конкурс лауреаты (2011 ел) һәм М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган яшь композитор(2013 ел).

Ул И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Студент елларында ук Россия күләмендәге һәм халыкара конкурсларда лауреат исемнәрен яулый. Эльмираның әсәрләре күп кенә заманча халыкара музыка форумнарында да яңгырый.

2010 елда көйязар кыз үзенең беренче автор концертын оештыра. Биредә аның саксофон һәм камера оркестры өчен иҗат ителгән “Этно-фантазия”се (2010 ел), дүрт бүлектән торган “Камера симфониясе”,(2010 ел) солистлар, хор һәм камера оркестры өчен “Изге ядкәр” (2010 ел) ораториясе тәкъдим ителде. 2011 елда Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында Рабит Батулла әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Зәйтүнәкәй” (2011 ел) музыкаль драмасы куелды. Биредә дә кыз үзенең милли сәнгать традицияләренә таянып эш иткәнен дәлилләде. Шул ук елны Эльмираның икенче автор концерты узды. Музыка сөючеләр бу юлы композиторның “Сөембикә канаты” (2011 ел) арт-операсын алкышлады.

Бүгенге көндә ул төрле жанрларны колачлап иҗат итә, әсәрләре Россия сәхнәләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә яңгырый. Тынгы белмәс кыз һәрдаим төрле халыкара фестивальләрдә үз иҗатын сыный.

Казахстан, Германия, Италия, Словакия, Австриядә аның төрле уен кораллары өчен язган концертлары үз тыңлаучысын тапты. Эльмира Татарстанда “La Primavera” Казан камера оркестры, Татарстанның дәүләт квартеты, “Мирас” халык уен кораллары оркестры, “Болгарлар” дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре белән тыгыз элемтәдә иҗат итә. Шул ук вакытта Эльмира фәнни-тикшеренү хезмәтен дә уңышлы башкара. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлегендә эшли ул, сәнгәть фәннәре кандидаты диссертациясен якларга әзерләнә.

Эльмира композитор буларак кына түгел, ә гади кеше буларак та шактый кызыклы шәхес. Аның бүгенге көн сәнгатенә, тормышка карашы үзенчә. Газета укучыларыбыз да аның шул сыйфатларын тоярлар дип уйлыйм.

Яңа елны бөтен бәйрәмнәргә караганда да күбрәк яратам. Хәттә үземнең туган көнемне дә Яңа елны көткән кебек үк көтмим. Бизәлгән чыршы янында һәрвакыт кәеф күтәренке була. Бу бәйрәм миңа ничектер үзенә бер тылсымга иядер шикелле. Елны ничек каршы аласың, ул шулай узачак та, дип әйтәләр бит. Шуңа күрә кәефем төшкән вакыт булса да, тукта әле, Яңа ел бит, болай ярамас дип, үз-үземнең күңелемне күтәрәм. Яңа туган елга һәрвакыт яңа өметләр баглана.

Кечкенә чагында характерым шактый кызыклы иде. Абый белән без бер мәктәптә укыдык. Буйга бик бәләкәй булганга, миңа портфельне дә асып куйгач, бөтенләй югалып кала идем. Шуңа күрә мәктәп букчасын абыйга күтәртә тоганнар иде. Кул туңа минем дигәч, мәктәптә кия торган алмаш аяк киемемне дә аңа күтәртеп, ике кулымны кесәгә тыгып, абый алдыннан атлый торган идем. “Үскәч бу кызыгыз бик зур кеше булыр ахыры”, – дип карап кала торган иде өлкәннәр безнең арттан. Үҗәтлегем бар иде, бу сыйфат, әлбәттә, хәзер дә озата йөри мине. Алга куйган максатыма ирешергә омтылам. Кызып китүчәнлегем дә бар иде, ләкин анысы үскән саен саен сүрелә барды. Хәзер инде мин бөтенләй басынкы кеше. Әни булгач бигрәк тә сабырландым. Күбрәк уйлап эш итәргә, компромисска барырга яратам. Гаиләдә дә беренче Илнар (Илнар Гәрәев – җырчы, Эльмираның ире – автор) фикере белән кызыксынам, аныңча эшләргә тырышам. Бәләкәй чагымда юмор хисе көчле иде. Өйгә килгән кунакларны үз авызыма каратып торырга ярата идем. Бу күренеш миңа ошый иде. Кунакларның күңеле күтәрелә, “Сезгә тагын киләсе килә, Эльмираны күрәсе килә”, – диюләре комплимент кебек яңгырый, ничектер кызык булып тоела иде. Хәзер инде юмор хисе миндә юк, дисәң дә ярый. Адәм баласын тормыш үзгәртә диләр, бу дөрес икән. Фәлсәфилек күбрәк чагыла, укыган китапларым да шундыйлардан гыйбарәт.

Беренче җырымны 9 яшемдә яздым. 12 яшемдә мине Казанга алып килделәр. Композитор Рәшит Кәлимуллин миндә композиторлык сәләте бармы-юкмы икәнен тикшерде. “Сәләте көчле, укытырга кирәк”, дигән карарга килделәр. Шуннан соң ул миңа музыка буенча төрле биремнәр биреп җибәрә торган иде. Язган кечкенә пьесаларымны һәр ел күрсәтергә Казанга килеп йөрдек. Фортепиано, флейта, скрипка инструментлары өчен кечкенә пьесалар яза башладым. Аннары зуррак, катлаулырак жанр – сонатиналарга күчтем.

Милли, дини гаиләдә тәрбияләндек. Безнең өйдә сөйләшү саф татар телендә генә барды. Әбиебез тарих турында сөйләргә ярата иде. Ханнар, Алтын Урда чоры, Сөембикә хакында беренче анардан ишетеп үстем. Татар шагыйрьләре, язучыларының әсәрләрен үз телемдә укып бардым. Миллилекнең серен табу, аңлау шуннан килә торгандыр. Миллилек нәрсә, татарның үзенчәлеге нидә? Музыка телендә аны ничек җиткерергә һәм тасвирларга мөмкин? Рәссам пумала, төсләр ярдәмендә сүрәтли, композитор исә аһәңнәр аша теге яки бу образны яисә вакыйганы күңелләргә җиткерергә тиеш. Менә шушыларны тасвирларга өйрәнү үзе бер сәләт сорый. Безнең тарихта гыйбрәт алырлык олы вакыйгалар булган. Әле шуны да әйтәсем килә: болардан тыш та безнең башка мирасыбыз бардыр, киң катламга мәгълүм булмаган кыйссалар күмелеп ятадыр, без белми калган тарихи кыйммәткә ия фактлар өйрәнүне көтәдер. Аларны фәнни яктан да ачыкларга кирәктер. Мәсәлән, без Казахстанга баргач, андагы риваятьләрнең күплегенә шаккатып калдым. Анда композиторлар елына кимендә 12шәр опера яза, чөнки риваятьләр бик күп. Шул милли әсәрләргә нигезләнеп язылган әсәрләр дә байтак. Минемчә, безнең игътибар тарихи образларны эзләүгә әле тиешенчә юнәлмәгән.

Опера – бик катлаулы жанр. Шулай да, “Сөембикә канаты” арт-операсы бик кыска вакыт эчендә язылды.Чөнки ул елны минем ике премьерам булды – “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы. “Сөембикә канаты” арт-операсы. Драма әсәрен мин февральдә бер ай эчендә яздым, чөнки режиссер бик ашыктырды. Аңа актерлар белән әсәрне куя башларга кирәк иде. Шул вакыт минем кулыма “Сөембикә канаты” либреттосы килеп керде. Тик ул рус телендә язылган иде. Әсәрне укып чыккач, ул фәлсәфи яктан бик җәлеп итте. Монда төп геройның язмышы Козгын образы аша бирелгән иде. Козгын образы аның тормышын күзәтеп, бәяләп торучы буларак бирелгән. Ике арадагы диалог вакытында Сөембикәнең эчке кичерешләре, аның хатын-кыз буларак үзен тормышта күзаллавы, ана буларак балага мөнәсәбәте, сөйгән ярына карата хисләре белдерелә. Әсәрдә төп геройга җәмгыятьнең карашы да чагыла иде. Татар теленә үзем тәрҗемә иттем, шигъри юлга салып, либреттосын эшләдем. Өч ай дигәндә операны язып чыктым, ноябрь аенда оркестрга тапшырдым, Артур Исламов, Резидә Шакировага ноталарын бирдем. Солистлар бер ай эчендә катлаулы сәхнә әсәрен өйрәнделәр. Алар тарафыннан да бик зур батырлык кылынды. Бер яктан бу әсәр сөенечле хәл булса, икенчедән, премьерадан моңсу хис белән кайтып киттем. Сөембикә образын башкарган җырчыбыз сәхнәгә 38 градус температура белән чыгып җырлады. Ә аннан соң ике айга гомумән тавышын югалтты… Премьераны өзмәс өчен Резидә шундый корбаннарга барды. Рәхмәт аңа!

Мәдәни тормышыбызда сәяси мәсьәләләр шактый күп. Кемгәдер җилгә каршы барырга туры килә, ә кемгәдер такыр юл җәелгән. Кайберәүләр киң җилкә артыннан атлый, абруйлы абый-апа белән иҗади хезмәттәшлек таба. Гомер буена яуланган исем астына ышыкланып иҗат итүчеләр дә бар. Шәхсән үземне ни теге, ни бу төркемгә кертмәс идем. Ул абый-апалар белән генә дә гомер буе эшләп булмый. Ниндидер бер вакытта җилкәнсез кораб булып калуың бар. Үземнең юл белән барасым килә. Бәлки мин абынамдыр, бәлки мин егыламдыр да, егылгач авырта да торгандыр. Әмма ул минем авыртуларым, минем ялгышларым. Иҗатчы кешегә үз хаталарыңны үзең төзәтүдән дә рәхәте юк. Иҗат мәйданыда үзеңне ирекле хис итү – зур бәхет.

Композиторлар ике төркемгә бүленә. Бар тынгысыз эшли торганнары, бар салмак кына, илһам килгәч кенә рояль артына утыра торганнары. Үземне тынгысыз иҗатчыларга кертер идем. Чөнки кәеф бар яки юк дип тормыйм, эшләргә кирәк дип тотынам. Композитор – ул минем профессиям. Мин күңел халәте әсире генә була алмыйм, музыка язуымны һөнәрем дип саныйм.

Шатлыкларны кичерә белмимдер, мөгаен. Без хискә бирелүчән, бу халәт миңа да ят түгел. Кәефсезлеккә дә биреләм. Әле бүгенге көндә, Аллага шөкер, “яңгырап торам”, әсәрләремне уйныйлар. Ләкин күңелемдә, барыбер, канәгатьсезлек үзен сиздерә. Бусы да булырга тиештер, камиллекнең чиге юк. Ләкин мин тулысынча шатлана белмимдер.

Күңел артыгын әрни башласа, үземне тиргим, әлбәттә, эчтән генә. “Эльмира, алай ярамый! Эльмира, син дөрес эшләмисең, мәсьәләнең бөтен асылын аңлап бетермисең. Бу дөньяда әллә нинди язмышлы кешеләр бар”, – дип үз-үземне тәрбияли башлыйм. Үземнең моңсу җырымны куям, тыңлыйм, рәхәтләнеп елыйм да, бушанып калам. Начар хисләр чыгып беткәч, үземне яңа тугандай хис итә башлыйм, кабат тормыш сынауларына каршы барырга көч туплыйм.

Сүзендә тормаган кешеләрне җенем сөйми, икейөзле кешеләрне яратмыйм. Андыйлар бездә бик күп. Синең каршыңда елмайган була, яныңнан китүгә – гайбәт сөйләргә тотынучылар инде болар…

Композитор өчен үз фикереңне музыка телендә анык итеп әйтә белү – иң мөһиме. Чөнки яңалык кертмәсәң, синең бәяң сукыр бер тиен. Һәрбер сәнгать кешесе, булсын ул рәсем, театр, музыка өлкәсе, без һәрберебез дә халыкка хезмәт итүчеләр. Бу профессия вәкилләренең берсе дә эзсез югалмый. Халык безне күзәтә, рәхмәтен, хөрмәтен юллый. Иҗат кешеләре шуның белән бәхетле дә.

Танылу өчен генә эшләмибез. Шәхсән үзем күңелем таләп иткән өчен дә язам. Аллаһы Тәгалә сәләт биргән, димәк халыкка мин шулай хезмәт итәргә тиешмен. Аллаһы аны минем аша башкара. Дөнья күләм танылуны күзаллап эшли башласаң, “йолдыз чире” эләктерергә мөмкин. Беренче халык өчен, үзеңә канәгатьлек алу өчен иҗат итәргә тиешсең. Әсәрең тарихта калырмы – аны вакыт билгели. Ә болай бүгенге көндә чит илләрдә әсәрләрем яңгырый үзе. Узган ел халыкара ISCM ассоциациясе заманча музыка фестивалендә катнаштым.Әлеге оешма дөнья музыкантларының иҗатын барлый 2013 елны дөньякүләм композиторларының 30лыгына кердем. Спорт өлкәсендә Олимпиада булса, композиторлар арасында ISCM иң абруйлысы.

Кызыбыз музыкага тартыла. Аңа хәзер биш яшь, скрипка, фортепиано уйнарга да теләге юк түгел.Балалар бакчасында матур итеп  җырлый, биюгә дә сәләте сизелә.Үсә төшкәч нишләр? Сәнгать гыйлемен тупларга түземлеге җитәрме? Иҗат белән шөгыльләнүчеләр арасында сабырлык бик кирәк нәрсә. Чыдамлыгы җитеп, музыкаль белем алырга теләге булса, мин, әлбәттә, каршы килмим. Бала бик кадерле ул. Мин үз юлымны үзем ерып барам. Балама ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем. Юк икән, борчылмыйм, башкасында ярдәм итәрмен!

Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

 

Фикерләр

  1. Эля

    Узе дэ матур, жырлары да. Молодец!

Фикер калдыру