Әрем исе, әрем тәме…

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

IMG_0415Тольяттида 28нче мәртәбә Сабан туе булып узды.
Шул бәйрәмнән соң туган кайбер уйлар һәм фикерләр
Сабан туе биредә бик матур урында Идел буендагы парк­та уздырыла. Бу чын табигать почмагын әлегә парк дип атавы да кыен. Аны шәһәр хакимияте инде күптән җиһазландырырга вәгъдә итсә дә, ул әле һаман элеккеге халәтендә, гади бер киң һәм зур яшел аланлык булып кала бирә. Бирегә килеп җитүгә борынга төрле үләннәр, эчкелтем әрем исе килеп бәрелә. Нәкъ җырда җыр­ланганча, чыксам әгәр болыннарга, әрем исе, әрем тәме…
Әгәр бу урын киләчәктә парк итеп җиһазландырылса да, үзенең табигыйлыгын, матурлыгын югалтмасын иде, диясе килә.
Ә быелгы Сабан туе бәйрәменә килгәндә, ул элеккеге еллардагыча зур итеп үткәрелде. Тик шул ук көнне Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында Бөтендөнья авыллары Сабан туе да уздырылганга күрәдер инде, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Самара өлкәсе татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре дә бәйрәмгә килмәгәннәр иде. Сызраннан яңа сайланып куелган җирле татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов кына бар иде. Шуңа да өлкә һәм Сызран шәһәр татар җәмәгатьчелеге исеменнән тольяттилыларны аның белән миңа – “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга, котларга туры килде.
Кунаклар арасында татар­лар аз булгангадыр инде, җирле татар милли автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасиров та, шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам Гомәров та сәхнәдән күбрәк русча сөйләделәр.
Тольяттилыларны һәр елдагыча бәйрәм белән Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Кузьмичева, Тольятти шә­һәре башлыгы Сергей Андреев, өлкә Думасы депутатлары Александр Дроботов, Михаил Маряхин, өлкә губернаторы администрациясенең милли эшләр буенча департаменты идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова һәм башкалар котладылар, Сабан туе турында бик тә җылы һәм матур фикерләр әйттеләр.
Надежда Петровна бәй­рәмгә килүчеләргә өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлау сүзләрен җиткерде, барсына да уңышлар, исәнлек-саулык теләде.
Үткән сабантуйларындагы ке­бек үк быел да Татарстанның Чистай муниципаль районыннан зур рәсми делегация катнашты. Район җитәкчесе Дмитрий Иванов Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын халыкка җиткерде, шәһәр җитәкчелегенә, җирле татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренә һәм бәй­рәмнең мөхтәрәм кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантаналы төстә Сабан туе әләмен мәйдан уртасындагы озын колга башына күтәргәннән соң (ә аны күп сабантуйлар батыры, көрәш бәйгесенең баш хөкемдары, хезмәт ветераны Шамил ага Гайнуллов күтәрде), Сабан туе аланлыгында бәйрәм башланып китте. Ике зур сәхнәдә Тольятти шәһәре үзешчәннәре һәм Чистайдан килгән сәхнә осталары – җырчылар, бию­челәр, нәфис сүз осталары тамашачыларга зур концерт программасы күрсәттеләр. Та­машачыларның үзләренә дә сәхнәгә менеп җырлау мөм­кинлеге бирелде. Биергә теләү­челәр дә рәхәтләнеп бии алдылар.
Күп спорт төрләре, милли уеннар буенча да ярыш мәй­данчыклары көне буе эшләп торды. Бигрәк тә бала-чага рәхәтләнеп үзара аркан тартышты, кашыкка йомырка салып йөгереште, катык салынган савыттан тәңкә эзләде, көянтәгә чиләкләр асып су ташыды. Тик нигәдер бу бәй­геләрдә һәм уеннарда урта һәм өлкән яшьтәгеләрнең катнашуы гына күренмәде. Ә бит элек-электән балалар гына түгел, өлкәннәр дә мондый кызыклы һәм файдалы спорт ярышларының актив катнашучылары булганнар. Хәзер менә Тольяттида бу нигәдер онытылып бара кебек. Бәлки, бөтен сәбәп оештыручыларның сүлпәнлегендәдер.
Үзебезнең милли спорт төрләребез, милли уеннарыбыз онытылып барганда Тольятти Сабан туе бәйрәменә төрле, яңа, безгә ят ярыш төрләрен актив кертә башладылар сыман. Менә берничә ел инде милли бәйрәм кысаларында Тольятти һәм өлкә спортчылары катнашында кикбоксинг буенча “Боевые перчатки” дип аталган турнир да үткәрелеп килә.
Турнирда җиңүчегә бүләккә быел җиңел автомобиль дә әзер­ләп куелган иде.
Бәлки, бу яхшыдадыр. Тик үзебезнең милли спорт төр­ләребез һәм уеннарыбызны гына игътибарсыз калдырмаска иде. Ә быелгы Сабан туенда миңа шулайрак тоелды.
Милли көрәш би­редә һәрвакыт төп урынны алып тора. Быел да бу үзгәрмәде. Яшьләр дә, инде җитлеккән, төрле дә­рәҗәле бәйгеләрдә катнашып чыныккан, зур исемнәргә ия булган көрәшчеләр дә үзара көч сынашты. Тольятти, Самара шә­һәрләре батырлары белән бергә күрше төбәкләрдән (Димит­ровград шә­һәреннән) һәм, әлбәттә инде, Татарстаннан бәй­рәмне үткәрүдә яр­дәмгә килгән Чистай шәһә­ре көрәшчеләре дә бәйгене җанландырып җибәрделәр.
Тик шунысы борчый: үзебезнең көрәшчеләр арасында татарларның аз булуы. Башка елларда да без “Бердәмлек”тә бу турыда язган идек инде. Тагын искә төшерергә туры килә.
Быелгы Тольятти Сабан туенда келәмгә чыккан алтмышлап көрәшченең күпчелеге татарлар түгел, ә башка милләт вәкилләре иде. Яшүсмерләр арасында төрле үлчәүләрдә (30 килограммнан 55 килограммга кадәр) җиңгән дүрт көрәшченең берсе генә татар фамилиялы. Хәтта чистайлыларның ике җиңүчесе дә татар түгел иде.
Бу татар милли оешма­ларының үз милләт вәкил­ләребезне милли көрәш белән шөгыльләнергә ныклап җәлеп итмәүләреннән килмиме икән?
Ир-ат көрәшчеләребез арасында да татар кешеләре артык күп күренми. Призлы урынны алучылар исемлегендә алар юк диярлек.
80 килограмм авырлыктагы үлчәүдә келәмгә чыккан Самара егете (ул заманында “Яктылык” татар мәктәбендә белем алган иде) Җәмил Шәмшетдиновның гына күп көндәшләрен егып, җиңү яулавы һәм быелгы Тольятти Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен финалга чыгуы сокланырлык күренеш. Димәк, аның әле мәктәптә укыганда ук милли көрәш белән ныклап шөгыльләнүе бушка китмәгән һәм ул хәзерге көндә келәмдә үзен чын-чынлап күрсәтә алырлык көрәшчеләрнең берсе булып тора.
Аңа абсолют батыр исемен алу өчен финалда 100 килограмм авырлыктагы икенче Самара батыры Илья Дадаев белән бил алышырга туры килде. Авырлыклары күпкә аерылып, Җәмил шактый озак көндәшенә бирешмәскә тырышса да, баллар буенча 2:1 исәбенә җиңелергә мәҗбур булды. Шулай да бу егетебезнең келәмдәге киләчәге өметле күренә, аның күп җиңүләре алдадыр әле, мөгаен.
Тольяттида да Җәмил Шәмшетдинов кебек көрәш­челәребезне күбрәк әзерлисе иде дә бит.
Чистайдан килгән ир-егет­ләр дә сынатмадылар (биредә көрәшчеләрне нык­лап әзерләүләре күренеп үк тора). 60 килограмм авырлыктагы үлчәүдә Альберт Минаков җиңү яулады, ә 100 килограммнан артыграк авырлыктагы үл­чәүдә Рафаэль Гыйматдиевка тиңләр булмады. Ул Казан Уни­версиадасының җиңүчесе, Димитровград пәхлеваны Сергей Павликны да җиңелү ачысын татырга мәҗбүр итте һәм Сергейга икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Быелгы Сабан туенда автомобиль кебек зур бүләкләрнең булмавы да Тольяттига артык танылган көрәшчеләрнең килмәвенә сәбәпче булгандыр, күрәсең. Бу хәерлегә генәдер. Киләчәктә, бәлки, келәмдә үзебезнең яшь татар көрәшчеләребез күбрәк күренә башлар. Ә алар бар, әлбәттә.
Ат чабышлары турында да бер-ике генә сүз әйтеп үтәсе килә. Зур шәһәр шартларында мондый ярышларны уздыру ансат түгел, әлбәттә. Шулай да тольяттилылар һәр Сабан туенда аларны оештырып торалар. Бу юлы да традиция үзгәрмәде. Ике заездда өчәр, барлыгы алты чабышкы катнашып, шуларның икесе финалда ярышты һәм беренче урынга Кукла кушаматлы ат чыкты. Биредә дә җайдаклар арасында күбрәк рус кызлары булып, безнең татардан бары берәү – Рамис Гайфуллин гына иде.
Тагын шунысы күңелгә ятып бетмәде: ат чабышларында да, көрәш мәйданында да комментарийларның бары бер телдә – русча гына алып барылуы. Әлбәттә, алып бару­чыларның сөйләгәндә телләре телгә йокмый. Ә шулай да чын милли бәйрәмебез булган Сабан туенда рус телен дә онытмыйча, күбрәк үзебезчә, татарча сөйләшсәк, аңлашсак, яхшырак булыр иде дә бит.
Шулай ук концерт программасында татарча җырларга, биюләргә игътибар җитеп бетмәде кебек. Әле бәйрәм башланганда ук бер кызчык бер ананың сугышта ятып калган ике улы – ике солдат турында бик тә озын баллада сөйләде. Тик шундый ук эчтәлекле шигырьне татарча укып булмый идеме икән? Сабан туе – ул безнең милли татар бәйрәмебез ич!
Ә инде Сабан туе ахырына якынлашып килгәндә мәй­данчыкларның берсендә, әс­тәгъфирулла, чын “пәри туе” (башкача әйтеп тә булмый), безнең татар халкына бер дә хас булмаган “буяулар” фестивале (фестиваль красок) үткәрелде. Бө­тенесе чыр-чу килеп, төрле иләмсез ямьсез тавышлар чыгарган музыкага өелешеп бии һәм аларның өс­тенә – матур, чиста киемнәренә, башларына төрле төстәге буяулар сибелә. Бу фес­тиваль башка урын­да үткәрелсә, бәлки, урынлы булыр иде (ул чакта да аның эстетик яктан матурлыгына ничектер шик туа), ә менә Сабан туенда бер дә килешерлек гамәл түгел.
Бәйрәмдә хәмер сатылмаса да, тамаша таралганда бе­рәм-сәрәм чайкалып килүче исерекләр оч­раштыргалый иде. Шундыйлар арасында башына түбәтәй кигән, шактый гына салган урта яшьтәге ир-атны һәм рус милләтендәге хө­кемдарның көрәш мәйданында буталып йөрүен күрү бик үк матур түгел иде, әлбәттә.
Бәйрәм дәвамында без “Бердәмлек” өлкә газетасына язылу да оештырган идек. Югыйсә, әлегә Тольятти буенча аны нибары 120-гә якын кеше генә өенә яздырып ала бит. Ә бәйрәмдә күпме яңа укучыбызны таптык соң? Исең китәрлек: егерме меңнән артык кешедән бары тик икәү генә табылды – өлкән яшьтәге Фатыйма апа Сафина һәм Әнисә апа Мостафина.
Сабан туе мәйданын калдырып, кайтыр юлга кузгалганда аланлыктан иртәнге кебек үк шул әрем исе бөркелә иде. Шунда кылт итеп теге “әрем исе, әрем тәме” дигән җыр искә килеп төште дә колакта яңгырый башлады.
Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде бүген без дә
Шул әремнәр хәлендәме?
Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме.
Мине генә әрнетәме
Әрем исе, әрем тәме?..

Рәфгать Әһлиуллин.
Госман ХӘКИМОВ фотосурәтләре.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров (уртада) Татарстанның Чистай районы җитәк­чесе Дмитрий Иванов һәм өлкә губернаторы администрациясенең милли эшләр буенча идарә җитәкчесе Надежда Осипова белән.
80 килограмм авырлыктагы үлчәүдә беренче урынны яулаган Җәмил Шәмшетдинов.
Бәйрәмнең иң кызган мәле.

“Бердәмлек”

view_668821_1001077

view_668821_1001061

Фикер калдыру