Әткәемә

КатегорияШентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

86 яшендә вафат булган әтием – сугыш һәм хезмәт ветераны Әнәс Гакыйф улы НУРЕТДИНОВНЫҢ якты истәлегенә багышлыйм.

Арабыздан әткәй китеп барды,

Кирәк иде әле яшәргә.

Маяк булып гомер юлыбызда

Үрнәк булып безгә - яшьләргә.

 

Озатканда күздән яшьләр тамды,

Кар эреде, бозлар актылар.

Бүтәкәле чыкты ярларыннан

Безгә кушылдылар ташкыннар.

 

Әткәемне озатып калыр өчен,

Сыерчыклар кайтты ашыгып.

Оялары өчен рәхмәт укып,

Тын калдылар алар боегып.

 

Су буенда безнең бакчабызда

Карлыганнар тагын яшәрә.

Чәчәк белән тулыр алгы бакча –

Яшәгәнгә һаман яшәргә.

Исән калган безнең ветераннар

Җиңү бәйрәменә җыела.

Алар белән әткәм юк шул инде –

Кайнар яшьләр тагын коела.

 

Әткәм-бәгърем, сине сагынабыз,

Кайталмыйсың, шунсы көенеч.

Синең эшне дәвам итәр өчен,

Бер Ходаем бирсен безгә көч.

 

Кайгыбызны уртаклашкан өчен,

Бар кешегә рәхмәт әйтәбез.

Авыр туфраклары җиңел булсын,

Тыныч ятсын безнең әткәбез.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ,

Татар Әбдекие авылы мәктәбе укытучысы

Шенталы районы.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру